Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Аңлашабыз дуслык телендә

Татарстанда "Кече авыллар бәйрәмнәре" акциясе старт алды. Безнең районда ул, беренче булып, Кичкетаң җирлегенә кергән Барҗы-Пельга авылында үткәрелде. "Без сезне илгә талантлы педагоглар, табиблар, артистлар биргән, удмурт, татар һәм урыс халкы бердәм булып, дус яшәүче Барҗы-Пельга җирендә сәламлибез!" - дип каршылады кунакларны җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамилә Хикмәтуллина. Бу...

Татарстанда "Кече авыллар бәйрәмнәре" акциясе старт алды. Безнең районда ул, беренче булып, Кичкетаң җирлегенә кергән Барҗы-Пельга авылында үткәрелде.
"Без сезне илгә талантлы педагоглар, табиблар, артистлар биргән, удмурт, татар һәм урыс халкы бердәм булып, дус яшәүче Барҗы-Пельга җирендә сәламлибез!" - дип каршылады кунакларны җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамилә Хикмәтуллина. Бу сүзләрне раслап, милли киемнәрдәге чибәр кызлар кунакларга татар халкының чәк-чәген, удмуртларның перепечын, урысларның кабарып пешкән икмәген тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр бу өч милләт халкының Барҗы-Пельга җиренә тамырлары белән нык береккән булуын үз күзләребез белән күрдек. Удмурт авылы булганлыктан, бәйрәмдә әлеге милләтнең җыр-биюләре тынып тормады. Аларга татар һәм урыс җырлары, көнчыгыш биюләре дә кушылгач, бәйрәмгә үзгә ямь керде. Удмуртларның чатнатып татарча сөйләшүләрен күреп тә таң калдым. "Алар телен онытып бара торган кайбер татарларга караганда да әйбәтрәк сөйләшәләр һәм урыслашкан милләттәшләребезгә үрнәк булып торалар", - диде Рамилә Хикмәтуллина.
Авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев Барҗы-Пельга халкы турында тирән хөрмәт хисләре белән сөйләде. "Бу авыл Иҗ елгасы буена - бик матур урынга урнашкан иде. Анда 300 хуҗалыкта бик тырыш халык яшәде. 70нче елларда авыл су басу зонасына керде. Халык төрле якларга күченә башлады. Әмма авылның чын патриотлары, бер йодрык булып берләшеп, икенче урынга бергә күченергә булдылар. Урманнар белән уратып алынган басу уртасыннан урын сайладылар. Иң беренче булып бу урынга Иван Казанцев килеп урнашты. Шулай итеп, Барҗы-Пельгадан күпләр яңа урынга күченә башладылар", - дип искә алды Зөлфәт Равилевич.
Ул үзе дә авылны яңа урынга күчерүдә халыкка зур ярдәм күрсәтә. Хәзер дә авылда көнкүреш шартларын яхшырту турында даими кайгырта. Юкка гына бәйрәм барышында Зөлфәт Нурив һәм аның урынбасары Рамилә Хикмәтуллина адресларына халыктан бик күп рәхмәт сүзләре яңгырамады. "Безнең Зөлфәт Равилевич - иң яхшы җитәкче. Нинди генә сорау белән керсәң дә хәл итү юлын таба", - ди Барҗы-Пельга клубы мөдире Зинаида Казанцева. Ә Рамилә Зөфәровнаны ул "әнием кебек кайгыртучан, эшкә дәрт биреп торучы иң якын киңәшчем" дип мактап телгә алды. Авыл башлыгы "Бу авылның һәр кешесе турында җылы сүзләр әйтергә мөмкин. Бик тырыш, уңган, тыңлаучан, киң күңелле халык яши Барҗы-Пельгада. Алар белән теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгарга була", - диде.
Моның шулай икәнлеген бәйрәмдә тагын бер кат расладылар пельгалылар. Аларның "Оста куллар", "Табигать могҗизалары", "Удмурт йорты" күргәзмәләрендәге экспонатларын сокланып карадык.
Хәрби табиб Михеев Елисей истәлегенә куелган истәлек тактасы батыр авылдашлары турында киләчәк буыннарга да сөйләп тора. Михеевлар нәселен дәвам итүче Надежда Ижаудан яңа җырлары белән кайткан иде. Аның җырлавы кунакларны таң калдырды.
Барҗы-Пельгада нәселләре белән бер тармакта эшләүчеләр байтак. Мәсәлән, Малининнар династиясе халык сәламәтлеге сагында тора, Рыбаковлар - музыкаль династия. Стахеевлар - хокук саклау органнарында.
Укытучы Фаина Гончарова, тумышы белән бу авылныкы булмаса да, Барҗы-Пельганы икенче туган ягым дип атый. Аңа булган мәхәббәтен шигъри юлларга салган ул. "Биредә миңа һәр нәрсә якын, кадерле. Гомерем буе шушы авылда торган кебек. Бернинди шәһәр дә кирәкми миңа", - ди ул.
Бәйрәм кунакларын котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова да: "Сезнең туган төбәгегезгә булган мәхәббәтегез авылны яшәтә дә инде. Удмурт халкының үз йолаларына тугрылыгы, аның борынгы җыр-биюләрен онытмаулары, буыннан-буынга җиткерүләре, менә бүгенге бәйрәмгә дә милли киемнәрдән килүләрегезгә таң калам. Афәрин!", - диде.
Авыл халкының бердәмлеге бәйрәмгә әзерләнгәндә аеруча ачык күренгән. Бөтен авыл белән чын күңел биреп әзерләнгәнгә күрә менә шундый гаҗәеп матур бәйрәм булды да инде. Ә Әлнәштән, Сарсак-Омгадан килгән милләттәшләре бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. "Бүген биредә күп нәрсә беренче тапкыр булды. Районда, беренчеләрдән булып, монда Кече авыл көне үткәрдек. "Пельга кызлары" удмурт ансамбле тәүге тапкыр чыгыш ясады. Хөрмәтле ветераннарыбыз Евгения Любимова һәм Нина Саушкина беренче тапкыр сәхнәдә җырладылар", - диде Рамилә Хикмәтуллина, бәйрәмнең уңышлы үтүенә чын күңелдән сөенеп.
Кече авыл көне бер җирлектә өч зур милләтнең ничек матур, дус яшәвенә тагын бер ачык мисал булды. Мондый бәйрәмнәр кечкенә авыл халкына бигрәк тә кирәк икәнлеген дә күрсәтте.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев