Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бер карыш җир дә буш тормый

    "Һәр квадрат метр җирдән нәтиҗәле файдалана белергә кирәк. Бер карыш җир дә буш булырга тиеш түгел", - дигән максатны куеп эшли бүген Кичкетаңдагы крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рамаил ВАҺАПОВ. Һәм аның бу максаты сүздә генә калмый. Үз карамагындагы ярты гектардан артык мәйданда 30 башка исәпләнгән терлекчелек бинасы төзеп куйган. "Бу төзелеш...

    "Һәр квадрат метр җирдән нәтиҗәле файдалана белергә кирәк. Бер карыш җир дә буш булырга тиеш түгел", - дигән максатны куеп эшли бүген Кичкетаңдагы крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рамаил ВАҺАПОВ.
    Һәм аның бу максаты сүздә генә калмый. Үз карамагындагы ярты гектардан артык мәйданда 30 башка исәпләнгән терлекчелек бинасы төзеп куйган. "Бу төзелеш миллион ярым сумга төште. Шуның 375 мең сумы Хөкүмәттән кире кайтарылды инде. Документларны рәсмиләштереп бетергәннән соң тагын шуның кадәр үк субсидия бирелергә тиеш", - ди фермер. Бүген аның фермасында 19 баш мөгезле эре терлеге бар: алты сыер, тугыз тана, дүрт үгез. Малларны карарга сеңлесе Әлфия, энесе Равил, Зөлайха апасының ире Әхмәт ярдәм итәләр. "Әниебез Зөһрә тумышы белән Балтач авылыннан иде. Сугыш елларында аны Казан заводларының берсенә эшкә җибәрәләр. Аннан язмыш җилләре Үзбәкстан җирләренә илтә", - дип искә ала Әлфия. Шунда кияүгә чыгып, бер-бер артлы җиде бала дөньяга килә. Картаймыш көнендә әниләрен туган туфрак үзенә тарта. Шулай итеп, моннан 12 ел элек Кичкетаңга кайтып төпләнәләр. "Мин фермада эшлим башладым. Тик һөнәрем буенча төзүче булганлыктан, белгечлегем буенча эшләү теләге Казанга илтте", - ди Рамаил. Башкалада ун ел төзелештә прораб булып эшли ул. Эшендә "кыскарту"га эләккәч, ике дә уйлап тормый, фатирын сатып, дүрт бертуганы гомер кичерүче Кичкетаңга кайтырга карар кыла. "Күп мал асрап дөнья көтү турында күптәннән хыяллана идем, ниһаять, туганнарым ярдәме белән хыялым тормышка аша", - дип сөенә фермер.
    Әйе, үзенә әлегә бик еш кына документлар рәсмиләштерү хәстәре белән юлда йөрергә туры килә аның. Ә менә маллары өчен күңеле тыныч. "Эш көнебез иртәнге сәгать 5тә башлана. Әле хәзер маллар көтүгә йөргәч, бик җайлы. Сыерларны аппарат белән савам да, аннан көтүгә куабыз", - ди Әлфия. Калган бар эшне кул көче белән башкарсалар да, бертуганнар зарлана торганнардан түгел. Фермадагы чисталык-пөхтәлек үз эшләрен яратып башкарулары хакында сөйли. Моңа каршы сыерлары да мул сөт белән сөендерәләр. Күз генә тимәсен, әле хәзер дә һәркайсы көнгә уртача 25 килограмм сөт бирәләр икән. "Сөтне 9 сум 50 тиеннән авылдашыбыз Рәшит Таҗиевка тапшырабыз. Яңа елга тагын 9 танабыз бозауласа, ярыйсы гына керем булыр дип өметләнәм", - ди Рамаил. Киләчәктә сөтне эшкәртеп сату турында да хыяллана ул. "Озакламый "сөт эшкәртү комбинаты" ролен Равилә апабызның өе үтәячәк. Лаеклы ялдагы апабыз безгә ярдәм итү йөзеннән сауган сөтне сепаратордан аертып, каймак, эремчек ясарга теләк белдерде. Сөт ризыкларын базарга алып барып саткан очракта күпкә табышлырак булыр дип уйлыйм", - дип киләчәк планнары белән уртаклашты фермер.
    Фермадан ерак түгел бүлеп алган урында сигез кәҗәләре сикергәләп йөри. "Кеше бакчасына кермәсеннәр өчен, менә шулай бүлеп алган урында гына йөртәбез аларны. Әлегә кәҗәләрнең икесе генә савыла. Сөтен авылдашларыбыз бик теләп алалар. Кәҗә сөте бик файдалы бит ул. Шуңа күрә алардан күбрәк сөт савып алган очракта да сату белән проблема булмас дип уйлыйм", - ди хуҗалык башлыгы. Уналты сарыгы да бар аның. "Алар көтүдән апамның абзарына кайта. Чөнки биредә хәзергә аларга бина юк. Алдагы елда алар өчен дә торак төзергә планлаштырабыз", - ди Рамаил.
    Хуҗалыктагы куян читлекләренә дә игътибар итми мөмкин түгел. Куяннары 4 баштан 24 башка кадәр үрчегән инде. Киләчәктә куянчылык белән дә җитди шөгыльләнергә ниятләре бар.
    Ферма эчендәге читлектә җим чүпләп йөрүче бытбылдыклар да бар икән әле. "Әлегә бытбылдыкларның саны җиде генә, көн саен 2-3 йомырка салалар. Шул йомыркаларны инкубаторга тапшырып, киләчәктә аларны да арттырырга уйлыйбыз", - ди фермер.
    Моның өстенә, зур гына теплицаларында быел җәй көне байтак кына кыяр да үстергәннәр алар. "Уңышы бер тонналап булгандыр. Баштарак сату белән проблема булмады. Соңрак, халыкның үз кыяры җитешә башлагач, сату кимеде. Аптырап калмадык, тәмле кыяр белән малларыбызны сыйладык", - ди Әлфия. Шушы көннәрдә теплицаны җылытып, анда яшел тәмләткеч үләннәр чәчәргә уйлыйлар. "Кышын аларны кафе, ашханәләргә тапшырып акча эшләргә мөмкин булачак. Бу хакта сөйләшенгән инде", - ди Рамаил.
    Башка планнары белән дә уртаклашты фермер. Хәзерге вакытта 20 гектар җирне рәсмиләштерү хәстәре белән йөри. Киләчәктә шунда маллар өчен печән, ашлык чәчәргә исәбе. Югыйсә, быел печәнне дә, ашлыкны да сатып алырга туры килгән. "Җир алсам, техника да кирәк булачак", - ди ул. Кошчылык белән шөгыльләнү турында да хыяллана. Хыяллары тормышка ашмый калмас бу тынгысыз ир-егетнең. Моның өчен олы теләге, иң мөһиме - һәр эшендә теләктәшлек белдерүче бертуганнары бар бит аның.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: