Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бер сум бирсәң, дүртне өстиләр

Авылларда гражданнар җыеннарында ел саен үзара салым күләмен билгелиләр. Районыбыз авылларында, гадәттә, бу салым кеше башына 100әр сум итеп билгеләнә. Хәзер исә сез биргән бу акчага Хөкүмәт тә өсти. Дүрт тапкырга арттырып! - Мәсәлән, узган ел Сарман районы авылларында барлыгы 1 миллион 600 мең сум үзара салым җыелган. Хөкүмәт шуңа...

Авылларда гражданнар җыеннарында ел саен үзара салым күләмен билгелиләр. Районыбыз авылларында, гадәттә, бу салым кеше башына 100әр сум итеп билгеләнә. Хәзер исә сез биргән бу акчага Хөкүмәт тә өсти. Дүрт тапкырга арттырып!
- Мәсәлән, узган ел Сарман районы авылларында барлыгы 1 миллион 600 мең сум үзара салым җыелган. Хөкүмәт шуңа өстәп 6 миллион 400 мең биргән. Бу - күктән төшкән бәхет бит, җәмәгать. Сарманлыларның шатлыгы эчләренә сыймый. Бу акчага авылларда күпме урамнарны, күперләрне төзекләндереп, зиратларны карап, урамнарны яктыртуны җайга салып, кыскасы, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен файдалы эшләр башкарып була бит,- диде район башлыгы Ришат Нурисламов сарманлылар тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнан соң.
Үзара салымны татар авылларында халык телендә урысчалатып "самообложение" дип әйтәләр. Халыктан җыелган бу акча авыл урамнарын, зиратларны, күперләрне, чишмәләрне, су челтәрләрен төзекләндерүгә, янгынга каршы көрәш чараларын булдыруга тотыла. 2013 елдан башлап бу максатлар өчен авыл кешесе тапшырган бу акчага республика казнасыннан да саллы гына өстәлә башлады. Мәсәлән, бер кеше биргән 100 сум салымга 400 сум(!) өстиләр. Балигъ булган һәр кеше үз авылын төзекләндерүгә 100 сумын кызганмаса, Хөкүмәтнекен дә өстәп, күпме акча керә дигән сүз бит ул!
- Узган ел безнең Кичкетаң авыл җирлегендә яшәүчеләрдән 50800 сум үзара салым җыелган иде. Менә шуны дүрткә тапкырласаң, 203200 сум була бит. Ләкин кайберәүләр шул 100 сумны да бирмиләр. Бу акчаның нәкъ менә үз төбәгебез проблемаларын, иң әүвәл урамнарны төзекләндерүгә тотылачагын аңлап җиткермиләр, ахры. Бигрәк тә хәзер, өстәп акча да бирәчәкләр бит, - ди авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Ә авыл халкының үзара салымына Хөкүмәттән акча өстәлгәнче, моңа халык ризалыгын алып, референдум үткәрергә кирәк. Гади генә әйтсәк, авыл җирлекләрендә сайлаулар уздырырга туры киләчәк. Сайлауларда авылда теркәлеп яшәүче 18 яше тулганнар катнаша. Хөкүмәт авылларыбызны төзекләндерүгә шулай финанс ярдәме күрсәтергә әзер торганда һәркем бу референдумда актив катнашыр, үзара салымны түләр дип ышанабыз. Бу акчаларны нинди эшләргә тотуны авыл депутатлары хәл итәчәк һәм бу сумма фәкать сезнең авылны төзекләндерүгә генә тотылачак. Татарстанның күп кенә районнарында үзара салым күләмен 200 сум итеп билгеләгәннәр. Бу исә республика казнасыннан тагын да күбрәк биреләчәк дигән сүз.
- Референдумны июнь ахырында уздырырга планлаштырабыз. Аны үткәрү тәртибе турында тагын да тулырак итеп аңлатырбыз әле, - ди Ришат Нурисламов.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев