Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы музее ретро-фотографияләр белән уртаклаша

Мәчет ачу тантанасы күренешләре

Әгерҗе районы тарихы музее Салагыш авылыннан ретро-сурәтләр белән уртаклаша. Бу аклы-каралы фотоларда кемнәрне таныйсыз? Комментарийларга языгыз әле.

Идел буе Болгар дәүләтендә рәсим рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлана.

1993 елның 11 июнь көнендә Салагыш авылында истәлекле вакыйга – мәчет ачу тантанасы уздырыла.

"Пушкин исемендәге колхоз идарәсе, хуҗалыкның алтын куллы осталары кыска гына вакыт эчендә мәчетне төзеп куйдылар. Колхоз хезмәтчәннәре, чит төбәкләрдә яшәүче салагышлылар да изге эшкә ярдәм итәргә тырыштылар. Ул көнне авылның яше –карты Тәмимдар Мөхиткә (чыгышы белән Салагыштан Япониядә яшәде), колхоз рәйсенә бер туган Галиәскәр, Рәсим, Рәсил Шәрифуллиннарга, Наил Ясәвиевка, осталарга, һ.б. рәхмәтләрен җиткерделәр", дип яза район музее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев