Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл мәктәбе яңарды

    Залда барыбызга да таныш "Сестренка Наташка теперь первоклашка" җыры яңгырый. Красный бор мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Александр кулына кыңгырау тоткан сеңлекәше Аидәне иңнәрендә алып бара. Абыйлы-сеңелле Нехорошковларга яңа уку елына чакырып, яңартылган мәктәптә беренче кыңгырауны чыңлату хокукы бирелгән иде. Күмәк көч таулар күчерә "Мин бүген бигрәк тә дулкынланам, - ди...


    Залда барыбызга да таныш "Сестренка Наташка теперь первоклашка" җыры яңгырый. Красный бор мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Александр кулына кыңгырау тоткан сеңлекәше Аидәне иңнәрендә алып бара. Абыйлы-сеңелле Нехорошковларга яңа уку елына чакырып, яңартылган мәктәптә беренче кыңгырауны чыңлату хокукы бирелгән иде.

    Күмәк көч таулар күчерә
    "Мин бүген бигрәк тә дулкынланам, - ди әниләре. - Олысы - чыгарылыш сыйныфына, төпчегебез беренче сыйныфка бара бит. Аидәнең бигрәк тә мәктәпкә барасы килде инде. Бүген иртәдән үк кош тоткандай йөри ул", - ди Әлфия ханым.
    Аидә белән бергә тагын 14 сабый Красный бор мәктәбе укучылары сафын тулыландырды. Шунысы сөенечле, бу нәниләргә капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәптә уку насыйп булды. Ә бу зур ремонт эшләрен, кем әйтмешли, бөтен авыл белән башкарып чыктылар. Беренче чиратта, Рамил Мифтахов җитәкләгән "Агрызтрансстрой" төзүчеләре тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Ремонт барышында проблемалар булса да, мәктәп уку елына нигездә әзер керде. Түбә ябылды, ике катта да барлык ишек-тәрәзәләр алыштырылды. Канализация системасы яңартылды, беренче катта идән ремонтланды. Мәктәпкә керү юлы да бик матур хәзер. Мәктәп директоры Резеда Каюмова: "Сентябрь аенда подрядчылар үз хисапларына җылылык системасын алыштырырга, спорт залын ремонтларга вәгъдә бирделәр", - ди сөенеп.
    Мәктәп җитәкчесе ремонт эшләре вакытында коллективның һәм ата-аналарның зур ярдәм күрсәтүен горурланып сөйләде. Шулай ук "Туган мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе барышында элекке укучылардан 177 мең сумлык ярдәм керүе дә зур шатлык, әлбәттә. Бу сумманың 102 меңе - Азеводагы эшмәкәр Рамил Исмәгыйлевныкы икән. Мәктәп коллективы бу мәрхәмәтле эшмәкәргә аеруча рәхмәтле. "Күмәк көч таулар күчерә", дип юкка гына әйтмиләр. Менә бөтенебез бергәләп тотынгач, мәктәбебез ничек матураеп китте", - ди Резеда Каюмова.

    Депутат дәрес үткәрде
    Белем көнендә бу мәктәпкә дәрәҗәле кунак килүе аеруча истәлекле булды. ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков иртә таңнан торып 340 чакрым юл узып, Красный борга бу тантанага килүенә шатлануын белдерде. "Иң элек сезнең якның табигате белән хозурланып килдем. Сез Татарстанның иң матур төбәгендә яшисез. Сезнең мәктәптә укучыларга укырга уңай шартлар булсын өчен уку елы дәвамында даими булышып торырга сүз бирәм", - диде депутат. Аннан соң Ринат Сәгыйтович өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үткәрде. Ул укучыларга дәүләт төзелеше, яңа Конституция кабул итүнең катлаулы юллары турында сөйләде. Үзенең гадилеге, кызыклы әңгәмәдәш булуы белән дә укучыларны кызыксындыра алды. Әңгәмәсенең ахырында ул, дәрескә йомгак ясап, "Һәркемнең эчендә үз конституциясе булырга тиеш. Һәм һәркем үз-үзе белән көрәшсен, билгеләнгән принципларга нигезләнеп яшәү өчен бөтен көчен куйсын иде. Шулай яшәгәндә генә тормышта уңышларга ирешә алырсыз", дип укучылар белән саубуллашты. Белем көнендә депутатның бу сүзләре өлкән сыйныф укучылары өчен хәер-фатиха булып яңгырады.
    Екатерина Самсонова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: