Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Балаларга шатлык өләшик!

Яңа уку елы башланырга да нәкъ бер ай вакыт калып бара. 1 сентябрь - Белем бәйрәмендә кайсы гына баланың матур киенеп, кулына яңа букча тотып барасы килми икән?! ...Үзегез дә исегезгә төшерегез әле балачагыгызны. Әти-әниләр алган яңа форманы мәктәпкә барганчы кат-кат киеп көзге алдында бөтерелә идек бит. Ә хәзер мәктәп...

Яңа уку елы башланырга да нәкъ бер ай вакыт калып бара. 1 сентябрь - Белем бәйрәмендә кайсы гына баланың матур киенеп, кулына яңа букча тотып барасы килми икән?!
...Үзегез дә исегезгә төшерегез әле балачагыгызны. Әти-әниләр алган яңа форманы мәктәпкә барганчы кат-кат киеп көзге алдында бөтерелә идек бит. Ә хәзер мәктәп формасының, уку кирәк-ярагының, портфельләрнең ниндиләре генә юк кибет-базарларда?! Баланы мәктәпкә әзерләү өчен кимендә 8-10 мең сум акча кирәк. Гаиләдә берничә укучы булып, ата-ананың барысын да мәктәпкә әзерләргә матди мөмкинлеге булмаса яки баласын мәктәпкә әзерләү урынына акчасын яшел еланга туздырса, бала яшьтәшләре янында кимсенеп, кәефсез генә аларга кызыгып торачак бит. Ләкин бер генә бала да Белем көнендә үзен сабакташлары арасында ким-хур итеп тоймаска тиеш. 1 сентябрьдә аларга, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләк итү, шатлык өләшү - без, өлкәннәрнең, бурычы.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе инициативасы белән башланып киткән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе быел республикабызда алтынчы тапкыр старт ала. Бу акциядә районыбыз җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре дә елның-елында зур активлык, мәрхәмәтлелек күрсәтәләр. Күп кенә район һәм шәһәрләрдә акция барышында беренче сыйныф укучыларына гына ярдәм итәләр. Ә бездә район башлыгы Фәрит Габбасов бу акция башланган елны ук мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдәге барлык яшьтәге балаларга да мәктәпкә җыенырга булышыйк дигән инициатива белән чыкты. Узган ел гына да мәрхәмәтле җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр 215 баланы мәктәпкә әзерләүдә зур ярдәм иткәннәр иде. "Быел да төрле сыйныфтагы 200дән артык укучы шундый ярдәм алачак. Алар - аз керемле, күп балалы, әти-әнисе инвалид булган гаиләләрдәге һәм тумыштан инвалид булган балалар. Әлеге исемлек, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары белән килешенеп, социаль яклау идарәсендәге мәгълүматлар белән тикшерелеп төзелде", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. "Мәктәп формалары, уку кирәк-яраклары кыйммәт. Шуңа күрә бу балаларга кимендә 1500 сумлык ярдәм итү бурычы куябыз. Аларның берсе дә 1 сентябрьдә мәктәпкә кимсенеп, иске форма яки тузган букча белән барырга тиеш түгел", - диде Фәрит Габбасов, эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. Һәр җитәкчегә һәм эшмәкәрләргә балалар бүленеп бирелде. 15 августка кадәр бу балаларга мәктәпкә бару өчен кирәкле әйберләрне бүләк итү бурычы куелды. Әлеге укучыларга бүләкләрне тантаналы төстә тапшыру бәйрәме җитәкчеләр катнашында быел да район Мәдәният сараенда узачак.
Күркәм традиция нигезендә "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы да елның-елында авылларда мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче барлык беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары тутырылган портфель бүләк итә. Бу күркәм гадәт быел да дәвам итәчәк дип ышандыра агрофирма җитәкчелеге.
Шулай итеп, бүгеннән районыбызда "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе башланды. Безнең ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга бергәләшеп шатлыйк бүләк итик, хөрмәтле җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев