Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Барысы да – бер тәрәзәдә

Гади халык, бигрәк тә ерак авыллардан килүчеләр, кирәкле документларын җыйганчы бер бинадан икенчесенә йөреп, озын чиратларда торып алҗып, нервылары какшап бетә иде. Ниһаять, Әгерҗедә дә моңа чик куелыр икән дип шатланырга вакыт җитте, ахры. Татарстан Хөкүмәте халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында махсус программа кабул иткән иде....

Гади халык, бигрәк тә ерак авыллардан килүчеләр, кирәкле документларын җыйганчы бер бинадан икенчесенә йөреп, озын чиратларда торып алҗып, нервылары какшап бетә иде. Ниһаять, Әгерҗедә дә моңа чик куелыр икән дип шатланырга вакыт җитте, ахры.

Татарстан Хөкүмәте халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында махсус программа кабул иткән иде. Казанда, зур шәһәрләрдә бөтен төр хезмәтне бер тәрәзәдә күрсәтү моннан берничә ел элек тормышка ашырыла башлады инде. Халык өчен мондый уңайлы ысул безнең Әгерҗегә дә килеп җитте.
17 февральдән шәһәребезнең К.Маркс урамында урнашкан "Татфондбанк" офисында беренче каттагы Росреестр бинасында бер тәрәзәдән генә хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәк эшли башлады. Биредә сез сигез төрле хезмәттән файдалана аласыз. Үзәктә график нигезендә атнаның һәр эш көнендә теге яки бу хезмәт белгечләре халыкны кабул итә. Якын киләчәктә биредә универсаль белгеч эшли башлаячак. Сез үзегезгә уңайлы вакытта әлеге хезмәтләрнең төп офисларына да соравыгыз белән килә аласыз.
Әлегә сез түбәндәге эш көннәрендә менә мондый хезмәтләргә мөрәҗәгать итә аласыз:
ДҮШӘМБЕ - Суд приставлары хезмәте белгечләре 8-12 сәгатьләрдә кабул итә.
Миграция хезмәте - 14-17 сәгатьләрдә паспорт алыштыру һәм бирү, яшәү урыны буенча теркәү, миграция учетын башкару кебек хезмәтләр күрсәтә.
СИШӘМБЕ - 9-16 сәгатьләрдә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы.
ЧӘРШӘМБЕ - 8-16 сәгатьләрдә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы.
16-17 сәгатьләрдә салым хезмәте юридик һәм физик затларны шәхси эшмәкәр, кресьян (фермер) хуҗалыгы итеп дәүләт теркәве буенча.
ПӘНҖЕШӘМБЕ - 9-12 сәгатьләрдә ЗАГС бүлеге никахлашуга, балигъ булмаган уртак балалары булмаган очракта ир белән хатынның үзара килешүе нигезендә никахны таркатуга гаризалар кабул итә, гражданлык хәле турындагы актларны теркәү турындагы таныклыкны югалткан очракта икенче тапкыр алырга мөмкин.
13-16 сәгатьләрдә Пенсия фонды идарәсе социаль хезмәтләр җыелмасын алу яки аннан баш тарту, Ана капиталына дәүләт сертификаты бирү һәм аннан файдалану турында гаризалар кабул итәләр. Моннан тыш, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчү турында страховкаланган затлардан гаризаларны да тапшырырга була.
ҖОМГА көнне сезгә 8-12 сәгатьләрдә район башкарма комитетының төзелеш бүлеге,13-16 сәгатьләрдә шәһәр башкарма комитеты белгечләре дәүләт хезмәте күрсәтә.
Шулай итеп, сезгә теге яки бу документны эзләп бер бинадан икенчесенә йөрергә туры килмәячәк. Хәзер барысы да - 5нче тәрәзәдә.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев