Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авыл шәһәрне сыйлый

Әгерҗедә көзге ярминкәгә старт узган атнаның шимбәсендә бирелде. Өлкәннәр көне алдыннан уздырылган ярминкәдә шәһәрдәшләребез азык-төлектән кышка запас туплап калырга ашыктылар. Башка еллардан аермалы буларак, бу ярминкәдә ит сатучылар аеруча күп булды. Хәтта ерак авыллардан да иртәнге сәгатьләрдән үк килеп урын алып куйганнар сәүдәгәрләр. Бәяләре дә "тешләми". Сыер итен - 190-220,...

Әгерҗедә көзге ярминкәгә старт узган атнаның шимбәсендә бирелде. Өлкәннәр көне алдыннан уздырылган ярминкәдә шәһәрдәшләребез азык-төлектән кышка запас туплап калырга ашыктылар.

Башка еллардан аермалы буларак, бу ярминкәдә ит сатучылар аеруча күп булды. Хәтта ерак авыллардан да иртәнге сәгатьләрдән үк килеп урын алып куйганнар сәүдәгәрләр. Бәяләре дә "тешләми". Сыер итен - 190-220, дуңгызныкын 180-190 сумга алырга була иде. Әнә, Резидә Баһаутдинова иткә чиратка баскан.
- Ярминкәгә чыгар алдыннан исемлек төзедем. Әнием Гөлсемгә - ит, туганым Сания апага - кишер, үзебезгә суган, балык кирәк. Итләре бигрәк яхшы күренә. Бәясе дә базарныкына караганда арзанрак. Кишернең дә килосын 10 сумга гына саталар. 15 сумга менә дигән эре-эре суганнар да алырга була. Ярминкә вакытында авыл халкы әнә шулай шәһәр кешесен "сыйлый" инде, - диде ул.
- Мин дә 5 кило ит алдым. Бүген үк тәмле итеп аш пешереп гаиләмне сыйлаячакмын. Сатучылар бик ягымлы. Алар яныннан әйбер алмыйча һич кенә дә китеп булмый. Тәмле алмалар да алырмын дигән идем. Әмма алары сатуда күренми, - диде әңгәмәгә кушылган Зөлфирә Низамова.
Алдан вәгъдә иткән булсалар да, бу көнне үзебезнең районда үстерелгән тере балыклар сатучы күренмәде. Ә бик күпләр узган елгы кебек карп балыкларын алырга чыкканнар иде. Кайберәүләр каз-үрдәктән дә мәхрүм калдылар. Бер-ике урында гына сатылган йорт кошларын халык "күз ачып йомганчы" алып бетерде.
Ашлык алып килгән КамАЗ янында да мәхшәр купкан. Су буе булып чиратка тезелгән халык - аптырашта. "Ашлык җитми, икешәр капчык кына сатыгыз" дип сатучыларга "әмер" бирәләр. Ярминкәдә бодай, арпа, солының килосын 10 сумнан, мал онын 12 сумнан сатып алырга була иде.
- Көчкә 3 капчык бодай алып калдык. Тик безгә бу гына җитми. Шәһәрдә яшәсәк тә, күгәрченнәребез бар, тавык-үрдәкләр асрыйбыз. Икенче ярминкәгә бодай белән арпаны күбрәк алып килсеннәр иде, - дигән үтенечен җиткерде Раиса Касаткина.
Быел бал уңышы да мулдан булды. Шуңа ярминкәдә хуш исле бал тәкъдим итүчеләр бик күп иде. Тик рәт-рәт тезелгән бал сатучылар янында халык сирәк күренде. Иртәнге сәгатьләрдә 3 литрлы банкага 1200 сум сорап торсалар, ярминкә ахырына аның бәясе 300 сумга арзанайган иде.
Ә бәрәңге сатучылар яныннан халык өзелмәде. Килосын 8-10 сумнан саттылар икенче икмәкне. Әнә, өлкән яшьтәге Мөнирә апа Гәрәева 2 капчык бәрәңге алган.
- Башта ничек алып кайтырмын инде дип куркып торган идем. Бер танышым волонтерларга мөрәҗәгать итәргә кушты. Рәхмәт яусын, егетләр өемә кадәр илтеп куйдылар бәрәңгеләрне, - диде ул.
II группа инвалид Мария Иванованың бәрәңге, суган, ит салган сумкаларын да волонтер кызлар "күз ачып йомганчы" өенә илтеп куйдылар.
- Мөрәҗәгать итүчеләр күп. Бәрәңге алучы абый-апаларга капчыкларны күтәрешергә ярдәм итәбез. Бәйрәм алдыннан аларга булыша алуыбызга сөенәбез генә, - диделәр Лев белән Ринат. Бу көнне, әнә шулай, күп кенә пенсионерлар волонтерларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт укыдылар.
Барлык авыл җирлекләре Советлары алдан ук ярминкәгә килергә дип кисәтелеп куелса да, мәйданда Рөстәм Нурмөхәммәтов, Зөлфәт Нуриев, Миңнехәлил Ногоманов җитәкчелегендәге Көчек, Кичкетаң, Яңавыл җирлекләре генә күренде. Алар халыкка килосы 8 сумнан кәбестә, 100-150 сумнан сарымсак, кишер, суган, сөт ризыклары тәкъдим иттеләр. Сатуда шулай ук тирес, кара балчык, салам-печән дә бар иде. Кичкетаң "сандугачы" Алсу Дәүләтшина белән баянчы Тәлгать Гыйззәтов шәһәрдәшләребезне җырлары белән сөендерделәр. Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда да үзешчән артистларыбыз җырлап күңелләрне күтәрделәр. Ә аттракционнарда бала-чага мәш килде.
Әмма көннең салкынлыгы, бертуктаусыз яуган яңгыр гына үзәккә үтте. Шуңа ярминкә төшкә кадәр генә гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев