Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авылларда көтү чыга, изге күңеллеләр ифтар ашлары уздыра

“Кәефең ничек, райондаш?“ рурикасында һәрвакыттыча райондашларның хәлен белештек.

 

Эльза КӘРИМОВА,

Исәнбай авылы:

  • Без, Исәнбайның «Ак калфак» оешмасына йөрүче кырыклап ханым һәм тарихыбыз белән кызыксынучы өч ир-егет, Болгар җирләрендә сәяхәттә булып кайттык. Танышуыбызны Болгар цивилизациясе музееннан башладык. Экспозициядә металлургия, сөяк, агач, чүлмәкчелек, ювелир сәнгате, төзелеш һәм таш кисү, пыяла эшләү һөнәрләре күрсәтелгән. Аннан экскурсовод борынгы Җәмигъ мәчетенең тарихы белән таныштырды. Көнчыгыш һәм Төньяк төрбәләрдәге аксөякләр күмелгән урынны күрсәтте. Кабер ташлары борынгы болгар теле турындагы бердәнбер чыганак булганлыгын белдек. Ислам академиясенең изге Болгарда булуы безнең дәрәҗәбезне чит илләр каршында да күтәрә икән дигән фикердә калдык. Ак мәчет барыбызда да дулкынлану хисләре уятты. Тарихи Болгарның ислам динен кабул итүе белән бәйле булган Габдрахмән Сәхабә коесы суын үзебез белән алып кайттык. Бу сәяхәтне оештырган өчен Исәнбай авыл китапханәсе каршындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчелегенә һәм Әгерҗедән Рәмзилә ханым Шакировага зур рәхмәт.

 

Нурлыгаян СИТДЫЙКОВ,

Кичкетаң авылы:

  • Кәефләр әйбәт. Ниһаять, маллар көтүгә чыкты. Кичкетаңда быел көтүгә 170тән артык сыер һәм тана йөри.

Көтү чират буенча, дүртәр кеше чыгабыз. Авылдагы дүрт урамнан сыер һәм таналарны авыл башына җыеп киң-иркен болынга җибәрәбез. Малларыбыз Иж буена кадәр рәхәтләнеп таралып ашыйлар. Алар елгага су эчәргә төшеп ял иткәндә үзебез дә балык тотып, уха пешереп сыйланабыз. Бездә көтүче йә машина, йә трактор, йә мотоцикл белән йөри. Безнең өчен көтүгә чыгу табигатькә ял итәргә барып кайткан кебек.

Иртән көтү куганда күршеләрнең хәлен беләбез. Көтү каршыларга килгәч бөтен авылдашлар белән күрешәбез. Шуңа көтү чыкканын ел саен көтеп алабыз.

 

Мәүлидә РӘИМОВА,

Шаршады авылы:

  • Изге Рамазан аеның беренче көнендә мәчетебездә ифтар ашы уздырдык. Без дигәнем – үзем, сеңелләрем Мөршидә Шамшурина, Мөнзилә Рәимова, Илгизә Хәсәнова һәм гаиләләребез. Узган ел да шулай дүрт бертуган бергәләп аш уздырган идек.

Ахшам, ястү намазларын бергәләп уку күңелебезгә яктылык өстәде. Мәҗлестә Шаршады мәчете имамы Ришат хәзрәт Латыйпов уразаның әһәмияте, файдасы турында тирән эчтәлекле вәгазь укыды.

–  Бик саваплы, изге гамәл бу.  Мәсгудә–Илтотар Гыйззәтуллиннарның кызлары үрнәгендә  күмәк ифтар ашлары үткәрү киләчәктә мәхәлләбездә традициягә әйләнсен иде. Барчагызга Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим, – диде ул.

Сеңелләрем гаиләләрендәге тәрбиягә алынган 18 бала да ифтар ашы белән сыйландылар. Шаршады һәм Сәхрә авылларындагы мәчеткә килә алмаган олы яшьтәгеләр, авырулар, ятимнәргә мәҗлес сыйларын өйләрендә авыз иттердек.

 

Светлана СОБОЛЕВА,

Әгерҗедәге “Альфа“ ТОСы җитәкчесе:

– М.Горький урамы 2А йортында “Альфа“ ТОСы оештырылуына дүрт ел тулган көнне традицион рәвештә зурлап билгеләп үттек. Бәйрәм котлаулардан башланды. Аннан йортыбызда яшәүче сәнгать осталары – Әнисә Сергеева (Верка-Сердючка), Мария Соболева (Валерий Леонтьев), Әлфия Әнвәрова (Надеҗда Кадышева, “Золотое кольцо“), Инна Лепихина (Сергей Жуков, “Руки вверх“) җырлы сәламнәрен ирештерделәр. Күмәк-җыр биюләр чарага бәйрәм рухы өстәде. Күңелле уеннар да оештырдык. Аларда олысы-кечесе дә, бәйрәмгә күрше-тирәдән килүчеләр дә бик теләп катнашты. “Чират кемдә?“ уенында төрле халыкларның биюләрен башкардык.

ТОСның туган көн бәйрәмен зур табын тирәли “Каравай“ны җырлау белән тәмамладык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев