Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бергә барыбер җиңелрәк

    Кадыбаш һәм Девәтернә авыллары узган гражданнар җыелышларына халык зал тутырып килгән иде. Аларның һәркайсы җыелыштан канәгать булып кайтып киткәндер: җирлек башлыклары Илфат Рамазанов һәм Фәнис Йосыповның 2012 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән чыгышлары бик үтемле булды. Авыл халкы җитәкчеләрдән кызыксындырган сорауларына җаваплар да алды. Кадыбаш Илфат Галиевич үз чыгышында авылда халыкка...

    Кадыбаш һәм Девәтернә авыллары узган гражданнар җыелышларына халык зал тутырып килгән иде. Аларның һәркайсы җыелыштан канәгать булып кайтып киткәндер: җирлек башлыклары Илфат Рамазанов һәм Фәнис Йосыповның 2012 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән чыгышлары бик үтемле булды. Авыл халкы җитәкчеләрдән кызыксындырган сорауларына җаваплар да алды.
    Кадыбаш
    Илфат Галиевич үз чыгышында авылда халыкка хезмәт күрсәтүче һәр оешма-учреждение эшчәнлегенә тукталды. "Без авылдагы оешмалар һәм авыл җирлеге эшчәнлегеннән бик канәгать", - диде соңыннан фикер алышулар вакытында хезмәт ветераны Фаягөл ханым Әхмәтшина. Залдагы халыкның күпчелеге бу сүзләр белән килешәдер. Мине исә Кадыбаш мәктәбе укучыларының төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, бик күп җиңүләр яулавы, авыл халкының "Чәчәк атучы район" бәйгесендә актив катнашып призлы урын алуы да сокландырды. Тик авыл башлыгының: "Күпме сөйләсәк тә, чүпләрне теләсә кайда ташлавыгызны дәвам итәсез. Урман, посадка буйларын чүплеккә әйләндереп барасыз", - дигән сүзләре "бер мичкә балга бер кашык дегет салу" кебек килеп чыкты. "Агымдагы ел Татарстанда Экология елы буларак игълан ителде. Шуңа күрә яз җитү белән инспекторлар авылларга тикшерүләр белән чыгачак. Зур күләмдә штрафлар түлисегез килмәсә, чүпне теләсә кая ташлауны туктатыгыз", - дип мөрәҗәгать итте халыкка район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. Җыелыш ахырында мәктәп укучыларының тамашачыларга "Табигать - тиңсез хәзинә" дип исемлләнгән бәйге-викторина тәкъдим итүе дә бу җитди сөйләшүнең матур дәвамы иде.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинның авыл җирендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән программаларга тукталуы бик тә урынлы булды. Чөнки бу җирлектә хезмәткә яраклы 248 кешенең нибары 112се генә эш урынлы, 3 кеше үз эше белән шөгыльләнә, 1се үзмәшгульлек программасы буенча бизнес-план яклап субсидия алган, гаилә фермалары бөтенләй юк. Дилүс Гаскәровичның ташламалы кредитлар, районда старт алган каз үстерү буенча махсус программа турындагы чыгышын кадыбашлылар игътибарсыз калдырмаслар дип ышанабыз. Дилүс Гаскәрович тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде: хәзерге вакытта агрофирманың III филиал фермалары ит юнәлешендәге бозаулар үстерү буенча эшли башлаган. "Моның өчен агрофирманың барлык филиалларыннан да аз сөт бирүче сыерларны бирегә җыйдык. Аларны нәселле үгезләр белән каплаттык. Әлеге сыерлардан туган бозаулар 6 ай дәвамында үз әниләре сөтен имәчәк, аннан Пеләмешкә симертү өчен озатылачак. Бу эшне оештыруда озак еллар "Таң" колхозын җитәкләгән мөхтәрәм тәҗрибәле остазыбыз Мәхтүр Нуриевның тырышлыгы зур булды", - диде ул.
    Дилүс Гатауллин озак еллар Касай авылында ветеринария фельдшеры булып эшләгән Җәвит Якуповка РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтен дә тапшырды.
    Девәтернә
    Бу авыл халкы "үз көнен үзе күрә" дияргә дә була. "Фәнис Шәрипов, Илһам Шәрипов, Илһам Шакиров, Фәрит Хөснетдинов, Нараттан Рафаэль Муллахмәтов, Сәгыйть Газизов гаиләләре хуҗалыкларында мал асрап, кортчылык белән шөгыльләнеп яшиләр. "Безнең төбәктә җитештерелгән бал сыйфатлы һәм файдалы, шуңа кайберәүләрнең хәтта Мәскәүдә дә үз сатып алучылары бар", - диде Фәнис Йосыпов. Ә менә кайбер хуҗалыкларның төп кереме булып сөт һәм аннан әзерләнгән ризыкларны сату тора. Рәзилә Зарипова - 7450, Раушания Фәхриева 5100 литр, Рифкать Гарифуллин, Инсаф Сабитов, Камил Бакиров гаиләләре дә, күп сөт тапшырып, өстәмә табыш алганнар. "Тик сөтнең бәясе бик түбән булуы гына борчуга сала. 2010 елда сөтне тапшыру бәясе 9 сум 50 тиен булса, 2012 елда ул 2 сумга кимеде", - диде авыл җирлеге башлыгы.
    Узган ел Гали авылында Фәрхушиннарның гаилә фермасы оештыруын, Девәтернәдән Илшат Шәриповның берничә кешенең пай җирен рәсмиләштереп уңышлы гына эшләп килүен башкаларга үрнәк итеп куйды.
    Өч авылда да зиратларны чистартуда, коймаларны яңартуда бик күп эш башкарылуы, "Брус" ширкәте ярдәме белән Советская урамындагы асфальт юлны төзекләндерүләре турында да сөенеп сөйләде ул. "Күп кенә мәсьәләләрне чишүдә Фәнис Миңнефаязович район җитәкчелеге ярдәмен көтеп тормый. Әйтик, әлеге урамны капиталь төзекләндерү буенча "Брус" ширкәте белән үзе сөйләшүләр алып барды. Авылда мондый җитәкче булу - халык өчен зур бәхет ул", - диде Ришат Тимерович.
    Җыен барышында пай җирләренә кагылышлы сораулар да күп яңгырады. Бу хакта газетабызның алдагы саннарының берсендә аңлатып үтәрбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
    Җыелыш Фәнис Арсланов җитәкчелендәге "Тугызбуй" төркеменең матур чыгышлары белән төгәлләнде.
    ×××
    Ике җирлектә дә участок вәкиле Артур Хәбибуллин, ТРның янгынга каршы көрәш хезмәтенең Исәнбайдагы аерым посты начальнигы Марат Шәйхетдинов чыгышлары тыңланды. Социаль яклау һәм Пенсия фонды идарәләренә дә халыкның соравы күп булды. Менә шулай, проблемаларны җыелышып бергәләп хәл иткәндә, авыл халкына яшәү барыбер җиңелрәк.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Реклама


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: