Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Алар – быел да беренче

"Наҗар" җәмгыяте хезмәтчәннәре елның-елында районда язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлый. Алар быел да бу матур традициягә тугры калганнар. Узган атнаның шимбәсендә чәчү эшләре соңгы гектарларда бара иде инде. Җәмгыятьнең 1462 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 331 гектары - күпьеллык үлән мәйданнары. Ә быел, иң беренче чиратта, 200 гектар мәйданда...

"Наҗар" җәмгыяте хезмәтчәннәре елның-елында районда язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлый. Алар быел да бу матур традициягә тугры калганнар.
Узган атнаның шимбәсендә чәчү эшләре соңгы гектарларда бара иде инде. Җәмгыятьнең 1462 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 331 гектары - күпьеллык үлән мәйданнары. Ә быел, иң беренче чиратта, 200 гектар мәйданда кышын зыян килгән бодай басуын кабат чәчкәннәр, аннан - 455 гектар мәйданда иртә сабан культураларын. Биредә хәтта борай да чәчәләр икән. Ә без барган көнне механизаторлар күпьеллык үлән чәчелә торган басуда эшлиләр иде. "Әле узган елдан калган 40% терлек азыгы запасы, фураж бар. Берничә фермер шушы көннәрдә генә язгы чәчүгә бездән орлык алып китте. Без быел да икмәкне дә, терлек азыгын да запас белән әзерләргә уйлыйбыз. Шулай эшләгәндә, күңел тыныч", - ди "Наҗар" җәмгыятенең ярдәмче хуҗалык буенча директор урынбасары Ирек Сабирҗанов. Басуда эшләүче механизаторлар өчен дә күңеле тыныч аның, чөнки сынатмаячакларын яхшы белә. Язгы кыр эшләрен башкару - ике звено механизаторлары җилкәсендә. Һәр звено тырмалау, культивация ясау, чәчү, җирне тигезләү агрегатлары белән тәэмин ителгән. Һәркайсының - үз басуы, бер-берсе белән ярышып эшлиләр. I звено механизаторлары Илнур Хуҗин, Фирдәвес Абзалов, Рәүф Нуриев, Илнар Гыймазетдинов һәм аларга ашлык чыгаручы Илфат Зәйнуллин, II звено хезмәтчәннәре Рафил Садыйков, Әлфинат Кадыйров, Павел Константинов, Ирек Гыйләҗев һәм шофер Әнис Муллахмәтовның эшеннән канәгать ул. "Алар иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр - басуда. Көнлек нормаларын 150-160%ка үтәп баралар", - ди Ирек Тәлгатович. Нормаларын арттырып үтәгәннәре өчен премия, ә көзен ашлык биреләчәген яхшы беләләр хезмәтчәннәр, шуңа тырышлыкларын кызганмыйлар.
Амбар мөдире Алия Нуриева җитәкчелегендәге 5 кешелек бригада басуга орлык җибәрүдә тоткарлыксыз эшләсә, аш-су осталары Резидә Нәбиуллина, Гөлнара Якупова, Зәйтүнә Абхаирова механизаторларны ике тапкыр басуда кайнар ризык белән ашату өчен җаваплы. Ә инде техника бераз көйсезләнеп китсә, инженер Илнур Зәйнуллин бригадасы килеп, яңадан "җан кертеп" китә. Механизаторларны эшкә вакытында алып килү, алып кайту Рифкать Арслановка йөкләнгән. Менә шулай, һәркем үзенә тапшырылган вазифага җаваплы карап, уртак эшне - иген үстерү дигән бик тә мактаулы да, җаваплы да хезмәтне башкаралар биредә. Алар җир куенына салган бер бөртек, Аллаһ насыйп итсә, көзгә кимендә 20-22 бөртекле башак булып өлгерер. "Җир авырдан, бик озак җитеште быел. Инде хәзер өсте катып китү ихтималы бар. Тик без моңа да әзер: бу очракта тырма агрегатларын яңадан басуга чыгарачакбыз", - ди Ирек Тәлгатович. Ә менә уҗымнар матур гына шытып, аларны тукландырганнан соң, кыр эшләрендә катнашкан җәмгыять хезмәтчәннәрен хезмәт бәйрәме көтә - аларны табын артына чакырып хөрмәтләячәкләр.
"Инде ничә еллар күзәтеп киләм: хезмәтчәннәребез язны, кыр эшләре башлану вакытын зур түземсезлек белән көтеп алалар. Аннан дәртләнеп эшкә тотыналар. Әллә озын кыш ялыктыра инде, әллә башка сәбәп", - ди Ирек Сабирҗанов, уйларга бирелеп. Ә минем уемча, бу җир уллары һәм кызларының туган туфрак, туган җир җылысына сусавыдыр. Юкка гына кеше яшәү көчен туган кырларыннан, туган туфрагыннан ала димиләр бит.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев