Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы тимерьюлчылар белән очрашты

Әгерҗе локомотив депосының кызыл почмагына тимерьюлчылар, шәһәр халкы белән очрашуга килгән район башлыгы Валерий Макаров эшлекле сөйләшүне: "Безнең районда бүген 30га якын республика һәм Президент программасы эшли", - дигән сүзләрдән башлады. Аннан Валерий Макаров һәр программа турында аерым сөйләде. - Болар - авария хәлендәге йортлардан күчерү, торак төзелеше, капиталь ремонт...

Әгерҗе локомотив депосының кызыл почмагына тимерьюлчылар, шәһәр халкы белән очрашуга килгән район башлыгы Валерий Макаров эшлекле сөйләшүне: "Безнең районда бүген 30га якын республика һәм Президент программасы эшли", - дигән сүзләрдән башлады.
Аннан Валерий Макаров һәр программа турында аерым сөйләде.
- Болар - авария хәлендәге йортлардан күчерү, торак төзелеше, капиталь ремонт һәм башка шундый мөһим социаль программалар. Аларның һәркайсы тормышыбызны, яшәешебезне тагын да югарырак баскычка күтәрүгә юнәлтелгән. Бу программалар сезгә, ягъни тимер юлларда хезмәт куючы өч меңнән артык райондашыбызга да кагыла, - диде ул.
Очрашуда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин соңгы вакытларда республикабызда ирешелгән уңышларга тукталды.
- 2019 елда Татарстанда һөнәр осталыгы буенча Дөнья чемпионаты узачагы республикада эшче һөнәренә игътибар тагын да артачагы турында сөйли. Тимерьюлчылар арасында да эшче һөнәргә ия булучылар күп. Димәк, тимерьюлчыларның авторитеты тагын да югарырак булачак, - диде халык илчесе.
Аннан очрашу әңгәмә формасында дәвам итте. Тимерьюлчылар җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Шәһәрдә юл төзелеше, урамнарны яктырту, җыештыруга кагылышлы сораулар аеруча күп яңгырады. Валерий Макаров аларның берсе дә игътибарсыз калмаячагына ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев