Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

3 нче мәктәп укучылары өчен саф һавада гадәти булмаган дәрес үткәрелде

Берничә сәгать сизелмичә үтеп китте

3нче мәктәпнең 8 «а» укучылары һәм Гәрәева Альбина Исрафил кызы җитәкчелегендә «Росток» экологик хәрәкәте активистлары кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны аучылык урыннарында тукландыру буенча гадәти булмаган чарада катнаштылар. Аны хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге, Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, шулай ук “Әгерҗе урманчылыгы” ДБУ оештырды.

"Әбиләр чуагының" чираттагы матур көнендә балалар табигатькә чыктылар. Биредә алар хайваннар һәм үсемлекләрнең реаль дөньясына чумдылар. Әгерҗе районыны табигатенең искиткеч матур булуын, бигрәк тә көзге үзенчәлекле вакытын исәпкә алсаң, юлда барганда машиналардан яңгыраган дусларча көлү һәм тәрәзә артындагы пейзажлардан сокланып "ах" итүләрен ишетү гаҗәп тә тоелмады кебек.

- Мин бүген бирегә килеп, табигатьтә кунакта саф һавада “дәрес” үткәрә алуыбызга бик шатмын, - дип укучыларга мөрәҗәгать итте хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге башлыгы Эдуард Хуҗиәхмәтов.

Ул балалар өчен бик мавыктыргыч лекция үткәрде, аның барышында Кызыл китапка кертелгән сирәк хайваннар турында сөйләде һәм аларның күбесен Әгерҗе районында да очратырга мөмкин булуына аерым игътибар итте. Күпләр өчен аккошның - ерткыч кош булуы факты гаҗәпләндерде. Аучылар арасында бу кош «елга бүресе» исемен алган. Баксаң мәхәббәт һәм тугрылык символы данын алган аккошлар, ике дә уйламыйча, башка кошлар көтүенә һөҗүм итә ала икән. Шулай ук балалар аюлар тормышы турында да кызыксынып тыңладылар. Безнең якларда шулай ук «урман хуҗалары» яши икән. Аларның якынча саны уникегә тигез.

Табигатьтә һичшиксез үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе башлыгы Айрат Шәйдуллин сөйләде. Ул балалар белән табигый байлыкларны саклап калырга мөмкин булган төп кагыйдәләр белән уртаклашты. Табигатьтә булганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә дә аеруча игътибар итте. Чөнки нәкъ менә саксызлык аркасында бөтен бер урман массивлары янып бетәргә, миллионлаган үсемлекләр һәлак булырга, ә исән калган хайваннар һәм җәнлекләргә үз торакларын ташлап, яңа яшәү урыннары эзләргә туры килә.

Алынган мәгълүматтан соң, балаларга викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Укучылар викторина сорауларына зур активлык белән җавап бирделәр. Мәсәлән, "иң сәер хайван" соравына җавап буларак бик күп вариантлар яңгырады, тик Джалалов Самирның җавабы дөрес булып чыкты. Иң сәере - үрдәкборын (утконос) икән.

Чараның кульминацион өлешендә солонецлар һәм җимлекләр урнаштыру булды. Бу урында балаларның кызыксынуы икеләтә артты. Эдуард Миңнеәхмәтович җирдә махсус тишек ясады, ә укучылар, үз чиратларында, аны тоз белән тутырдылар.

- Солонец ул - җимлек рәвешендә махсус корылма. Ул хайваннарга ярдәм итү максатыннан куела, чөнки тоз теләсә кайсы тере организм өчен кирәк матдә. Мондый корылма поши, кабан, куян һәм урманда яшәүче башкалар организмында тоз җитмәүне тулыландырырга ярдәм итә, дип аңлатты урман кунакларына “Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе - урманчысы Владимир Ишморатов.

- Бүгенге чара бик озакка истә калыр дип уйлыйм. Мин үзебезнең райондагы хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында бик күп яңалыкларны белдем. Элек мин болар турында уйлап та караганым юк иде. Әлбәттә, без "Росток" экологик хәрәкәте белән гимназиядә зур эш алып барабыз. Әмма бүгенге саф һавадагы дәрес ярдәмендә практикада табигатьне саклауның мөһимлеген тагын да күбрәк аңладык. Оештыручыларга рәхмәт, берничә сәгать сизелмичә үтеп китте, ә күпме файдалы мәгълүмат алынды! - дип тәэсирләре белән уртаклаша Гыйлаҗева Элина.

Ахырда Эдуард Миңнеәхмәтович иң актив укучыларны грамоталар белән бүләкләде, аларга табигатькә, әйләнә-тирә дөньяга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Һәм тагын бер кат билгеләп үткәнчә, урман - безнең киләчәк буыннар өчен иң яхшы хәлдә сакларга тиешле төп байлыгыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев