Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Агрофирма исемен үзгәртте

Райондагы авыл хуҗалыгы турында язганда, моңа кадәр "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы сүзен куллана идек. Әмма соңгы вакытларда авыл хуҗалыгында эшләүчеләрдән "агрофирма дигән сүз хәзер юк бит инде" дигәнне еш ишетергә туры килә. Һәм монда, чыннан да, хаклык бар. Соңгы вакытларда без әйтергә күнеккән агрофирмада байтак кына үзгәртеп корулар булды....

Райондагы авыл хуҗалыгы турында язганда, моңа кадәр "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы сүзен куллана идек. Әмма соңгы вакытларда авыл хуҗалыгында эшләүчеләрдән "агрофирма дигән сүз хәзер юк бит инде" дигәнне еш ишетергә туры килә. Һәм монда, чыннан да, хаклык бар.
Соңгы вакытларда без әйтергә күнеккән агрофирмада байтак кына үзгәртеп корулар булды. Әлеге үзгәрешләр, нигездә, агрофирманың эшчәнлегенә түгел, ә исемнәренә кагыла. Әйтик, хәзер райондагы авыл хуҗалыгының терлекчелек белән шөгыльләнүче тармагы "Нәүрүз" ширкәте дип атала. Димәк, хезмәте терлекчелек белән бәйле һәркем - сыер савучымы ул, бозау караучымы, каравылчымы - шушы ширкәт эшчесе була.
Ә менә үсемлекчелек белән шөгыльләнүче тармак күптән түгел "Агро-Кама" ширкәте итеп үзгәртелде. Кырда иген игүчеләр дә, комбайнчылар да әлеге ширкәткә карый инде, димәк. Бәрәңге үстерү юнәлешендә эшләүчеләрне исә "Агро-Престиж" ширкәте берләштерә. Әлеге ширкәткә кырларында икенче икмәк үстерелүче "Уразай" бүлекчәсе, Красный бор янындагы бәрәңге саклагычы керә. Бу ширкәтләрнең барысы да "Ак Барс" холдинг компаниясенә карый һәм аларның директоры - Илгиз Салихов.
Моңа кадәр авылларны филиаллар берләштергән булса, хәзер алар участоклар дип атала. Хәзерге вакытта безнең районда 6 участок бар. Беренче участокка Бима, Пеләмеш, Кам.Ключ, Күләгәш авыллары керә. Аның белән Хашим Абдуллин җитәкчелек итә.
Икенче участокта - Варкләд-Бодья, Кичкетаң, Кырынды, Яңавыл, Көчек авыллары, директоры - Ильяс Кәрәмиев.
Өченчедә - Кадыбаш, Девәтернә, Нарат, Иске Эсләк авыллары. Әлеге участок җитәкчесе - Мәхтүр Нуриев.
Дүртенче участокка караган "Биектау" һәм "Кодаш" бүлекчәләре белән Фирдәвес Сәләхиев идарә итә, ә "Тирсә", "Тәбәрле" бүлекчәләре директоры - Рәшит Кашапов.
Бишенче, ягъни "Тирсә-Транс" участогы җитәкчесе дә - Рәшит Габделхәевич.
Җиденче участокка Әгерҗе элеваторы керә. Быелның январеннан әлеге участок белән Рәфхәт Хәкимов җитәкчелек итә.
Менә шундый үзгәрешләр. "Бу ширкәтләр агрофирма эшчәнлеген дәвам иттерә. Шуңа эшчеләргә хезмәт һәм түләү шартларында үзгәрешләр булмасмы дип куркырга урын юк. Алар моңа кадәр ничек эшләделәр, хәзер дә шулай дәвам итәләр", - ди әлеге ширкәтләрнең экономика һәм финанслар буенча директор урынбасары Ләйсән Әһлиуллина.
Шулай да кемнең кайсы ширкәт йә участок эшчесе икәнлеген белеп тору зыян итмәс дип уйлыйбыз.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев