Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районында яңа яшьләр үзәге төзү планлаштырыла

Кирәкле документлар әзерләнә

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев Әгерҗедә яңа яшьләр үзәгенең Ометов урамында урнашуына карата уңай фикерен белдерде. Бу хакта районның яңа җитәкчесе белән булачак төзелеш урынына җир бүлеп бирү уңаеннан очрашу барышында билгеле булды. Хәзер кирәкле документлар әзерләнә.

Яңа бина "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы янында Ометов урамы буенча төзеләчәк, дип фаразлана.

«Авангард» Яшьләр үзәге директоры Марсель Шахмин сүзләренә караганда, март аенда активистлар, яшьләр эшләре һәм район хакимияте вәкилләре катнашында узган иҗтимагый фикер алышулар барышында төзелеш урынын сайлауда кыенлыклар килеп чыккан. Бүгенге көндә бинаның урнашу урынының ике варианты карала: Ометов урамында ("Олимп" янында) һәм Чайковский урамында ("коробка"артында).

- Яшьләр арасында сораштыру аларның яңа бинаны Ометов урамында  күрергә теләүләрен күрсәтте, һәм без, үз чиратыбызда, ТР Яшьләр министрлыгы кебек үк, шулай ук шушы урынны сайлыйбыз, - ди Марсель Фоатович.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президентының Әгерҗегә соңгы визиты вакытында актив яшьләр Рөстәм Миңнехановтан әгерҗелеләр өчен яңа һәм заманча яшьләр үзәге төзү мәсьәләсендә ярдәм итүен сорадылар. Ул чакта Татарстан Президенты инициативаны хуплады һәм смета-проект документациясен әзерләп, төзелешне башларга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев