Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бакчаларда уенчыкларга кытлык

    "Бүгенге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә икътисадчы да, юрист та, төзүче дә, хуҗалык эшләрен алып баручы да булырга туры килә. Шулай да сезнең алдагы иң төп бурыч - нәниләргә тиешле тәрбия бирү. Бүген райондагы 28 балалар бакчалары да бу бурычны уңышлы гына үтәп киләләр", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады...

    "Бүгенге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә икътисадчы да, юрист та, төзүче дә, хуҗалык эшләрен алып баручы да булырга туры килә. Шулай да сезнең алдагы иң төп бурыч - нәниләргә тиешле тәрбия бирү. Бүген райондагы 28 балалар бакчалары да бу бурычны уңышлы гына үтәп киләләр", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова балалар бакчалары мөдирләре катнашында узган киңәшмәдә.
    Бүген райондагы 28 мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә 2091 бала йөри. Узган ел Уразай, Ямурза авылларында яңа балалар бакчалары, ә Иж-Бубый балалар бакчасында өстәмә төркем ачылды. "Хәзер авылларда 100 урынга 72 бала туры килсә, шәһәр бакчаларында бу сан - 112. 2013 елның 1 январена юллама алуга чиратта 604 сабый тора. Алдагы елларда шәһәр балалар бакчасына урыннарга кытлыкны бетерүдә "Бәләкәч" республика программасының ярдәме зур булды. Соңгы вакытта сабыйлар туу саны артуын исәпкә алсак, кабат бу мәсьәлә көнүзәк проблемага әйләнәчәк", - диде мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Ләйсән Кәлимуллина. Шәһәр бакчаларына педагогик кадрлар да җитми. Моның төп сәбәбе - хезмәт хакының түбән булуы. "Россия Президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында "2013 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын белем бирү хезмәткәрләренеке дәрәҗәсенә җиткерү" тәкъдиме белән чыкты. Әлеге чара тормышка ашырылса, кадрларның алмашынып торуы кимер дип ышанабыз", - диде Римма Гыйльметдинова.
    2012 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге Федераль дәүләт таләпләре нигезендә алып барыла. Аның кысаларында балаларны физик һәм интеллектуаль яктан үстерү көн таләбе булып тора. Әлеге бурычны чишү максатыннан күп кенә балалар бакчаларында төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшләп килә. Сабыйларга милли тәрбия бирү юнәлешендә дә зур эш алып барыла. 20 милли балалар бакчасында сабыйларга белем һәм тәрбия туган телләрендә бирелә. "Татарстанда сабыйларны ике дәүләт теленә өйрәтү" программасы кысаларында узган ел 65 укытучы рус телле педагогларны татар теленә өйрәтү курслары узган. Киңәшмәдә катнашучылар 9нчы балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Рәзинә Хисмәтуллинаның сабыйларны татарча аралашырга өйрәтү буенча эш тәҗрибәсен кызыксынып тыңладылар. "Ясле һәм кечкенә төркемнәрдә татар балалары белән генә шөгыльләнәбез һәм занятиеләр бары уен формасында гына алып барыла. Ә менә урта, өлкән, хәзерлек төркемнәренә йөрүче татар һәм рус балалары белән махсус дәфтәрләрдә дә эшлибез, җыр-биюләр дә өйрәнәбез, татарча мультфильмнар да карыйбыз. Балалар бакчасыннан чыкканда һәр сабый татарча 160лап сүз белергә, гади итеп аралаша алырга тиеш дигән максатны куеп эшлибез", - диде Рәзинә. Cүз уңаеннан: узган ел районыбыздагы балалар бакчаларына 1 миллионнан артык сумлык проекторлар һәм мультимедиа җиһазлары бирелгән. "Бу балалар бакчасындагы һәр занятиене тагын да кызыклырак, файдалырак итеп уздырырга мөмкинлек бирә", - диде район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина.
    Киңәшмәдә бакча мөдирләре үзләрен борчыган проблемаларны да җиткерделәр. Әйтик, Татар Шаршадысы авылында 15 сабый йөрүче балалар бакчасы шундый тузган, анда хәтта капиталь ремонт уздыру да мөмкин түгел. "Бу мәсьәлә район җитәкчелегенә яхшы таныш һәм аны чишү юнәлешендә эш алып барылачак", - диде Римма Гыйльметдинова. Мөдирләр күп кенә балалар бакчаларында җиһазларның, йомшак инвентарьның нык искерүе, күп кенә бакчаларда принтер кебек көндәлек эш өчен бик тә кирәкле техник җиһазларның бөтенләй булмавы хакында да ачынып сөйләделәр. Бу проблема бигрәк тә авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларына хас, чөнки балалар саны аз, ә акча нәкъ менә балалар саныныа карап бирелә. Шулай да аларның иң үзәгенә үткәне уенчыклар җитмәү, яңаларының бөтенләй булмавыдыр, мөгаен. "Бакчабызга бүгенге көндә 31 бала йөри. 2008 елдан бирле бернинди яңа уенчык та бирелгәне юк. Шуңа күрә балалар уенчыкларны өйләреннән алып килергә мәҗбүр", - диде Бима балалар бакчасы мөдире Клара Шамеева. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның узган ел шәһәрдәге балалар бакчаларына уенчыклар алу өчен 100 мең сум акча бирүен, Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповларның, "Красный бор бәрәңге саклагычы" бүлекчәсенең Ямурзада ачылган балалар бакчасына бик күп уенчыклар бүләк итүен искә төшереп, аларның бу гамәлләре белән күпме балаларны сөендерүен ассызыклыйсы килә. Алар үрнәгендә авыллардагы башка җитәкчеләр, эшмәкәрләр дә шушы игелекле гамәлгә кушылсалар, балаларга күпме сөенеч-шатлык бүләк итәрләр иде. Шуны онытмыйк: уенчык белән уйнау мавыгу гына түгел, дөньяны танып белү чарасы да бит әле ул.
    ×××
    Икенче көнне ел йомгаклары буенча киңәшмә Кадыбаш урта мәктәбендә директорлар катнашында узды. Анда да проблемалар күтәрелде, укучыларны Дәүләт йомгаклау аттестацисе (ГИА) һәм БДИга әзерләүдә алда торган бурычлар, балаларга сыйфатлы белем бирү буенча эшлекле сөйләшү булды.
    Мәктәп җитәкчеләре ачык дәресләр карадылар, сыйныфтан тыш чараларда катнаштылар.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: