Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Беренчеләрдән булып бизәделәр

Яңа елга санаулы гына көннәр калса да, оешма-предприятиеләр территорияләрендә бәйрәм рухы әлегә бик сизелми. Шулай да комиссия әгъзалары шәһәрне караганда Киров урамында яшәүчеләргә "бишле" билгесе куйдылар. Бу - Киров урамындагы 2, 4, 6, 8, 12, 16нчы йортларны берләштергән милекчеләр ширкәте. Әлеге йортлар территорияләрендә Яңа елга әзерлек тулы көченә бара. -...

Яңа елга санаулы гына көннәр калса да, оешма-предприятиеләр территорияләрендә бәйрәм рухы әлегә бик сизелми. Шулай да комиссия әгъзалары шәһәрне караганда Киров урамында яшәүчеләргә "бишле" билгесе куйдылар.
Бу - Киров урамындагы 2, 4, 6, 8, 12, 16нчы йортларны берләштергән милекчеләр ширкәте. Әлеге йортлар территорияләрендә Яңа елга әзерлек тулы көченә бара.
- Бездә халык бик актив. Ишегалларын Яңа елга бизибез дигән тәкъдимемне шунда ук күтәреп алдылар һәм эшкә дә керештек. Ял көннәрендә иртәдән кичкә кадәр балалар да, яшьләр дә, пенсионерлар да кардан сыннар ясадылар. Кырмыскалардан ким эшләмәдек: кемдер су ташыды, кемдер сыннар ясады, кайберәүләр буяп торды. Кыш Бабай белән Кар кызы янында "смешариклар" Бараш белән Кролик басып тора. Балалар әле Ежик белән Нюшаны да ясарга тәкъдим иттеләр, - ширкәт рәисе Клара Безбородова.
Әлбәттә, "Водоканал" ширкәте директоры Илдус Шәймөхәммәтовка, төзү материаллары белән ярдәм иткән эшмәкәр Ленар Джаметовка, агачтан тау ясаган алтын куллы оста Азат Әхмәтовка бик тә рәхмәтле Киров урамында яшәүчеләр.
- Балаларга әле кардан да тау ясаячакбыз. Тизрәк кар ишеп яусын иде. Ә аннан "Төзелеш идарәсе" чыршы урнаштырганнан соң, балаларыбыз өчен Яңа ел бәйрәме уздырырга җыенабыз. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килер дип көтелә. 30 баланың берсе дә бүләксез калмаячак, - ди Клара ханым.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роман Альчиков та кировлыларның идеясен хуплап:
- Моңа кадәр бу тирәдә Яңа елны шундый әзерлек белән каршы алганнары юк иде. Хәзер кар сыннарын явыз куллардан күз карасы кебек сакларга гына кирәк, - диде.
Мондый матурлыкка кул сузмасыннар, кеше хезмәтен аяк астына салып таптамасыннар иде.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев