Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бер ел – район башында

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Әгерҗе районында эшли башлавына бер ел узып китте. Бу кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкару мөмкин булмаса да, бер елда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ниләр башкарылган, алда нинди планнар бар? Рульне үз кулына алуына бер ел тулганда район башлыгы белән шулар турында сөйләшеп алдык. -...

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Әгерҗе районында эшли башлавына бер ел узып китте. Бу кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкару мөмкин булмаса да, бер елда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ниләр башкарылган, алда нинди планнар бар? Рульне үз кулына алуына бер ел тулганда район башлыгы белән шулар турында сөйләшеп алдык.

- Валерий Владимирович, Татарстанның иң ерак һәм Сезгә таныш булмаган районында мондый гаять җаваплы, тынгысыз вазифага алыну җиңел булмагандыр?
- Дөресен әйтим, 36 мең халкы булган районга җитәкче итеп билгеләнүем төн йокыларымны качырды. Мин генә түгел, Чаллыдагы гаиләм дә, Зәй шәһәрендәге әнием дә минем өчен борчылалар, эшем белән гел кызыксынып торалар, юк-бар белән борчымаска тырышалар. Хәер, мин аларны хәзер сирәк күрәм инде... Мин моңа кадәр Чаллыда 800 кешелек холдинг идарәсе белән җитәкчелек иткән идем. Бу эш тәҗрибәм яңа урында да бик нык ярдәм итә.
Кайберәүләр район башлыгын бик дәрәҗәле һәм башкаларга команда биреп торучы "патша" дип уйлыйлар. Ләкин бу бер дә дөрес түгел. Менә бер ел бу постта эшләү дәверендә район җитәкчесе вазифасының никадәр җаваплы, катлаулы хезмәт икәнен үз җилкәмдә татыдым. Бөтен халыкның күзе синдә бит, бигрәк тә читтән килгән җитәкчегә таләпләр зурдан. Кайвакыт кайбер проблемаларны хәл итү буенча соңгы чиккә җиткән чакларым була. Ләкин күпме күзләрнең өмет белән каравын уйлыйсың да халык район хакимиятенә килми кая барып башын орсын дип яңадан җиң сызганып теге яки бу проблеманы хәл итү юлларын эзли башлыйсың.
- Әле дә хәтеремдә, эшли башлаган беренче көннәрегездә үк Сез урамда, күпкатлы йортларның ишегалларында гади халык арасында еш булырга, аларның сүзләрен ишетергә тырыштыгыз. Иртәнге сәгатьләрдә үк кабинетыгыз төбенә халык җыела иде. Үзегегезнең командада эшләүче түрәләрдән дә халык арасына ешрак чыгуны, аларның проблемаларын хәл итү юлларын табуны таләп иттегез. Һәм хәзер дә шушы эш алымын дәвам итәсез. Гади халык күтәргән проблемалар арасында Сезнең аеруча үзәккә үткәне нәрсә булды?
- Беренче эш көннәремдә үк кабинетыма Пугачеводагы шартлаулардан зур зыян күреп, тораклары яши алмас дәрәҗәгә җиткән әгерҗелеләр агылды. Үзем дә авария хәлендәге баракларга барып, стеналары ярылган, кышын бозланып каткан, түшәме яки идәне җимерелер дәрәҗәгә җиткән салкын фатирларда имчәк сабыйлары белән яшәүче яшь гаиләләрне һәм куллары калтырап торган өлкәннәрне күреп "телсез" кала идем. Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек без бу михнәттә яшәүче халкыбыз өчен яңа торак төзүдә ярдәм итүләрен сорап. Ниһаять, быел 230 гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар бирелде һәм без Октябрьская, Чайковский, Ометов урамнарында шартлаудан зыян күрүчеләр өчен өч катлы 14 йорт төзүне башлап җибәрдек. Бу гигант төзелеш эшләрен киләсе елның язына тәмамлау бурычы куелды. Баракларда яшәүче 200дән артык гаиләне яңа йортларга күчерүнең нинди зур шатлык булачагын күз алдына китерәсездер.
- Сүз шартлаулар турында баргач, халыкны бүгенгәчә кызыксындырган тагын бер сорауга тукталып үтми мөмкин түгел. Хәрби частьтагы шартлаулардан зыян күргән бик күпләр әлегәчә Хөкүмәттән матди ярдәм өмет итеп яши. Аннан халык белән очрашуларда Сез үзегез дә ярдәм булачак дип өметләндергән идегез...
- Татарстан җитәкчелеге республика һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе үсеше өчен гаять күп эшли. Моны Татарстандагы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе белән чагыштыргач та ачык күрергә була. Әмма объектив сәбәпләр аркасында Хөкүмәт шартлаулардан зыян күргән әгерҗелеләргә әлегә финанс ярдәме күрсәтә алмады. Халык ярдәм өмет итеп килеп тә аңа булыша алмау - минем өчен иң кыены. Чөнки бөтен проблемаларны хәл итү бездән генә тормый бит, финанс кытлыгы да чабудан тарта. Ә бит кайберәүләр син властька килгәнсең икән, хет шартла, ләкин барысын да хәл итәргә тиеш дип фикер йөртә.
- Сезне бүген район тормышында аеруча нәрсә борчый?
- Алар бик күп инде. Көн туды исә искеләре янына яңа проблемалар өстәлеп кенә тора. Эшли башлаган көннәремдә үк Әгерҗе урамнарында җәяүлеләр өчен тротуарларның ифрат начар хәлдә булуын күреп, моңа кичекмәстән алынырга кирәк дигән бурыч куйган идем. Менә әкренләп шуны тормышка ашырабыз. Күз алдыгызда, Агрызская, Гагарин урамнарында, Горький тыкрыгында тротуарлар барлыкка килде. Ометов урамында зур төзелешләр бару сәбәпле, әлегә вакытлыча гына булса да тротуар төзеп куйдык. Бу урамда йортлар төзелеп беткәч, анда зур реконструкция ясалачак. Ометов урамы бик матур һәм уңайлы булачак.
Быел К.Маркс урамында юлларны төзекләндергәннән соң андагы тротуарларны да яңарту проблемасы килеп басты һәм менә хәзер бу эшкә керештек. Киләсе елга шәһәр урамнарында чәчәкләр үстерүгә ныклап алыначакбыз.
Җәй буена шәһәр халкының кайнар сусыз яшәве үзәккә иң үткәне булды. Бу проблеманы хәл итүнең никадәр катлаулы булуын сөйләп тормыйм. Халыкны шундый хәлдә калдырган элекке түрәләр намусында калсын ул. Менә хәзер кайнар су һәм фатирларга, бакча, мәктәп, хастаханәләргә җылылык биргәч, бераз җиңел сулап куйдым. Бу көннәрдә җылылык белән тәэмин итүне дә шәхсән үзем ныклы контрольдә тотам. Җылы яки кайнар су килмәгән очракта 24141 телефонына диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз.
Аннан соң авыл җирлекләрендә суүткәргечләрнең ифрат тузган хәлдә булуы бик тә борчый. Без "Чиста су" программасында катнашып, әлеге проблеманы әкренләп хәл итә башладык. Авыл эчендәге юлларның начарлыгы да - күз алдыбызда. Район бюджетыннан гына бу проблеманы хәл итү мөмкин түгел, башка юллар эзлибез.
- Сез эш буенча башка районнарда булганда Әгерҗене алар белән чагыштырасызмы?
- Әлбәттә. Бигрәк тә шәһәребезнең чисталыгы буенча. Мине кайберәүләрнең властька зур таләпләр куеп та, тирә-юнебезне чиста тотуга бармакка бармак та сукмаулары, киресенчә, теләсә кайда чүп ташлаулары бик борчый. Ул юл буйларына, паркларга, зират яннарына, урам читләренә, подъездларга чүпне кем ташлый соң? Шул Әгерҗе кешеләре бит! Шәһәр-авылларыбызның, урамыбызның, йорт тирәбезнең матур, чиста булуы, иң беренче чиратта, үзебезгә бәйле. Ә кайберләрегез власть кая карый дип лаф орырга гына ярата.
- Валерий Владимирович, әйдәгез, әңгәмәбезне күңеллерәк нотада төгәллик әле. Алда нинди эшләр көтә, планнарыгыз...
- Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен йортлар төзелеше дәвам итәчәк. Төзелә торган 14 йорттан тыш, 2017 елга кадәр исәпләнгән яңа программа кабул ителде. Димәк, тагын 160 гаилә яңа фатирлы булачак. Бу - Әгерҗедә бараклар калмаячак дигән сүз. Хәзер Боз сарае, ипподром тирәсендә дә яңа йортлар калкып чыга. Һәм киләчәктә без бу төбәктә Заводская урамында бер түбә астында 560 урынлы мәктәп һәм 80 балага исәпләнгән бакча төзү турында да планлаштырабыз.
Күпфатирлы йортларда, мәктәпләрдә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь төзекләндерү эшләре дә дәвам итәчәк. Авылларны үстерү буенча да шактый зур эшләр башкарыла. 3 фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты, алдагы елда тагын ике авылда шундый пунктлар төзеләчәк. Республика программасы нигезендә клублар төзү дә - куанычлы вакыйга.
"Уңайлы мохит" программасы буенча да шәһәребездә эш киң җәелде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә хәзер җәяүлеләр өчен эшләнгән махсус юлдан курыкмыйча чыга алалар, пандуслар буенча социаль мөһим объектларга керә алалар.
Район җитәкчесе буларак, мин спорт үсешенә, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга да зур игътибар бирәм. "Имәнлек" ял зонасы төзелү - моның ачык мисалы. Анда әле эш алга таба да дәвам итәчәк. Казандагы Универсиаданы уздыруга зур өлеш керткәнебез өчен Хөкүмәтебез 4нче шәһәр һәм Красный бор мәктәпләрендә минифутбол һәм тренажер спорт мәйданчыклары төзү өчен ярдәм итте. "Локомотив" стадионында өсте ябык бина төзү ел дәвамында спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырачак. Моннан берничә ел элек вәгъдә ителгән Гоголь урамында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешенә дә тиздән керешә алырбыз дип өметләнәм.
- Алда эшләр бихисап күп, матур планнарыгыз да шактый. Шуларны тормышка ашыруда Сезгә һәм командагызга уңышлар юлдаш булсын.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев