Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авылга ямь өстәлде

Күләгәш халкының күптән инде мондый шатлыклы, олы бәйрәмне күргәне булмаган. Авылда хәтта өлкәннәр дә яңа социаль объектның соңгы тапкыр кайчан ачылуын хәтерләмиләр. Авыл уртасында бер түбә астында клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылуга олысы да, кечесе дә сөенеп туялмый. Шуңа күрә бу олы шатлыкны Күләгәштә Авыл көне итеп зурлап уздырдылар....

Күләгәш халкының күптән инде мондый шатлыклы, олы бәйрәмне күргәне булмаган. Авылда хәтта өлкәннәр дә яңа социаль объектның соңгы тапкыр кайчан ачылуын хәтерләмиләр. Авыл уртасында бер түбә астында клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылуга олысы да, кечесе дә сөенеп туялмый. Шуңа күрә бу олы шатлыкны Күләгәштә Авыл көне итеп зурлап уздырдылар.

- Нәкъ бер ел элек район башлыгы Валерий Макаров авылыбызга беренче тапкыр килгәч, мичкә ягып җылытыла торган тузган агач мәктәбебезне һәм иске клубыбызны күреп:"Җыр-биюгә оста, милли традицияләрен саклаучы мари халкы болай кимсенеп яшәргә тиеш түгел. Сездә клуб төзиячәкбез", - дип киткән иде. Дөресен әйтим, бу сүзләргә ул чакта әллә ни ышанып та бетмәдем. Район башлыгының Күләгәштә клуб төзүне республика программасына кертү өчен җан атып йөрүенә сөенеп туялмыйбыз. Ә төзүчеләр 8 айда клубны төзеп тә бирделәр. Аны бөтен авыл белән төзедек дисәк тә була, - ди авыл башлыгы Юрий Васильев шатлыгын уртаклашып.
Аяк асты пычрак булса да, көне буе яңгыр пыскып торса да бу көнне олысы-кечесе клубка агылды. Әнә, 89 яшьлек Анастасия түти Юмина да өйдә генә утыра алмаган.
- Бик тә күрәсем килде яңа клубны. Исем китеп карап йөрим әле менә.Үз гомеребездә мондый матурлыкны күргәнебез булмады бит, - ди ул.
Әйе, мондый матурлыкка, гүзәллеккә сокланмый мөмкин түгел. Якты, җылы, бәдрәфе дә эчтә, күз явын алырдай сәхнә пәрдәсе генә дә ни тора. Клубны сокланып карап йөрүче, авыл халкын күзәтеп торган "СтройГрад" ширкәте директоры Илнур Мифтахиев:
- Менә шулай йортлар, клублар, ФАПлар төзеп тапшырганда халыкның шат йөзен күргәч, әле ярый төзүче һөнәрен сайлаганмын дип сөенәм. Күпме кешегә шатлык өләшәбез бит, - ди. Күләгәшлеләрне әнә шундый заманча күп функцияле бина төзеп сөендерү өстенә, Илнур Мифтахиев клубка принтер-сканер да бүләк итте.
Клубны ачу тантанасында Күләгәшнең бай тарихы, аның үсешенә зур өлеш керткән күренекле авылдашлары бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Шундый шатлыклы көнне сәхнә түрендә иң лаеклы авылдашларын да хөрмәтләделәр. Әнә, гомере буе колхозда бил бөккән, туксанына якынлашып килүче Анастасия Юминаны иң өлкән кеше буларак сәхнә түрендә район башлыгы Валерий Макаров хөрмәтләгәндә, ветеранның шатлыктан күңелләре тулды.
Валентина Янбердина да - авылның иң хөрмәтле мөгаллимәсе. Бу нәселнең гомуми педагогик стажы 540 елдан артык. Күләгәштә беренче башлангыч мәктәп ачучы да нәкъ менә Валентина Николаевнаның әнисе Ксения Степановна булган. Бу ветеран мөгаллимә сәхнәгә менгәч зал аны көчле алкышларга күмде.
Марилар - гомер-гомергә тырыш, алтын куллы, үз хезмәтләре белән көн күрүче халык. Бу көнне сәхнәдә бал корты кебек эшчән авылдашларына дан җырладылар. Ә андыйлар бик күп Күләгәштә. Әнә, Семенова Лидия, Виталий Субаев, Геннадий Николаев, Василий Избеков һәм башкалар. Ә авылга җан өреп торучы, бик күп яңа идеяләрне тормышка ашыручы, милли йола, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен җан атып йөрүче Олег Третьяков исеменә җылы сүзләр аеруча күп яңгырады.
Авыл башлыгы Юрий Васильевның да әйтер сүзләре күп булды тантанада. Ул авылны клублы итү өчен зур тырышлык куйган Валерий Макаровка, бу бина сафка басканчы аның төзелешен гел контрольдә тоткан, төрлечә ярдәм күрсәткән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, төзүчеләргә, газ хезмәтенә һәм энергетикларга, бәйрәмгә ямь бирергә Әгерҗедән килгән мәдәният сараеның биюче кызларына рәхмәтен җиткерде.
- Ничә еллардан соң, ниһаять, авылыбызда яңа бина ачылу Күләгәшкә ямь өстәде, халыкның кәефен күтәрде. Авылыбызның киләчәге өметле. Быел гына да 10 сабый дөньяга килде. Клубыбызның гөрләп торачагына иманым камил. Безнең мари халкы җырларга, биергә ярата. Клубыбыз халыкның иң яратып йөри торган мәдәни учагы һәм милли йолаларыбызны саклаучы булып халыкка хезмәт итәчәк, - диде авыл җитәкчесе.
Мариларның сәхнә осталыгын бу көнне тагын бер тапкыр сокланып карадык. Аларны бәйрәм белән тәбрикләргә Мари Иленнән, Менделеев районыннан да милләттәшләре, сәхнә осталары, район Советы депутаты, мариларның якын дусты, киңәшчесе, яңа идеяләр биреп торучы Ромель Маннапов, район һәм авыл җитәкчеләре дә килгән иде. Төштән соң башланган бәйрәм кичкә кадәр кунаклар белән бергә җырлап-биеп дәвам итте. "Тыпырдатып, рәхәтләнеп биегез, күңел ачыгыз. Сез моңа бик тә лаек халык", - диде саубуллашканда Валерий Макаров. Ә күләгәшлеләр: "Без әле авылыбызда яңа мәктәп булачагына да ышанабыз!" - дигән теләкләрен җиткерделәр. Насыйп итсен Ходай!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев