Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Белем сыйфатын күтәрү – заман таләбе

    Яңа уку елы алдыннан районыбыз мәгариф хезмәткәрләре 26-27 августта олы педсоветка җыелалар. Быел ул "ТР белем бирү практикасында заманча технологияләр" дигән темага багышлана. Бу олы җыен алдыннан без мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНА белән әңгәмә корып алдык. - Вәсилә Гарәфетдиновна, укытучыларның традицион август киңәшмәсе - яңа уку елы...

    Яңа уку елы алдыннан районыбыз мәгариф хезмәткәрләре 26-27 августта олы педсоветка җыелалар. Быел ул "ТР белем бирү практикасында заманча технологияләр" дигән темага багышлана. Бу олы җыен алдыннан без мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНА белән әңгәмә корып алдык.

    - Вәсилә Гарәфетдиновна, укытучыларның традицион август киңәшмәсе - яңа уку елы алдыннан үткәннәргә йомгак ясау, тәҗрибә уртаклашу, алда торган әһәмиятле бурычлар, проблемалар турында район җитәкчелеге белән уртага салып сөйләшү, киңәш-табыш итү өчен менә дигән чара. Соңгы елларда белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ил күләмендә зур әһәмият бирелә. Яңа уку елыннан тормышка ашырыла башлаячак "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Законда да моңа зур урын бирелә. Әгерҗе районы мәгарифен бу яктан ничек бәялисез?
    - Мәгариф системасында начар мәктәпләр булырга тиеш түгел. Чөнки безнең кулларда - бала язмышы. Районыбыз мәктәпләрендә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар дип саныйм. Уку программалары камилләшә, мәгариф системасына алдынгы педагогик технологияләр кертелә, матди-техник база яхшыра, педагогларыбызның һөнәри осталыгы күтәрелә, хезмәт хаклары да шактый артты. Узган уку елында Аидә Йосыпова җитәкчелегендәге методик үзәк мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфаты буенча беренче тапкыр мониторинг алып барды. Педагогик коллективлар аны бик кызыксынып күзәтеп бардылар. Һәр мәктәпнең алга чыгу теләге көчле иде. Мониторинг белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуда шактый зур роль уйнады.
    Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә сыйфатның яхшыруын күрсәтә. Мәсәлән, рус теленнән БДИ баллы 2011 елда 63 булса, 2013тә - 64,98. Шул ук вакытта бу фәннән уртача республика күрсәткече дә артуын әйтергә кирәк. Шуңа күрә безнең район күрсәткече республиканыкыннан әлегә 2,3 баллга түбән. Математика буенча да шул ук хәл. 2012дә уртача балл - 44,1, быел - 49,96. Ләкин ул республиканыкыннан 6,64 баллга түбән. Ә тарих, җәмәгать белеме, әдәбият, химия буенча безнең күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Имтиханнарда 80 һәм аннан югары балл җыючылар артуы да сөенчле. Андыйлар 1нче гимназия, 2нче, 4нче, Азево, Красный бор, Исәнбай, Тирсә мәктәпләрендә елның-елында күп була. Аннан соң район тарихында беренче тапкыр 17 укучының мәктәпне алтын медаль белән тәмамлавы шулай ук мәктәпләрдә белем сыйфаты күтәрелү турында сөйли. 2012 елда 8 укучы мәктәптән аттестатсыз чыгып китсә, быел андыйлар икәү генә. Белем бирүнең сыйфаты буенча Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләренең Татарстандагы иң яхшы 100 мәктәп рәтенә керүе барыбыз өчен дә зур шатлык булды.
    - Әмма камиллекнең чиге юк, диләр бит. Мәктәптә матди-техник база ничек кенә яхшы булса да, белем бирүнең сыйфаты иң беренче укытучының һөнәри осталыгына бәйле. Ә укытучының имиджын күтәрү, осталыгын арттыру өчен мөмкинлекләр күп бит хәзер...
    - Әйе, безнең педагоглар нинди генә конкурсларда катнашмыйлар хәзер?! Нәтиҗәсе дә - күз алдыбызда. "Мәгариф" проекты кысаларында 2006 елдан алып бүгенгәчә оештырылган бәйгеләрдә катнашып, иң яхшы 18 укытучыбыз федераль бюджеттан 100әр мең сум грант алдылар. 3нче мәктәп ашханәсе быел республика конкурсында җиңү яулады. Укытучыларның һөнәри осталыгын, иҗади эшчәнлеген арттыру өчен районда оештырыла торган "Ел укытучысы", "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Яшь укытучы", "Ел тәрбиячесе", "Иң яхшы китапханә" конкурсларында катнашырга теләүчеләр ел саен арта. Район башлыгы Валерий Макаров узган уку елында "Елның иң яхшы мәгариф учреждениесе" бәйгесен игълан иткәч тә, күпләр аңа теләп кушылдылар. Әлеге бәйгедә җиңгән иң лаеклы Кадыбаш, 3нче, Көчек мәктәпләре август конференциясендә район башлыгының 100 мең, 70 мең һәм 50 мең сумлык грантларын алачаклар. Укытуның, тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү өчен иҗади һәм эзләнеп эшләүче педагогларга, мәктәпләргә әнә шулай ярдәм кулы сузуы, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүдәге булышлыгы өчен без район җитәкчесенә бик тә рәхмәтле. Ә укытучыларны мондый бәйгеләрдә тагын да активрак катнашырга чакырам.
    - Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә гел бер үк коллективлар катнашалар кебек тоела. Калганнарның активлыгын ничек күтәрергә?
    - Дөрестән дә, һөнәри конкурсларга анализ ясап карасаң, 3нче, 4нче, Тирсә, Исәнбай, Кичкетаң, Иж-Бубый мәктәпләренең методик хезмәте укытучыларга бәйгеләрдә катнашуда зур ярдәм итүен күрәсең. Ә менә Күләгәш, Азево, Кадрәк, Салагыш мәктәпләрендә бәйгеләрдә катнашучыларга мәктәп администрациясеннән мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтү җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмый. Методик үзәккә мондый мәктәпләрне дә йокыдан уятырга вакыт.
    - Бер атнадан мәктәпләр янәдән укучыларның шат авазына күмелер. Уку елын ничек башласаң, алдагы эшең дә шулай булыр, диләр бит. Коллегаларыгызга шундый җаваплы эшкә старт бирелер алдыннан теләкләрегез.
    - Районыбыз мәгариф системасын октябрь аенда зур сынау көтә. Контроль һәм сыйфат департаменты мәгариф законнары таләпләренең үтәлеше буенча зур тикшерү үткәрәчәк. Барлык педагогик коллективлар да үз учреждениеләренең йөзен күрсәтеп, сынауны уңышлы үтәрләр дип ышанам. Мәгариф хезмәткәрләре заман таләпләре нигезендә белем бирүнең сыйфатын тамырдан үзгәртү өчен бөтен тырышлыкларын, осталыкларын биреп эшләрләр дигән теләктә калам. Моның өчен аларның бөтен мөмөкинлекләре дә бар. Август конференциясе барыбыз өчен дә файдалы, нәтиҗәле үтсен.
    Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: