Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бердәм Россия”гә дә яңа идеяләр кирәк

"Узган атнада "Бердәм Россия" партиясе Әгерҗе җирле бүлекчәсенең XIX отчет-сайлау конференциясе булды. Конференция тантаналы чаралардан башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров һәм миграция хезмәте бүлекчәсе начальнигы Елена Шадрина 14 яшүсмергә паспортлар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аннан соң бер төркем партия тарафдарларын "Бердәм Россия" сафларына кабул иттеләр. Бердәм россиялеләр бездә күпме...

"Узган атнада "Бердәм Россия" партиясе Әгерҗе җирле бүлекчәсенең XIX отчет-сайлау конференциясе булды.
Конференция тантаналы чаралардан башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров һәм миграция хезмәте бүлекчәсе начальнигы Елена Шадрина 14 яшүсмергә паспортлар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аннан соң бер төркем партия тарафдарларын "Бердәм Россия" сафларына кабул иттеләр.
Бердәм россиялеләр бездә күпме һәм узган ике елда нинди эшләр башкарылган? Бу турыда җирле бүлекчә секретаре урынбасары Ришат Нурисламов чыгыш ясады.
Райондагы 26 башлангыч оешма 1402 кешене берләштерә. Узган чорда ил күләмендә мөһим сәяси вакыйгалар булды: 2011елда Думага сайлауларда "Бердәм Россия" 64,3 процент тавыш җыйды. 2012 елда В.Путин Президент итеп сайлангач, партиянең рәисе итеп Д.Медведев сайланды. Партиянең Уставы яңа редакциядә кабул ителде.
Җирле бүлекчә әгъзаләре партия проектларын тормышка ашыруда катнашалар. Ә федераль, төбәк һәм җирле партия проектларының саны 70тән артык. Халык арасында бигрәк тә партиянең "Халык контроле" проекты яклау тапты. Шулай ук "Мәктәпкә җыенырга булыш", "Илнең иң яхшы балалар тренеры", "Чиста су", "Чишмәләр" проектлары аеруча актуаль.
Ришат Тимерович алда торган бурычларга да тукталды. Менә аларның иң мөһимнәре: партиядәге яшьләр белән эшләүне активлаштырырга, эш урыннарын саклап калу өчен эшлекле чаралар күрергә, шәхси хуҗалыкны, кече һәм урта бизнесны үстерү юлларын эзләргә, эшсез калганнарга федераль программаларга нигезләнеп булышырга, хезмәт хакын, пенсияләрне, пособиеләрне вакытында түләүне тәэмин итәргә, районның социаль-икътисади һәм сәяси тормышы буенча партия позициясен халыкка аңлатуны көчәйтергә. "Без халыкның "Бердәм Россиягә ышанычын аклау өчен бергәләп бөтен көчне куеп эшләргә тиеш", - диде Р.Нурисламов.
Делегатлар мандат-ревизия комиссиясенең отчетын да тыңладылар. Аннан соң җирле бүлекчәнең секретарен сайладылар. Әлеге вазифага кандидатлар район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Валерий Макаров белән Заһир Абдуллин иде. Делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән секретарь итеп Валерий Макаровны сайладылар. Конференция эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов Валерий Владимировичны бу җаваплы вазифага сайлануы белән котлап: "Яңа җитәкчегез никадәрле энергияле булса да, үзе генә берни дә эшли алмаячак. Бер йодрык булып эшләсәгез генә алга китеш булыр", - дигән теләген җиткерде. Яңа сайланган секретарь да бу мөһим эштә партия әгъзаләре, җитәкчеләр белән кулга-кул тотынып, киңәшләшеп эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачагын әйтте. "Безнең эштә һәрчак диалог кирәк. Яңа идеяләр белән керүчеләр өчен ишекләрем һәрвакыт ачык", - диде В.Макаров.
Делегатлар җирле бүлекчә һәм мандат-ревизия комиссиясе әгъзаләрен, партиянең XX төбәкара конференциясенә делегатлар да сайладылар. Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Дамир Бакиров, пенсиягә чыгу сәбәпле, үзен бу вазифадан азат итүләрен үтенде. Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен делегатлар аңа рәхмәтләрен белдерделәр.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев