Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бераз түбән тәгәрәделәр

Беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча Әгерҗе эчке эшләр бүлеге Татарстандагы икенче категорияле 14 бүлекчә арасында XII урын алды. "Соңгы биш елда без VII-VIII урыннардан түбән төшми идек. Әмма быел кайбер эшчәнлек буенча артка тәгәрәдек", - диде алты айлык эшләренә йомгак ясау киңәшмәсендә бүлек начальнигы Азат Мусин. Икътисади һәм коррупцион юнәлештәге...

Беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча Әгерҗе эчке эшләр бүлеге Татарстандагы икенче категорияле 14 бүлекчә арасында XII урын алды. "Соңгы биш елда без VII-VIII урыннардан түбән төшми идек. Әмма быел кайбер эшчәнлек буенча артка тәгәрәдек", - диде алты айлык эшләренә йомгак ясау киңәшмәсендә бүлек начальнигы Азат Мусин.
Икътисади һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне булдырмау буенча сүлпән эшләгәннәр. Шулай булса да, оператив-хезмәт бурычлары үтәлгән. Районда оператив хәл зарланырлык түгел. Гомумән алганда, җинаятьләр саны да кимегән. Узган ел алты айда 175 җинаять теркәлгән булса, быел - 144.Аларның 69,9 проценты ачылган.
Шул ук вакытта фатир басулар арткан. Узган ел - 8, быел - 12. Халык йортын йә фатирын ведомстводан тыш сак хезмәте пультына тоташтырырга теләми. Ә замана каракларына фатир талап чыгуның бернинди кыенлыгы юк хәзер. Әнә, сак хезмәте пультына тоташтырылган 19 фатирда, 33 йортта һәм 142 объектта бер тапкыр да талау очраклары теркәлмәгән.
Исерек хәлдә җинаять кылулар да кимегән, бу күрсәткеч 32дән 14кә төшкән.
Әгерҗе урамнарында, кеше күп җыела торган объектларга рейдлар үткәрүнең дә нәтиҗәсе уңай, кеше талаулар, һөҗүм итүләр 4 тапкырга кимегән. Монда халык дружиналары һәм "Форпост" яшьләр отрядларының кичләрен урамда тәртип саклавы да зур роль уйнаган, әлбәттә. Соңгы елларда яшьләр күп җыела торган урыннарда патруль хезмәте эшләве, авыр яшүсмерләрне офицерларның тәрбиягә алуы нәтиҗәсендә җинаять кылган яшүсмерләр саны өч тапкырга кимегән, 18дән 6га төшкән. Әмма алар кылган җинаятьләр арткан. Бу - бер яшүсмер берничә җинаять кылуда катнашкан дигән сүз. Мәсәлән, бер малай 8 (!) җинаятьтә гаепләнә, икенчесе биш җинаять кылган. "Бу яшүсмерләрнең ата-аналары балаларының тормышы белән кызыксынмый, аларга бернинди контроль юк. Әлеге авыр яшүсмерләргә абруйлы җитәкчеләрне билгеләргә иде. Ә алар каты кулларда тотсалар, нәтиҗәсе булмый калмас", - диде ПДН инспекторы Сергей Трепалин. Авыр яшүсмерләргә кайбер түрәләрне җәмәгать тәрбиячеләре итеп билгеләгәннәр иде инде. Тик алар белән эшләүчеләре генә бик аз, яшүсмер язмышына битарафлык күрсәтәләр...
Сергей Трепалинны тагын бер проблема борчый. "Яз җитү белән юлларга скутерга утырган яшүсмерләр чыга. Кайчакларда алар 15ләп җыелалар һәм узыша башлыйлар. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, мондый узышулар еш кына фаҗига белән төгәлләнә. Ата-ана баласына скутер алып биргәнче, моның ахыры ни белән төгәлләнәсен уйласын иде. Скутерда куучы яшүсмерләр үзләренең генә түгел, башкаларның тормышын да куркыныч астына куялар бит", - дип борчылып сөйләде Сергей Леонидович.
Эшкә йомгак ясап, хаталарны бетерү буенча җитди сөйләшүдән соң район прокуроры Валерий Кузьмин хокук саклау органнары хезмәткәрләренең координацион киңәшмәсен үткәрде. Ул рәшәткә артыннан чыкканнар арасында җинаять кылучылар күплегенә басым ясады. Аларның күбесе эшкә урнаша алмый, ә эшсез кеше нишләсен, тагын җинаять юлына баса. Күп кенә оешма-предприятиеләрдә төрмәдән чыккан кешене эшкә алырга теләмиләр. Бу авыр проблеманы хәл итүдә район җитәкчелегенең ярдәме кирәк. Прокурор хезмәт коллективларын җәмәгать тәртибе саклауга тарту эшен активлаштырырга чакырды, коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау буенча сүлпән эшләүләрен тәнкыйть утына алды.
ТР Эчке эшләр министрлыгыннан килгән вәкил - Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге кураторы Наил Айсин полициядә эшләү елдан-ел катлаулана баруын билгеләп үтте, район халкының иминлеге сагында уяу торган Әгерҗе полициясе хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде. "Кимчелекләрегезне, проблемаларыгызны үзегез дә беләсез. Аларны бетерү юлын тапсагыз, ел ахырына эш күрсәткечләрегез дә яхшырыр дип өметләнәм. Элек яулап алган позициягездән түбән төшмәвегезне телим", - диде Наил Айсин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев