Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Башкарма комитетта – яңа җитәкче

15 августта район Советының чираттан тыш XVI сессиясе булды. Депутатларның чираттан тыш сессиягә җыелуының сәбәбе район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис НУРИЕВның отставкага китүе белән бәйле иде. Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - "Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты структурасын раслау турында"гы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитеты җитәкчесе...

15 августта район Советының чираттан тыш XVI сессиясе булды. Депутатларның чираттан тыш сессиягә җыелуының сәбәбе район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис НУРИЕВның отставкага китүе белән бәйле иде.
Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - "Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты структурасын раслау турында"гы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев чыгыш ясады. Ул башкарма комитет структурасына башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын кертү тәкъдиме белән чыкты һәм бу вазифага Валерий МАКАРОВны билгеләве турында распоряжение кабул итүен әйтте.
Аннан соң Фәнис Нуриев, ТР Министлар Кабинеты аппаратында эш тәкъдим итүләре сәбәпле, үзен башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан азат итүне сорап, депутатларга мөрәҗәгать итте. Депутатлар аның гаризасын канәгатьләндерделәр.
10 елдан артык районга, туган шәһәренә намус белән хезмәт иткәне, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Фәнис Нуриевка район башлыгы Фәрит Габбасов, олы рәхмәтен белдереп: "10 ел без синең белән һәрчак бер-беребезне аңлап, уртак тел табып, киңәшләшеп, карарлар кабул иттек. Син безнең күз алдыбызда тәҗрибә тупладың, хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелдең, зур тормыш һәм хезмәт мәктәбе үттең. Туган төбәгең халкын яраттың, алар белән эшли белдең. Әгерҗедә туплаган тәҗрибәң киләчәк эшеңдә дә һәрчак ярдәм итсен. Яңа хезмәт урыныңда уңышлар телим", - дип Мактау грамотасы һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесе постына кадәр дә җаваплы урыннарда эшләгән Фәнис Нуриевның да депутатларга, җитәкчеләргә әйтәсе сүзе бар иде, әлбәттә. Ул шушы еллар дәвамында кулга-кул тотынып эшләгән җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм "Кайда гына эшләсәм дә, Әгерҗе минем өчен иң кадерле төбәк булып калачак. Гомеремнең иң матур еллары шунда узды. Биредә мин сезнең белән бергә зур хезмәт мәктәбе уздым. Киләчәктә дә туган Әгерҗемә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакмын", - диде Фәнис Галиәхмәтович.
Район башкарма комитеты җитәкчесе отставкага китү сәбәпле, Ф.Габбасов аның вазифаларын вакытлыча башкаруны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Валерий Макаровка йөкләргә дигән тәкъдим кертте. Шулай итеп, Валерий Макаров район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Валерий Владимирович, шундый ышаныч күрсәтүләре өчен депутутларга рәхмәт белдереп: "Әгерҗе районын киләчәктә дә үстерү өчен бөтен тырышлыгымны куеп халыкка хезмәт итәчәкмен. Бу төбәктә яшәүче һәм хезмәт куючы халыкка уңайлы тормыш шартлары тудыру өчен сезнең белән бергәләп тырышачакбыз", - диде.

Сессиядә депутатлар Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турындагы мәсьәләне дә тикшерделәр һәм карар кабул иттеләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев