Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бакчага түләү арта

2015 елның 1 январеннан райондагы балалар бакчалары өчен түләү уртача 12,2 процентка арта. - Бу азык-төлеккә бәя арту, балалар бакчаларында эшләүче кече персоналның хезмәт хакы күтәрелү белән бәйле, - ди мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Ләйсән Кәлимуллина. Әлеге процентны акчага әйләндерсәк, түбәндәгечә килеп чыга. Әйтик, бала 10,5 сәгатькә калдырыла...

2015 елның 1 январеннан райондагы балалар бакчалары өчен түләү уртача 12,2 процентка арта.

- Бу азык-төлеккә бәя арту, балалар бакчаларында эшләүче кече персоналның хезмәт хакы күтәрелү белән бәйле, - ди мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Ләйсән Кәлимуллина.
Әлеге процентны акчага әйләндерсәк, түбәндәгечә килеп чыга. Әйтик, бала 10,5 сәгатькә калдырыла торган бакчадагы ясле төркеме өчен ата-ана моңа кадәр 1975 сум түләгән булса, яңа елдан соң 2212 сум түләячәк. Шул ук бакчаның мәктәпкәчә төркеменә йөрүче баласы өчен 2009 сум түләгәннәргә 1 январьдан соң 2257 сум түләргә туры киләчәк. Эш көне 9 сәгать дәвам иткән бакчада түләү ясле төркемендә 2176 сум (1943 сум иде), мәктәпкәчә төркемдә 2239 сум (1993 сум иде) булачак.
- Шул ук вакытта баланы бакчага йөрткән өчен киткән чыгымнарның күп өлешен (70%) хөкүмәт түләгәнлеген истән чыгармаска кирәк. Бүген баланы бакчага йөртү айга уртача 8 мең сумга төшә икән, ата-ана түләгән акча шуның якынча 27%ын гына тәшкил итә, - ди Ләйсән Кәлимуллина.
Моңа кадәр балалар бакчасына түләүләргә бирелә торган компенсацияләр яңа елдан соң да сакланачакмы соң?
- Компенсацияләрнең барысы да саклана. Керем күләменә бәйле булмаган моңарчы түләнгән федераль компенсация 1 январьдан соң да беренче бала өчен - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент күләмендә исәпләнәчәк. Керемгә бәйле өстәмә компенсация дә кала. Әлеге компенсация гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан артып китмәгән очракта түләнә. Керем азрак булган саен компенсация күләме күбрәк, - ди Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсе мөдире Эльвира Зәйнетдинова.
Күп балалы гаиләләргә тәганләнгән ташламалар да саклана. Аларга бакча өчен түләүдә 50% ташлама каралган, компенсацияләр дә бирелә. Инвалид, туберкулез интоксикацияле, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар бакчага бушлай йөри.
Инде математик исәпләүләрдән бераз читкәрәк китеп, фәлсәфи фикер йөртеп карыйк. Яшерен-батырын түгел: әти-әниләр арасында бакчага түләү артуга кагылышлы бик күп фикерләр бар. Моның өчен Хөкүмәтне сүгүчеләр дә очрый.
- Тик, ничек кенә булмасын, бу баланы бакчага йөртмәү өчен сәбәп була алмый. Беренчедән, әлеге арту әти-әниләр көткәнчә үк "кесәгә суга торган" түгел. Икенчедән, балалар бакчасында тәрбияләүнең белем бирүдә мөһим һәм аерылгысыз баскыч булуын онытмыйк. Безнең район бакчаларында да мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар елдан-ел яхшыра бара, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Белешмә.
Бүгенге көндә 1650 ата-анага федераль компенсация түләнә. 800 әти-әнигә өстәмә компенсация бирелә. 340 күп балалы гаилә бакча өчен түләүдә ташламалардан файдалана. 51 бала бакчага бушлай йөрү хокукына ия.

Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев