Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

19 май – Пионерия туган көн

19 май - Пионерия туган көн Галстуклы еллар - күңел түрендә Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче...

19 май - Пионерия туган көн

Галстуклы еллар - күңел түрендә

Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан без дә элекке пионервожатыйлар белән хәтер яңартып алырга, аларны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга булдык.

Любовь МОЛЧАНОВА, Әгерҗе шәһәре:

- 1965 ел. 74нче мәктәптә безнең чыгарылыш кичәсе гөрли. Мине шулвакыт директор урынбасары Александра Вотякова биергә чакырды да мәктәптә пионервожатый булып эшләргә тәкъдим итте. Мин әлеге тәкъдимгә берсүзсез риза булдым. Шулай итеп, минем хезмәт эшчәнлегем мәктәп эскәмиясеннән үк башланды. Пионерлар белән кайнап ун ел вакыт сизелми дә узып китте.

Пионерия тормышында янып эшләү миңа бик ошый иде. Барабан кагып һәм быргы тавышларына кушылып тантаналы төстә пионер җыеннарына керү мизгелләре әле дә матур хатирә булып күңел түрендә саклана. Хәтта металлолом, макулатура җыюлар да ниндидер бәйрәм төсмере ала иде. Җәй көне укучылар белән Удмуртиянең Усьпиян лагеренда эшләгән чакларым - әле дә хәтеремдә. Балалар белән "Аҗаган" уены, туристик эстафеталар уздыру, пионер учагы янында җырлаулар дисеңме…

Ул вакытта вожатыйлар өчен читтән торып уку өчен университет бар иде. Анда укыганда без походларга йөрдек, «СССР туристы» значогына нормативлар тапшырдык. 1972 елда мин Мәскәүдә тимер юл мәктәпләренең иң яхшы вожатыйлары Бөтенсоюз слетында делегат булып катнаштым. Шунда Зоя Космодемьянскаяның әнисе белән очрашкан идек…

Пионервожатый булып эшләгән чаклар сагындырып искә төшә. ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы вожатыйга» мактау билгесен әле дә шул елларның матур истәлеге булган итеп кадерләп саклыйм.

Гүзәлия СУНДУКОВА, Исәнбай авылы:

- Кулларына байрак тотып, быргы кычкыртып, барабан кагып, «Взвейтесь кострами!» җыры белән залга керүче пионерлар төркеме… Минем: «Пионерлар! Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә әзер булыгыз!» дигән сүземнән соң аларның хор белән «Без һәрвакыт әзер!» дип җавап бирүләре, бер сафка тезелгән галстуклы йөзләгән баланың елмаюлы йөзләре - болар әле хәзер дә төшләремә кереп җәфалый. Пионервожатый булып эшләгән 18 елым гомеремнең иң матур, иң күңелле, иң рәхәт чагы булгандыр, мөгаен. Көннәр буе пионерлар белән төрле бәйгеләргә, смотр-конкурсларга әзерләнеп, төне буе план язып, концерт өчен киемнәр тегү, кыш көннәрендә дистәләгән бала белән чаңгыда йөрүләр, җәйге походлар, укучылар белән Казанга, Волгоградка барулар… Йә булмаса ярминкә уздырып аннан җыелган акчаны Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче балаларга җибәреп, ике арада дуслык хатлары йөрүме… Армиядәге солдат егетләр белән хат алышу, тимурчылык хәрәкәтен җәелдерү, сугыш ветераннарына шефлык итү, төрле җыеннар уздырумы… Болар ничек онытылсын да, ничек хәтердән юылсын!

Без һәр елны Исәнбай мәктәбе укучылары өчен нарат урманындагы аланлыкта Пионер лагере оештыра идек. Сиксәнешәр бала берәр ай палаткаларда яшәде ул вакытта. Көндез уеннар уйнап, чаралар уздырабыз, ә кич белән учак янына тезелешеп утырып җыр сузабыз. Бу урын әле хәзер дә бар, хәтта учак эзләренә кадәр сакланган.

Бу еллардагы куйган тырышлыгым, хезмәтем, шөкер, эзсез узмады дип сөенәм. Исәнбайның Зоя Космодемьянская исемендәге пионер дружинасы районда җиде ел рәттән уң флангтагы дружина исемен йөртте. Төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарына лаек булды. 1981 елда мине «Артек» Бөтенсоюз пионер лагерена юллама белән бүләкләделәр. ВЛКСМ һәм Пионер оешмасы Үзәк комитетларыннан бирелгән Мактау грамоталары да минем өчен бик кадерле.

Лидия МӘҖИТОВА, Салагыш авылы:

- Пионерия көнендә ел саен хезмәттәшем - ветеран вожатый Лениза Шәрипова белән очрашып пионерлар гимны булган "Взвейтесь кострами" җырын башкарабыз, хатирәләр яңартабыз. Әгерҗедән Әлфия Блюхерова, Тәгъзимә Ситдыйкова, Исәнбайдан Гүзәлия Сундукова белән бер-беребезне котларга ашыгабыз.

70нче елларда Салагыш мәктәбендә сигез ел пионервожатый булып эшләгән вакытны иң күңелле, укытучы һөнәремә иң нык, төпле тәҗрибә биргән елларым дип әйтер идем. Вожатый һөнәре холкыма кыюлык, тәвәккәллек өстәде, төрле киеренке шартларда да югалып калмаска өйрәтте. Хәзер әти-әни, кайберләре әби-бабай булган пионерларым белән күрешкәч тә ул бәхетле чорның һәр вакыйгасын сагынып искә алабыз. "Аҗаган" уеннары, тимурчылар хәрәкәте, фермаларда, чәчү, урып-җыю вакытларында концертлар кую, Әгерҗедә уза торган Пионерлар слетында катнашулар дисеңме... Ул вакытлар әле кичә генә булган кебек күңелемдә саклана.

19 май - бәйрәм көнне укучылар белән урманга - пионер учагына чыгып китә идек. Пионерларны төрле шәһәрләргә сәяхәтләргә алып бару да хәтердә җуелмас якты истәлекләр калдырды. Менә шулай бертуктаусыз пионер эшендә кайнадык без. Көнозыны янымда бөтерелгән малай-кызлар минем якын дусларыма, ярдәмчеләремә әйләнделәр.

Салагыш мәктәбенең Любовь Шевцова исемендәге дружина эшчәнлеге ул елларда районда гына түгел, республикада да танылды. Нәтиҗәле хезмәтем өчен мин ВЛКСМ Үзәк комитетының «Иң яхшы вожатыйга» мактау билгесе белән дә бүләкләндем.

Ул еллар еракта калды. Әмма һәр мизгеле әле дә истә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев