Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы сайлауда үз тавышын бирде

Беренчеләрдән булып килделәр

Әгерҗе районы башлыгы VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Бердәм тавыш бирү көнендә Азат Вәлиев сайлау участогына беренчеләрдән булып килде.

Ул 466 нчы сайлау участогында үз тавышын бирде.

– Тавыш бирүдә катнашып, без гамәлдәге үсеш программаларына яңа импульс бирәбез. Кешедә иртәгәсе көнгә ышаныч булу бик мөһим. Россия Федерациясенең һәр гражданинының бурычы – сайлауга килү һәм гражданлык позициясен белдерү, - дип билгеләп үтте ул.

Шунысы игътибарга лаек, Әгерҗедә яшәүче 18 яшьлек Сәлахов Илнур Ленар улы да район башлыгы позициясен хуплады. Яшь шәһәрдәшебез сайлауга беренче тапкыр килде һәм, үз өстендә зур җаваплылык тоеп, сайлауларда катнашуны үзенең гражданлык бурычы дип санавын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев