Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

"Бәләкәч”тә – әкияти гүзәллек

"Бәләкәч"кә бәләкәчләрдән зур рәхмәт!" - дигән сүзләр белән белдерделәр сөенечләрен сабыйлар Әгерҗедәге 7нче балалар бакчасын ачу тантанасында. Узган җомгада нәниләрнең, ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. "Мин бүген сезнең белән бергә сөенәм. Беренчедән, ун ай эчендә шушындый балалар бакчасын сафка бастыра алдык. Бу - иң беренче чиратта, бакча...

"Бәләкәч"кә бәләкәчләрдән зур рәхмәт!" - дигән сүзләр белән белдерделәр сөенечләрен сабыйлар Әгерҗедәге 7нче балалар бакчасын ачу тантанасында.
Узган җомгада нәниләрнең, ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. "Мин бүген сезнең белән бергә сөенәм. Беренчедән, ун ай эчендә шушындый балалар бакчасын сафка бастыра алдык. Бу - иң беренче чиратта, бакча мөдире Лилия Зөфәровнаның, ул туплаган коллективның, төзүчеләрнең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Икенчедән, инде ничә еллар борчыган проблеманы хәл итә алдык - "Бәләкәч" программасы Әгерҗедә балалар бакчаларына кытлыкны бетерергә ярдәм итте", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов.
"Ә республикада әлеге программа нигезендә 51 балалар бакчасы ачылды һәм бу 11 меңнән артык сабыйны, ата-ананы бәхетле итте. "Кешелекне матурлык коткарыр" дип юкка гына әйтмиләр. Биредәге әкияти гүзәллек аша балаларны тәрбияләү күпкә җиңелрәк булачак. Чын күңелдән котлыйм сезне!" - дип дәвам итте ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров. "Мин үзем дә әни. Сезгә бераз гына көнләшеп тә карыйм. Чөнки мондый балалар бакчасы Казанда да юктыр, мөгаен", - дигән сүзләр аша җиткерде биредәге гүзәллеккә соклануын ТРның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова. "Бәләкәч" программасын булдырган республикабыз җитәкчелегенә, бакча төзелешен һәрчак күз уңында тоткан район хакимиятенә, шәхсән Фәрит Гарифовичка зур рәхмәт. Мондый заманча җиһазландырылган бакчада балаларга тиешле тәрбия бирү өчен, без, педагоглар, барлык тырышлыгыбызны куячакбыз", - диде "Бәләкәч" бакчасы мөдире Лилия Яппарова. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Ләйсән Ибраһимова: "Бу бакча без көткәннән дә матуррак килеп чыккан. Биредә җылы, рәхәт, барлык шартлар да тудырылган. Моңарчы мондый әкияти гүзәллек әкиятләрдә генә була дтп уйлый идек. Улыбыз Тимерланның шушы бакчага йөриячәгенә сөенеп туялмыйм. Биредәге һәр ата-ана шундый фикердәдер", - диде, дулкынлануын яшермичә.
"Бәләкәч" - бүген Әгерҗедә иң зур балалар бакчасы. Бирегә йөриячәк 260 сабыйга тәрбия бирү өчен, 68 кешелек коллектив тупланган. "Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм. Яңа эш урынлы булдым - бакчага бала караучы булып урнаштым. 5 яшьлек кызыбыз Полина, 2 яшьлек улыбыз Ярослав шушы бакчага йөриячәк. Йортыбыз бакчадан ерак түгел, балаларны йөртергә дә бик уңайлы", - дип, шатлыгы белән уртаклашты Светлана Сычугова. "Монда уенчыклар шундый күп, һәрберсе матур, яңа. Минем моннан кайтасым да килми", - диде әнисенә кушылып Полина.
Балалар мондый гүзәл бакча бүләк итүчеләргә рәхмәтләрен матур җыр-биюләре, тирән эчтәлекле шигырьләре аша җиткерделәр. Аларның:
"Без - яңа буынның - нәни вәкилләре,
Интекрактив фикерләүле, тәрбияле.
Заманча зәвыклы бакчабыздан соң
Яңа мәктәп тә ачылсын әле",
- дигән шигъри мөрәҗәгатьләренә каршы: "Киләчәк" республика программасы нигезендә Әгерҗедә яңа заманча мәктәп тә төзергә планлаштырабыз. Кайберләрегезгә менә шул мәктәптә белем алу бәхете дә елмаер әле", - диде Фәрит Гарифович.
...Тантаналы чарадан соң ата-аналар, сабыйлар бакча буйлап сәяхәт иттеләр. Бакчадан чыккач, балалар ишегалдындагы матур атынгычларда, башка корылмаларда рәхәтләнеп уйнадылар. Бу - аларның мондый әкияти гүзәллектән аерылырга теләмәүләренең ачык билгесе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев