Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авылның киләчәге – үзегезнең кулда

Бу атна Кодаш авылы халкы өчен аеруча истәлекле булды: беренчедән, биредә күптән көтелгән вакыйга клуб ачылды, икенчедән, шатлыкларын уртаклашырга, гозерләрен тыңларга район башлыгы Фәрит Габбасов һәм башка бик күп җитәкчеләр килгән иде.


"Клуб бинасы бик тузган, салкын булу сәбәпле, мәктәпнең спорт залын клуб итеп үзгәртү турында күптәннән хыяллана идек. Бу уебызны Фәрит Гарифовичка, авылдашыбыз - финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Нәвитовичка җиткергәч, алар да хупладылар һәм ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Төзелеш эшләре Шаһин Сөләймәнов җитәкчелегендә кыска арада сыйфатлы итеп башкарылды. Спорт залының түбәсе алыштырылды, эчке як та матур итеп үзгәртеп эшләнде. Ә электр хуҗалыгы эшләре "ЖилЭнергоСервис" җәмгыяте җитәкчесе Илфат Ямалиев җитәкчелегендә башкарылды. Сәхнә бизәлеше - Әгерҗедән тегүче, дизайнер Ульяна Сундукова тырышлыгы. Ә тышкы якны тәртипкә китерүдә Адил Латыйпов җитәкчелегендәге "Агрохимсервис" оешмасының ярдәме зур булды. Бердәм эшнең нәтиҗәсе - сезнең күз алдында", - диде клубны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров. "Матур да, җыйнак та килеп чыккан. Безгә нәкъ шундый клуб кирәк тә иде инде", - диде тантанага килгән авыл халкы.
Аннан авыл башлыгы Советның тугыз айлык эшенә тукталды. Бүген авыл җирлеге территориясендә 470 кеше яши, шуның күбесе - пенсионерлар. Хезмәт яшендәгеләрнең күпчелеге - агрофирмада, ә 45е читкә китеп эшли. "Кодаш авылы табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Асфальт юл сузылган, һәр йортка диярлек су кертелгән. Социаль яктан да шартлар начар түгел: ФАП, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, кибет, почта - яшәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Менә дигән мәчет эшләп килә. Ә хезмәт урыннарының кими баруы - монысы инде заман керткән үзгәрешләр. Әнә, агрофирма якын арада мегаферманы сафка бастырырга җыена. Ә бу - күп кенә авылларда фермалар ябылачак һәм тагын күпме кеше эшсез калачак дигән сүз. Шуңа күрә Хөкүмәт бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә. Моның өчен нинди генә программалар юк?! Гаилә фермасы төзисеңме, ташламалы кредит аласыңмы, субсидияме - рәхим ит. Хезмәт куймый гына яхшы яши торган заманнар артта калды. Бүген авыл кешесе шуны аңларга тиеш: җитеш, мул яшәргә теләсәң, тырыш булырга кирәк. Авыл халкына үз продукциясен сатар өчен дә мөмкинлекләр арта. Товарын базарда сатарга теләүчеләргә - юл ачык. Күптән түгел Әгерҗедә олы базарда 11 урынлык ит сату залы ачылды, шуның 3се - авылдан килүчеләр өчен. Үстергән итегезне үзегезгә сату мөмкинлеген бирә бит бу. Алга таба да шәхси хуҗалыкларга һәрьяклап ярдәм кулы сузачакбыз. Кыскасы, авылыгызның киләчәге - үзегезнең кулда. Ә без, җитәкчеләр, авылларны яшәтү өчен барлык көчебезне куячакбыз", - диде Фәрит Гарифович.
Авыл халкы, бу көнне социаль яклау, Пенсия фонды идарәләре, район үзәк хастаханәсе җитәкчеләре белән очрашып, үзләрен борчыган сорауларга җавап та алды. Шулай да күңелләренә иң уелганы район үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур чыгышлары булгандыр, мөгаен. Тамашачылар аларга булган олы рәхмәтләрен кайнар алкышлар белән җиткерде. Инде теләк бер генә: яңа клуб сәхнәсендә мондый чыгышлар еш булсын, ә авыл халкы рухи азык чыганагы булган мәдәният учагына эзен суытмасын иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: клуб ремонт, су