Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Армиягә алынучылар арасында төп игътибар дипломлы егетләргә бирелә

    1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Ул 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта хезмәткә алынырга тиешле 197 егеткә повестка тапшырылды инде. Шуларның 41е бик тиздән илебезнең төрле почмакларына хәрби бурычын үтәргә китә. ХӘРБИ ХЕЗМӘТ СРОГЫ ҮЗГӘРМӘДЕ. Егетләр армиядә нәкъ бер ел хезмәт итәчәкләр. ӨСТЕНЛЕК КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ? Иң беренче чиратта,...

    1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Ул 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта хезмәткә алынырга тиешле 197 егеткә повестка тапшырылды инде. Шуларның 41е бик тиздән илебезнең төрле почмакларына хәрби бурычын үтәргә китә.

    ХӘРБИ ХЕЗМӘТ СРОГЫ ҮЗГӘРМӘДЕ. Егетләр армиядә нәкъ бер ел хезмәт итәчәкләр.

    ӨСТЕНЛЕК КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ? Иң беренче чиратта, армия сафларына югары яки урта һөнәри белем алганнар чакырыла. Хатыны һәм баласы булганнар хезмәт бурычын яшәү урынына якынрак урнашкан хәрби частьларда үти.

    "ӘНИЕҢӘ ШАЛТЫРАТ". Бу чакырылышта та "Әниеңә шалтырат" социаль проекты - гамәлдә. Булачак солдатка һәм аның ике якын кешесенә бушлай sim-карталар бирелә.

    БАНК КАРТАСЫ. РФ Оборона министрлыгы армиягә алынучы һәр егеткә банк картасы әзерли. Аңа ай саен ике мең сум акча күчерелеп барыла. Ятимнәргә өч мең сум күчерү каралган. Бу картага солдатның әти-әнисе, туганнары һәм дуслары да акча күчерә ала. Ә Татарстан Хөкүмәтеннән бүләк - кирәк-яраклар тутырылган махсус сумка.

    "КАЙНАР ЛИНИЯ". Көзге чакырылыш вакытында армиягә алынучылар һәм аларның әти-әниләре өчен ТР Хәрби комиссариатында "кайнар линия" телефоннары эшли. Консультация алу өчен (8-843) 2216006 телефонына эш көннәрендә шалтыратырга була. Әгәр соравыгыз тикшерү таләп итә икән, бу очракта хәрби прокуратурага гариза язарга кирәк.

    ...Бик тиздән нәкъ бер ел элек армиягә алынган егетләр туган якларга кайта башлый. Аларга алмашка 41 райондашыбызны хәрби хезмәткә озатабыз. Ил-көннәребез тыныч булып, егетләребезгә исән-имин хезмәт итеп кайтырга язсын.

    Илгиз ГАЛИЕВ,

    район хәрби комиссары.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: