Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авыл шәһәрне сыйлый

Өлкәннәр көне уңаеннан узган шимбәдә Әгерҗенең үзәк мәйданында көзге ярминкә гөрләде. Ниләр генә юк иде ярминкәдә: ит, бәрәңге, ашлык, бал, сөт ризыклары, агач үсентеләре, тере балыклар... Иртәнге сәгать 7дә үк инде мәйданда җанлылык сизелә башлады. Халык кышка запас туплый Ярминкәдә халык, гадәттә, кышлык запас туплап калырга ашыга. Чын мәгънәсендә, авыл...

Өлкәннәр көне уңаеннан узган шимбәдә Әгерҗенең үзәк мәйданында көзге ярминкә гөрләде. Ниләр генә юк иде ярминкәдә: ит, бәрәңге, ашлык, бал, сөт ризыклары, агач үсентеләре, тере балыклар... Иртәнге сәгать 7дә үк инде мәйданда җанлылык сизелә башлады.

Халык кышка запас туплый
Ярминкәдә халык, гадәттә, кышлык запас туплап калырга ашыга. Чын мәгънәсендә, авыл шәһәрне сыйлый көзге ярминкәдә. Арзанрак гына бәягә яшелчәсен дә, ашлыгын да алып калырга була. Әнә, Яңа Бәзәкәдән фермерлар Дилүс Ямалиев һәм Раушан Хикмәтуллинның 4-5 тонна ашлыкларын иртәнге сәгать 8гә үк алып бетергәннәр иде инде.
- Ел саен ярминкәне көтеп алабыз. Шәһәрдә торсак та, күгәрчен, тавыклар тотабыз. Дилүстән капчыгын 300 сум белән алты капчык бодай алдык. Әле борчакка да заказ бирдек. Ярминкәдә, әнә шулай, кышлык запас туплап куябыз, - ди Илгиз Камалетдинов.
- Халык заказ бирә. Шушы көннәрдә тагын ашлык алып киләбез. Без бит бәяне башкаларга караганда бер сумга кимрәк итеп куябыз, - ди Дилүс.
- Солыны - 6, арпаны - 7, бодайны 7 яки 8 сумнан сатабыз. Кирәк кешегә тирес алып килү мөмкинлеге дә бар, - дип өсти Раушан.
Көчектән фермер Илдар Шәеховның да соңгы берничә капчык арпасы гына калган инде. Кече Амур урамында яшәүче Рафис Усманов ярты тонна арпа алган.
- Арпасы чиста, бәясе дә уртача. Иң мөһиме, эзләп йөрисе юк, - ди ул канәгать булып.
Илдар үзе дә ашлыкның шулай тиз сатылуына сөенечен яшермәде:
- Әле заказ бирүчеләр бик күп булды. Шушы көннәрдә тагын китерәчәкмен. Быел арпа бик уңды. Гектарыннан 25әр центнер уңыш алдык, - диде ул. Әгерҗедән Мөстәхимовлар да печән, саламны шунда ук сатып алучыларның өйләренә китереп бирделәр.
Ит сатучылар янында да халык мәш килә. Тирсәдән Рафинат Низамбиев бер түшкә тана ите алып килгән. Бәясе дә уртача: 200-230 сум. Халык егылып ит ала.
- Ел саен ярминкәдә Рафинаттан ит алам. Бик әйбәт була итләре, - ди Луиза Хөрмәтова.
- Мин инде иртәнге сәгать 7дә үк ит алырга дип чыктым. 18 кило итне өйгә алып кайтып куйдым. Хәзер башка кирәк-яраклар алырга чыктым, - ди Фаизә Хаҗиева.
Әгерҗедә ит сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов сатучылары яныннан да халык өзелеп тормый.
- Итнең килосын 220-230 сумнан сатабыз. Халык канәгать, бик риза булып алалар, - ди Рәшит әфәнде.
Иске Эсләктән Илдус Гафаровның ике түшкә тана итен дә алып бетерделәр. Итле җирен 250 сумнан тәкъдим иттеләр алар.
Тобада каз-үрдәкләр асраучы Гөлнара Абзалованың инде үз сатып алучылары бар. Бу ярминкәдә дә көтеп алдылар үзен. Үрдәк түшкәләрен чыгарырга да өлгермәде, күз ачып йомганчы алып та бетерделәр. Килосын 300 сумнан сатты ул аларны.
- Мондый чиста, әйбәт үрдәкләр башка беркемдә дә юк. Ел саен казны да, үрдәкне дә фәкать Гөлнарадан гына алабыз. Әле 100 сумнан эремчек тә алдык үзеннән, - диделәр Әлфия Иштирәкова белән Зөлфия Галиева.
"Агрохимсервис", "Агро-Престиж" ширкәтләре, Сарсак-Омгадан Кудрявцевларның бәрәңгеләренә дә сорау зур булды. Иң очсыз бәрәңге Кудрявцевларныкы иде. Килосы - 10 сум.
- 4,5 тонна бәрәңге алып килгән идек, бер сәгать эчендә тулысынча сатып бетердек. Халык талаша-талаша алды. Әле заказлар да җыйдым, - ди Евгений.
- Сигез капчык бәрәңге кыш буена җитәр дип уйлыйм. Бәрәңгеләре бик әйбәт. Проволочник та зыян китермәгән. Күбрәк кызыл бәрәңге алдым, - ди Рөстәм Камалов.
"Агрохимсервис" халыкка 8 сумнан кәбестә, 15әр сумнан кишер белән чөгендер дә тәкъдим итте. Шулай ук сатуда бодай, арпа, арыш, көрпә дә бар иде.
Воткинскидан карп балыгы сатучылар янында да халык мәш килде. Татьяна Земскова ярминкәнең ешрак уздырылуын теләп:
- Ярминкә шәһәр кешесен туйдыра инде ул. Менә бит насыйп булгач балык та алдым, ике капчык бәрәңгеле дә булдым, 17 сумнан гына эре суган да алдым. Ә кибеттә бәрәңгенең килосы 18 сум тора. Ярминкәдә бәя чагыштырмача арзан, пенсионерларның акчасы янга кала, - ди ул сөенеп.
Иж-Бубыйда бакчачы Трейдиннар да әллә ничә сорт кәбестә, помидор һәм башка яшелчәләр тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә агач үсентеләре дә сатылды. Район кулланучылар җәмгыяте дә яшелчә, җиләк-җимеш сатты. Халык Әгерҗедән Вәсимә Гобәйдуллина, Кичкетаңнан Әнвәр Шәйморатовның сарымсакларын мактый-мактый алды. "Наҗар" ширкәте Корбан бәйрәменә сарыклар да алып килгән иде. Бал тәкъдим итүчеләр дә күп иде ярминкәдә. Кыскасы, әбиләр әйтмешли, күгәрчен сөте генә юк иде бу көнне.
Шунысы да сөендерде, "SMS-дети" волонтерлык төркеме өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итте. Сары башлыклы, сары шарфлы яшүсмерләр апа-абый, әби-бабайларның товарларын күтәрергә булышып йөрде.

Халык фикере
- Ярминкәдә бар да бар, әмма бәрәңгенең бәясе бераз кыйммәтрәк, - диде бер ханым. - Уңыш мул булмаган елларда да бәрәңгене 8 сумнан ала идек, ә быел ярминкәдә 10-11 сумга тәкъдим иттеләр. Азрак очсызрак булса, күпләп алган булыр идек.
Икенче бер ханым:
- Хәләл ит сатыла дигән бер генә язу да күрмәдем. Бик тә ит сатып аласым килгән иде, - диде.
Икенче ярминкәдә бу ханымнарның да теләге искә алыныр дигән өметтә калабыз. Ә әгерҗелеләр көзге ярминкәләрнең дәвамлы булуын теләделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев