Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авыл – тәртиптә

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы рейды Иж-Бубый авыл җирлегенә булды. Рейдка кузгалганчы, административ комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин авыл халкы алдында торган бурычларны тагын бер кат искә төшерде. Бу - бозлавык белән көрәшү, түбәдәге карны чистарту, кешеләргә зыян китермәсен өчен боз сөңгеләрен юкка чыгару. Моның өстенә төзелеш материаллары,...

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы рейды Иж-Бубый авыл җирлегенә булды.
Рейдка кузгалганчы, административ комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин авыл халкы алдында торган бурычларны тагын бер кат искә төшерде. Бу - бозлавык белән көрәшү, түбәдәге карны чистарту, кешеләргә зыян китермәсен өчен боз сөңгеләрен юкка чыгару. Моның өстенә төзелеш материаллары, утын һәм чүп-чарның капка янында өелеп торуына юл куярга ярамый.
Александр Васильевич язгы чордагы бурычларга да тукталды. Авыл халкы, иң беренче чиратта, язгы ташуга әзер булырга тиеш. Йорт тирәсендә канаулар казу, су ага торган торбаларны чистарту, кар өемнәрен тарату, каты көнкүреш калдыкларын чыгару кебек эшләрне башкару беренче планда булырга тиеш.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: территорияне тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозуга кагылышлы закон катгыйланды. Элек кисәтү белән генә чикләнсәләр, хәзер административ штраф түләргә туры киләчәк. Аның күләме гражданнар өчен - 2-5 мең, җаваплы затларга - 15-30 мең, юридик затларга 50-200 мең сумга кадәр. Кисәтүдән соң да җитешсезлек бетерелмәсә, җаваплы затларга 30-50 мең, юридик затларга 200-500 мең сумга кадәр кабат штраф салына. Беркетмә вәкаләтле зат тарафыннан төзелә. Авыл җирлегендә әлеге вазифа башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләнгән.
Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин - үзе дә административ комиссия әгъзасе. Шуңа күрә авылны тәртиптә тотуга аеруча зур игътибар бирә. Түбәләрдән кар төшерелгән. Утын алып кайтучылар аны кисеп, өеп кую ягын хәстәрлиләр. Төзелеш материаллары төзелеш алып бару өчен рөхсәте булганнарның гына капка төберндә генә бар.
Авылда урамнар һәм тыкрыклар бик таркау урнашса да, монда адашмыйсың. Чөнки адреслы хуҗалык - тәртиптә. Урамнар вакытында чистартыла. "Юлларны чистарту өчен үз техникабыз юк. Шуңа күрә тракторы булган авыл халкына мөрәҗәгать итәргә туры килә", - ди Айдар Җәүдәтович.
Яңа урамда шәхси йорт янында чүп түгү өчен трактор арбасы тора. Бирегә әлеге йорт хуҗалары гына түгел, урам кешеләре дә чүпләрен китереп салалар.
Проблемалар да бар. Әйтик, автобус тукталышын пассажирлар чүп түгү урынына әйләндергәннәр. "Һәр иртә җыештырабыз, икенче көнгә тагын шул ук хәл", - ди аптырап җирлек башлыгы. Тагын бер баш бәласе - котыру чире барлыкка килү. Пугачеводагы шартлаулардан соң Иж-Бубый һәм Иж-Бәйкидә йортсыз этләр саны бик күпкә арткан.
Янә бер проблема - су башнясының тузуы һәм аннан су агып төшү. Әлеге су кышкы чорда катып бозга әйлнә. "Быел башняны, суүткәргечләрне ремонтлауга бер миллион сум акча бирелде, димәк, бу проблеманы хәл итәчәкбез", - дип ышандырды Айдар Җәүдәтович.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев