Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

2016 елга Әгерҗе районы бюджеты буенча фаразлар

2016 ел бюджеты буенча фаразлар Бу атнада IV район Советы сессиясендә депутатлар 2016 елга бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Элек бюджет өч елга каралса, Дәүләт Думасы 2016 елда бюджетның бер елга гына эшләнүе турында закон кабул итте. Район Советы сессиясендә киләсе ел бюджеты проекты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред...

2016 ел бюджеты буенча фаразлар
 
Бу атнада IV район Советы сессиясендә депутатлар 2016 елга бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
 
Элек бюджет өч елга каралса, Дәүләт Думасы 2016 елда бюджетның бер елга гына эшләнүе турында закон кабул итте.
Район Советы сессиясендә киләсе ел бюджеты проекты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред БАДАХШИН таныштырды.
 
2016 ЕЛ КЕРЕМНӘРЕ
Киләсе елга нинди керемнәр фаразлана? Физик затларның керемнәреннән салым район казнасына 232 миллион сум фаразлана. Акцизлардан 14 миллион сум керер дип көтелә. Авыл җирлекләре казнасына тулысынча күчә торган физик затларның милкенә салым 3,3 миллион сум булыр дип фаразлыйлар. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: физик затлар милкенә салым яңача, ягъни күчемсез милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк.
Авыл җирлекләре бюджетын җир салымы да шактый тулыландыра. Киләсе елга ул 13,6 миллион сум булыр дип фаразлана.
Бердәм керемгә салым буенча 18 миллион сум керер дип көтелә.
Консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган кереме күләме - 11,5 миллион, район казнасыныкы 8,1 миллион сум дип планлаштырыла.
 
2016 ЕЛ ЧЫГЫМНАРЫ
Чыгымнарны исәпләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алынды: 1 октябрьдән бюджет һәм автоном учреждениеләрдә хезмәт хакы 7 процентка артты. Азык-төлек, медикаментлар сатып алу 1 январьдан - 7, коммуналь хезмәтләр 1 июльдән 7 процентка индексацияләнәчәк.
Гомумдәүләт мәсьәләләренә консолидацияләнгән бюджет буенча 83,1 миллион, район казнасы буенча 58,1 миллион сум чыгым фаразлана.
Торак-коммуналь хуҗалык өлешендә консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар 34 миллион, район бюджеты буенча 6,4 миллион һәм авыл җирлекләре 27,6 миллион сум булыр дип көтелә. Төзекләндерү буенча чыгымнар, 2015 ел белән чагыштырганда, 10,8 миллион сумга арттырылды.
Тирә-юньне саклауга чыгымнар 0,6 миллион сум каралган.
Социаль тармакка чыгымнар консолидацияләнгән бюджетта 80 процентны тәшкил итә. Шуның иң күбесе мәгариф тармагына - 463,6 миллион сум.
Мәдәният һәм кинематографиягә - 54,3 миллион, район буенча 38,6 миллион сум чыгымнар каралган.
Сәламәтлек саклау бүлегендә эпидемиягә каршы чараларга 0,5 мллион сум акча китәр дип көтелә.
Социаль тармакка 12,5 миллион сум чыгым планлаштырыла.
Шулай итеп, 2016 елга консолидацияләнгән бюджет керемнәр һәм чыгымнар буенча 667 миллион сум, ә район бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 634 миллион сум булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев