Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алар солдатта булган

    23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне без туган илебезгә Җиңү китергән мөхтәрәм сугыш ветераннарын, Россия армиясе сафларында хезмәт иткән һәм әлеге вазифаны хәзерге вакытта үтәүче якташ егетләрне, Ватан сакчысы дигән исемне горур йөртүче хәрбиләрне зурлыйбыз. Бәйрәм уңаеннан ир-егетләр белән солдат тормышын искә төшердек. Рәзиф ХАРИСОВ, "Сарсак-Омга" ширкәте директоры:...

    23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне без туган илебезгә Җиңү китергән мөхтәрәм сугыш ветераннарын, Россия армиясе сафларында хезмәт иткән һәм әлеге вазифаны хәзерге вакытта үтәүче якташ егетләрне, Ватан сакчысы дигән исемне горур йөртүче хәрбиләрне зурлыйбыз. Бәйрәм уңаеннан ир-егетләр белән солдат тормышын искә төшердек.

    Рәзиф ХАРИСОВ, "Сарсак-Омга" ширкәте директоры:

    - Мине, Актаныш районында туып-үскән егетне, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлау белән 1978 елда армиягә алдылар. Башта алты ай Куйбышевта укыттылар. Уку-укыту полкында якташым Александр Елхов белән бергә булдык. Аннан соң юлларыбыз аерылды. Укуны тәмамлагач кече сержант званиесе биреп, хәрби пехота машинасы (БМП) командиры вазифасында Польшага хәрби бүлеккә озаттылар. Анда ел ярым хезмәт иттем.

    Армиядә яратып, теләп хезмәт иттем. Дөрес, авырлыклары да булды. Тик мин, чын тормыш мәктәбе узып, ирләрчә чыныгу алдым дип горурланып әйтәм. Дөнья күреп кайттым, туганнар, якыннар кадерен тагын да яхшырак аңларга өйрәндем.

    Армия хезмәтем тәмамланган вакыт Әфганстанда сугыш башланган чакка туры килде. Минем дә шунда хәрби хезмәтемне дәвам итү теләгем бик көчле иде. Әнинең күз яшьләре белән сугарылган хаты әлеге уемнан кире кайтырга мәҗбүр итте. 1978 елның 19 апрелендә өйдән чыгып киткән идем, 1980 елда шул ук көнне туган якка кайтып киттем.

    Армиядән кайтканда безнең авылны су басу сәбәпле, әти-әнием Әгерҗегә күченгәннәр иде. Ярты ел Актанышта эшләгәннән соң мин дә Әгерҗегә килдем. Биредә төпләнүемә дә 37 ел инде.

    Армия хезмәтен бик еш искә алам. Элегрәк хезмәттәшләрем белән дә аралаша идек, хәзер генә элемтәләребез югалды. Солдат фотоларын кулга алгач, армиядә хезмәт иткән елларым бүгенгедәй күз алдыма килеп, хатирәләргә биреләм. Һәр ир-егет армия мәктәбен узарга тиеш дип уйлыйм. Хәзер армия бер генә елга калдырылгач, хезмәт срогы беткәнен сизми дә каласыңдыр инде ул.

    Валерий ШАМШУРИН - "ЖилСервис" ширкәте җитәкчесе:

    - Мин 1992-93 елларда Мәскәүдә янгын сүндерү хәрби бүлегендә хезмәт иттем. Төгәлрәге, безнең бүлек Дмитров шоссесында, Северный поселогында урнашкан иде.

    Ул чакта Советлар Союзы таркалган иде инде. Шуңа элеккеге союздаш республикалардан егетләр частьта булмады. Без Самара, Ярославль, Башкортостан, Татарстан егетләре бергә хезмәт иттек.

    Хезмәт итүнең үз авырлыклары да булды. Тревога буенча һәлакәтләргә, тулы экипировкада янгын сүндерергә барган чакларны хәзер дә онытып булмый. Октябрь фетнәсе вакыйгалары да - хәтердә. 1993 елның сентябрь ахырлары, октябрь башлары иде ул, Советлар йортына аткан чак. Безнең ротага авариягә чыгарга туры килде. Ак йортны бомбага тотулары, андагы мәетләр, автомат тоткан милиция хезмәткәрләре - әле дә күз алдында. Баштарак берни дә аңламадык, соңрак бик авыр булды.

    Безнең өчен әти-әниләр дә борчылып беткәннәр. Без хатлар язып аларны тынычланыдырырга тырыштык.

    Мин армиядә сержант мәктәбен тәмамладым. Безгә башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен укыткан Ринат Таҗивка бик тә рәхмәтлемен. Ул безне солдат хезмәтенә дә әзерләде. Мин укыган элеккеге 34нче мәктәптә "Әйдәгез, егетләр!" дип аталган бәйге уза торган иде. Речевкалар өйрәндек, спорт бәйгеләрендә катнаштык. Боларның барысы да армия хезмәтендә бик тә ярдәм итте. Мин частьта да төрле ярышларда актив катнаштым.

    Шуңа күрә үсеп килүче буынның да спорт белән дус булуын һәм авырлыкларны ирләрчә җиңә белергә өйрәнүен телим.

    Зәет ӘХМӘТОВ, Әгерҗе шәһәре:

    - 1949 елда ачлык-ялангачлыктан туеп, үзем теләп армия сафларына киттем. Әниемне хәтерләмим, ул мин бик кечкенә вакытта вафат булган. Өч абыем сугышка киткән иде, берсенең яу кырында һәлак булуы турында хәбәр генә килде, ә икесе әле туган якларга кайтып җитмәгән иде. Сугыш елларында әтием дә вафат булды. Мине армиягә үги әнием генә озатты. Хезмәт срогымны тутырып кайтканда ул да мәрхүмә иде инде. Иркутск өлкәсендәге Тайшет шәһәрендә эчке эшләр гаскәрләренә эләктем. Биредә 20-25 елга хөкем ителгән куркыныч җинаятьчеләр һәм әсирләр өчен төрмә бар иде. Без шул төрмәне сакладык. Әсирләр шәһәрне торгызуда, тимер юл магистрале төзүдә катнаштылар. Хезмәт җиңел булмаса да, өскә кияргә форма бирделәр, ашау ягы да зарланырлык түгел иде. Дүрт ел хезмәт итү дәверендә СССРның төрле почмакларыннан килгән солдатлар белән бер гаилә кебек дус яшәдек.

    1953 елда сержант званиесендә кайтыр юлга кузгалдым. Тумышым белән Минзәлә районыннан булсам да, туган авылда мине көтүче юк иде инде. Шуңа Әгерҗедә яшәүче Вәрис абыем янына кайттым һәм биредә төпләнеп калдым. Тормыш иптәшем Лилияне дә шушы тимерьюлчылар шәһәрендә очраттым. Биредә 40 елга якын кино челтәре белән җитәкчелек иттем, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булдым.

    Армия сафларыннан кайтканыма 64 ел узса да, менә шушы фотоны кулга алгач янә яшьлеккә кайткандай булам һәм без күргән газапларны балаларыбызга күрергә язмасын, ил-көннәребез тыныч булсын дип телим.

    Евгений ЯРКЕЕВ - Күләгәш мәктәбенең тренер-педагогы:

    - Армия хезмәтем 1984-86 елларга туры килде. Мин Приморск краенда элемтәче булып хезмәт иттем. Соңгы елда киномеханик вазифасын тапшырдылар.

    Безнең ротада Татарстаннан кырык солдат хезмәт итте. Бу үзебезне тагын да ышанычлырак итеп тоярга ярдәм итте.

    Частебез Япония чикләреннән 90 чакрымлап ераклыкта гына урнашкан иде. Ике тапкыр Бурятиягә укырга да җибәрделәр. Ел ярымнан соң көтеп алган ялга кайттым. Отпускны 21 көн биргәннәр иде, шуның 14 көне юлда узды. Мадыкка ашкынып кайтуым - әле дә күз алдымда. Туган ягымны, аның табигатен, чишмәләрен ничек яратуымны шул чакта тагын да ныграк аңладым. Без Татарстанның хәзерге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бергә хезмәт иттек. Ул чакта беребез дә аны министр дәрәҗәсенә күтәрелер дип уйламадык. Ничек кенә булмасын, армиядә бөтенебез дә бертигез бит.

    Хезмәт итү барышында Исәнбайдан якташымны очраттым. Аның белән туган якны сагынып хәтта елап алуыбыз - әле дә хәтердә. Бернигә дә карамастан, армиядә хезмәт иткән елларымны бик җылы итеп искә алам. Шуңа бервакытта да ике елым әрәмгә узды дип уйламадым. Армия тормышы аша һәр егет узарга тиеш. Андагы тәртип, мөстәкыйльлек, сынаулар - болар барысы да егетләрдән чын ир ясарга ярдәм итә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: