Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Альфа“ – беренче карлыгач

Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә ризасызлыгы гомергә бетәсе юк. Бу проблемаларны хәл итүдә йорт хуҗалары да активлык күрсәтергә, йорт тирәләрендә тәртип-чисталык урнаштыруда бердәм катнашырга тиеш булса да, халыкның активлыгы еш кына зар елаудан узмый. Шәхси йорты белән яшәүче хуҗалыгындагы проблемаларны үзе хәл итә, йорт тирәсен тәртиптә тотарга тырыша. Ә...

Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә ризасызлыгы гомергә бетәсе юк. Бу проблемаларны хәл итүдә йорт хуҗалары да активлык күрсәтергә, йорт тирәләрендә тәртип-чисталык урнаштыруда бердәм катнашырга тиеш булса да, халыкның активлыгы еш кына зар елаудан узмый.

Шәхси йорты белән яшәүче хуҗалыгындагы проблемаларны үзе хәл итә, йорт тирәсен тәртиптә тотарга тырыша. Ә күпкатлы йорттагы фатирда торучы ишеген ачып чыккач, урыслар әйтмешли, "моя хата с краю" дияргә күнеккән. Менә хәзер кар эри башлагач балкон асларына гына карагыз әле, ул тау кадәрле өелгән тәмәке төпчекләрен, сыра шешәләрен күрше йорттан китереп бушатмаганнар бит. Фатир хуҗалары йорттагы тәртипкә әнә шундый битарафлык булганда, ишегалды җыештыручы чистартсын дигән карашта булганда гомергә чисталык булмаячагы көн кебек ачык. Син яшәгән йорт биш яки өч катлы, хәтта өч фатирлы гына булса да үзебезне чын хуҗа итеп тойганда, йортыбыз белән үзебез идарә иткәндә, чисталыкны сакламаучылар белән кискен көрәшкәндә генә тәртип булачагы һәммәбезгә мәгълүм.
Халыкны үз йорты белән үзе идарә итәргә өйрәтү максаты белән күп кенә шәһәрләрдәге күпкатлы йортларда территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТОС) оеша башлады. Уңай нәтиҗәсе җә күз алдында, диләр. Әгерҗедә дә башкалар тәҗрибәсен өйрәнеп, ТОС оештыру инициативасы белән чыктылар. Шәһәр Советы депутатлары утырышта ТОС оештыру тәртибе турындагы положениены да расладылар.
Менә беренче карлыгач та барлыкка килде. Шәһәребезнең М.Горький урамындагы 2а йортында яшәүчеләр, Әгерҗедә беренчеләрдән булып, ТОС оештырдылар. Бу югарыдан көчләп оештырыла торган эш түгел. ТОС - нәкъ менә йортта яшәүче иң активлар белән берләшеп, башкаларны үз артларыннан ияртеп, үз территорияләрендәге мөһим проблемаларны бергә чишәргә тиешле башлангыч оешма. Ул әлеге йортта яшәүчеләргә иң якын, гади һәм аңлаешлы булырга тиеш.
Әлеге йортта яшәүчеләргә ТОСның бурычларын иң беренче булып үзе дә шул йортта яшәүче район башкарма комитетының эшләр башкаручысы Роман Альчиков аңлатты:
- ТОСның максаты - гражданнарны үз мәсьәләләрен чишүдә катнаштыру, йорттагы милеккә, торак-коммуналь объектларына карата җаваплы караш тәрбияләү, территорияне тәртиптә тоту, балалар һәм өлкәннәр өчен бергәләп бәйрәмнәр, мәдәни, спорт чаралары оештыру, күршедә авыр хәлдә калганнарга, ялгызларга ярдәм итү, - ди ул.
Әлеге йортта да бергәләп хәл итүне сорый торган проблемалар җитәрлек. Яңа оешмага "Альфа" исеме куштылар. Тугыз кешедән торган совет, ә ТОСның рәисе итеп Әнисә Сергееваны сайладылар.
- Йортыбызда яшәүчеләр бердәм һәм дус булсалар, өмәләрдә, башка чараларда актив катнашсалар, файдалы тәкъдим-фикерләре белән эшебезне җанландырып торсалар, шәһәр җитәкчеләре проблемаларыбызны хәл итүдә ярдәм итсәләр, Әгерҗедә беренче оештырылган ТОСның файдасы булыр дип ышанам, - ди "Альфа" хуҗасы.
Беренче карлыгачка без дә уңышлар телик. "Альфа"ның эше, матур башлангычлары белән даими таныштырып барырбыз әле.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев