Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авыллар буйлап сәяхәт

Узган җомгада район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең күчмә утырышы яшеллеккә күмелеп утыручы АЗЕВО җирлегендә узды. Авылга керү юлында ук Рамил Исмәгыйлевның "биләмәләре"нә юлыгасың. Анда утын да, төзелеш материаллары да, горбыль дә бар. Әйе, эшмәкәрнең пилорамасы авылдашларын хезмәт урыннары белән генә түгел, арзан бәяле горбыль белән дә тәэмин итә. Тик...

Узган җомгада район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең күчмә утырышы яшеллеккә күмелеп утыручы АЗЕВО җирлегендә узды.
Авылга керү юлында ук Рамил Исмәгыйлевның "биләмәләре"нә юлыгасың. Анда утын да, төзелеш материаллары да, горбыль дә бар. Әйе, эшмәкәрнең пилорамасы авылдашларын хезмәт урыннары белән генә түгел, арзан бәяле горбыль белән дә тәэмин итә. Тик менә авыл халкының әлеге горбыльне капка төбенә өеп куюы гына бераз күңелсез. Шул рәвешле, авылның йөзен бозуларын аңламый микәнни алар? Бу бит - үзләренә административ штраф яный дигән сүз. Шуңа күрә утырыш башланганчы ук комиссия әгъзалары шушы проблема буенча фикер алыштылар.
Утырышта комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Шамшурин авыл активын Кодексның административ хокук бозуга кагылышлы маддәләре белән таныштырды, кайсы очракта нинди җәза бирелүе турында сөйләде.
Авыл халкы да бер-бер артлы сорауларын яудырды. Иң күп сораулар хуҗасыз этләргә кагылышлы булды. Биредә хуҗалы этләр сукбайлыкта йөриләр икән. "Әгәр хуҗалары тиешле чарасын күрмәсә, участок вәкиленә гариза языгыз", - дип киңәш бирде Александр Васильевич. Үз чиратында полициянең участок вәкиле Александр Глухов Красный бордагы мисалга тукталды. "Өч ел эчендә анда этләр буенча 18ләп беркетмә төзелде һәм җәмәгать судына җибәрелде", - диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Никитин ташландык өйләр проблемасына тукталды. Азевода һәр өченче йорт диярлек буш тора. Аларның янгын куркынычы тудыруы сер түгел. Йортларның кайберләренең хуҗалары да билгеле. Тик алар еллар буе кайтмыйлар. "Аларның адресларын комиссиягә җибәрегез. Без әлеге адреслар буенча йорт хуҗаларына кисәтү юлларбыз", - дип киңәш бирделәр комиссия әгъзалары.
Азево буйлап йөргәндә, буш йортларның бик күп булуын үзебез дә күрдек. Ташландык йортлар матур табигатьле авылны ямьсезләп торалар. Учреждениеләрнең тузган биналары да авылның ямен җибәрә. "Комиссия төзегез дә бу биналарны баланстан төшерегез", - диде комиссия рәисе урынбасары, юрист Павел Лукшин.
Клуб янында әңгәмә корганда, комиссия әгъзалары бу тирәне тагын да матурларга кирәклеген әйттеләр. Әйтик, чүп савытын алыштырырга, чәчәк түтәлләре санын арттырырга. Ә менә эшмәкәр Дмитрий Князевның кибете кечкенә генә булса да, матурлыгы белән әллә каян үзенә дәшеп тора. Яшьләр авылдан китсә, бу эшмәкәр бирегә Чаллыдан күчеп кайтып үз эшен ачып җибәргән. Шунда ук кибеттән ерак түгел юлда комиссия әгъзалары кирпеч калдыкларын да күреп алдылар. "Аны мин алып кайттым. Ниятем - шулар белән булса да юлны аз-маз төзекләндерү", - ди Дмитрий. Азево юлында нәкъ менә шул рәвешле "ямалган" чокырлар бу гына түгел. Бу авылда туфрак кызыл балчыклы. Яңгыр яуса, юлдан йөрүе мең газап. Юлсызлык үзәкләренә үткәнлектән, әлеге проблеманы әнә шул рәвешле чишәргә тырыша авыл халкы.
Йорт каршында өелеп торган төзелеш материалларына кагылышлы берничә кисәтүне рәсмиләштергәннән соң комиссия әгъзалары башта Кондызлыга, аннан Кам.Ключка юл тотты. Биредә марилар яшәве ерактан ук күренеп тора. Ташландык йортлар да юк диярлек. Мәктәп-бакча, авыл клубы тирәләре зәвык белән бизәлгән. Тик биредә дә кимчелекләр бар. Әйтик, райпо кибете стенасына шәхси белдерүләр элеп куйганнар. Кам.Ключта йортлары каршына төзелеш материаллары өеп куйган хуҗалыклар да күп.
Яшеллеккә күмелгән Азево җирлеге авылларында халык тәртип яратуын без дә күреп кайттык. Кайбер урамнарда үлән чаба башлаганнар, йорт тирәләрен җыештырганнар. Комиссия әгъзаларының санитар чистартуны атна саен уздыру турындагы тәкъдименә дә алар битараф калмаслар дип ышанабыз.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев