Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Агрофирма бүләк өләшә

"Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы менә инде биш ел рәттән мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче авыл сабыйларына уку кирәк-яраклары тутырылган букча бүләк итә. Быел мондый бәхет беренче сыйныфка баручы 135 укучыга елмайды. "Быел хәтта Кадрәк, Шаршады, Салагыш кебек агрофирмага карамый торган авылларда да беренче сыйныфка баручы балаларны букча биреп сөендерергә булдык....

"Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы менә инде биш ел рәттән мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче авыл сабыйларына уку кирәк-яраклары тутырылган букча бүләк итә. Быел мондый бәхет беренче сыйныфка баручы 135 укучыга елмайды.
"Быел хәтта Кадрәк, Шаршады, Салагыш кебек агрофирмага карамый торган авылларда да беренче сыйныфка баручы балаларны букча биреп сөендерергә булдык. Ә менә агрофирма карамагындагы башка авылларда бүтән елларны да букчаны әти-әниләре агрофирмада эшләмәүче сабыйларга да бирә идек. Әйтик, быел бүләк алучы 135 сабый арасыннан 44енең генә әти-әнисе агрофирмада хезмәт куя. Безнең максат - беренче сыйныфка баручы һәр авыл укучысын сөендерү. Сабыйлар йөзендәге сөенеч чаткыларын күрүдән дә зуррак бәхет юк бит ул", - ди агрофирманың кадрлар бүлеге начальнигы, район Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә балаларга букчалар тапшырган Ирина Александрова.
Букча алган балалар, аларның әти-әниләренең сөенечләре, чыннан да, эчләренә сыймый бүген. "Улыбыз Юлиан инвалидлык буенча группада. Ул мәктәпкә барыр көннәрне инде кайчаннан бирле бармак белән санап көтә. Инде хәзер мондый матур букча бүләк иткәч, уку теләге тагын да артты. Көн саен "кайчан букчамны күтәреп мәктәпкә берем инде?" дип аптыратып бетерә. Анда тутырылган һәр әйберне җентекләп карап чыкты. Карандашларны, альбомнарны, төсле картоннарны кулларына кат-кат алып карады. Андагы барлык кирәк-ярак та күңеленә хуш килде улыбызның", - дип агрофирма җитәкчелегенә рәхмәт укый Кадрәктән Зинаида Фортуна.
Иске Эсләктән Нурия һәм Илһам Тимершиннарның да уллары Альфредны мәктәпкә хәзерләргә ярдәм итүләре өчен сөенеп йөргән көннәре. ""Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов мәктәп өчен кирәкле кием-салым алырга ярдәм итте. Район Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә катнашып, әлеге бүләкләрне алгач, улыбызның ничек сөенүен аңлатырга сүзләр дә таба алмыйм. Инде менә агрофирма 1 сентябрьдә букча бирә, дигән хәбәр дә бар. Хәзер улыбыз шушы көнне зарыгып көтә", - ди Нурия ханым.
Кичкетаңнан Валентина Любимова да бик шат. "Ирем Николай "Кичкетаң" бүлекчәсендә механизатор булып эшли. Быел IV сыйныфка укырга баручы уртанчы кызыбыз Иннаны да мәктәпкә тәүге кат барганда агрофирма букча биреп сөендергән иде. Быел мондый бәхет беренче сыйныфка баручы төпчегебез Полинага елмайды. Ниләр генә юк ул сумкада: уку өчен иң кирәкле әйберләрнең барысын да тутырганнар", - ди ул.
Әйе, әлеге букчага тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче укучыга кирәкле бар әйберне тутырырга тырышканнар. "Без башта мәктәптән беренче сыйныф укучысына кирәкле әйберләр исемлеген соратып алдык, аннан шул исемлек буенча сатып алдык", - ди Ирина Юрьевна. Шул рәвешчә, бер букчаны тутыру агрофирмага 1400 сумга төшкән.
Агрофирманың бүләкләре моның белән генә бетми әле. Менә инде берничә ел рәттән 1 сентябрь көнне мәктәптә узган тантаналы линейкада җәй көне агрофирма хуҗалыкларында хезмәт куйган укучыларны да бүләкли агрофирма җитәкчелеге. "Быел да бу күркәм традиция дәвам итәчәк", - диләр алар.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев