Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бергәләп тотынсак, тәртип булыр

Мәгълүм булганча, шәһәрдәге күпкатлы йортларның һәрберсендә идарәче компания, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торырга, йорттагы һәркемне биш бармагыдай белергә, коммуналь хезмәт күрсәтүдәге проблемаларны хәл итәргә тиешле җаваплы кеше бар. Район җитәкчелеге менә шушы җаваплы кешеләрне эшлекле очрашуга чакырды. Җитәкчелекнең аларны мондый эшлекле сөйләшүгә чакыруы очраклы гына түгел. Күпкатлы йортларда...


Мәгълүм булганча, шәһәрдәге күпкатлы йортларның һәрберсендә идарәче компания, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торырга, йорттагы һәркемне биш бармагыдай белергә, коммуналь хезмәт күрсәтүдәге проблемаларны хәл итәргә тиешле җаваплы кеше бар. Район җитәкчелеге менә шушы җаваплы кешеләрне эшлекле очрашуга чакырды.

Җитәкчелекнең аларны мондый эшлекле сөйләшүгә чакыруы очраклы гына түгел. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең элекке Идарәче компаниягә, Бердәм исәпләү үзәгенә дәгъвалары бихисап һәм аларның күбесе еллар буе хәл ителми иде. Башта электр энергиясенә, ә хәзер суга да ОДН өчен зур суммалар исәпләүләрен әйткән дә юк инде. Соңгы елларда капиталь ремонт үткәрелгән һәм яңа тапшырылган йортларда да проблемалар бихисап. Дөрес, йорт өчен җаваплы кешеләрнең үз бурычларын үтәүгә бик таләпчән, җаваплы караган, һәр фатирдагы исәпләү приборлары күрсәткечләрен контрольдә тоткан һәм вакытында түләүне таләп иткән йортларда ОДН хәзер шактый түбән. Ләкин барлык йортларда да мондый таләпчәнлек юк шул әлегә.
Район җитәкчелеге менә шул еллар буе җыелган проблемаларны әкренләп бергәләп киңәшеп хәл итү өчен җыйды да инде бу көнне йорт өчен җаваплыларны. Өч сәгатькә якын барган сөйләшүдә нинди генә проблемалар яңгырамады?! Торак- коммуналь хуҗалык - иң авырткан җиребез шул. Иң күп сорау ОДН буенча булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе чираттагы ялда булу сәбәпле, аның вазифасын вакытлыча башкаручы Андрей Авдеев бу сорауларга җавап итеп: "ОДНны киметү өчен подъезддагы җаваплы затлар һәр фатирдагы счетчик күрсәткечләрен бер көнне җыеп сезгә тапшырган һәм айның 23-25 числосында Идарәче компания, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре һәм йорт өчен җаваплы зат белән бергә гомумйорт счетчигы күрсәткечен алган очракта дәгъвалар да кимер иде. Менә шулай эшләгән йортларда ОДН буенча зарланулар ишетелми", - диде. Аннан соң ул квартирантлар керткән фатирларда чынбарлыкта ничә кеше яшәвен ачыклап, бу турыда Бердәм исәпләү үзәгенә хәбәр итәргә кирәклегенә басым ясады. Чөнки еш кына фатирда бер генә кеше теркәлгән була. Ә чынбарлыкта берничә квартирант яши һәм коммуналь хезмәтләрдән файдалана. Залдан "фатир хуҗалары еш кына счетчик күрсәткечен язып алу өчен кертмиләр" дигән сүзләр дә ишетелде. Йорт өчен җаваплы затны фатирга уздырырга тиешлеген һәркем белеп торсын иде, җәмәгать.
Андрей Авдеев ай ахырында йорттагы җаваплы зат актка чынбарлыкта күрсәтелгән хезмәт өчен генә кул куярга тиешлеген дә әйтте. Нәтиҗәдә, шуңа нигезләнеп коммуналь хезмәтләр өчен исәпләячәкләр. "Күрсәтелмәгән хезмәт өчен халык түләргә тиеш түгел", - диделәр җитәкчеләр.
Бу көннәрдә яңа төзелгән "Идарәче компания -184нче СМП" элекке компаниядән йортларны кабул итеп алу белән мәшгуль. Бик четерекле, катлаулы эш бу. Йорт өчен җаваплы затлар бу идарәче компаниягә барлык проблемаларын язып тапшырырга тиеш. "Еллар буе җыелган мәсьәләләрне берьюлы гына хәл итеп булмаячак, әлбәттә. Яңа идарәче компаниягә авыр булачак. Ләкин сезнең белән киңәшеп, бу проблемаларны бергәләп хәл итәрбез дип ышанам. Сез идарәче компаниянең төп таянычы булырга тиеш. Әгәр сез дә булышмасагыз, читтән килеп беркем дә торак-коммуналь хуҗалыктагы бихисап проблемаларны чишүдә ярдәм итмәс", - диде Андрей Авдеев.
Район хакимиятендә җитәкчеләр һәр көнне иртәнге планерканы Бердәм диспетчер хезмәтенә халыктан кергән шикаятьләрне тикшерүдән башлыйлар. Район җитәкчелеге аларның үтәлешен ныклы контрольдә тота, еш кына үзләре дә урыннарга барып, халык шикаятьләре буенча башкарылган эшләрнең үтәлешенең сыйфатын тикшерәләр. Дәгъваларыгызны тәүлек әйләнәсе эшләүче Бердәм диспетчер хезмәтенә 24141 телефонына шалтырата аласыз.
"Менә шулай бергәләп тотынсак, торак-коммуналь хезмәт хуҗалыгында әкренләп тәртип кертеп булачак", - диделәр очрашуда катнашкан җитәкчеләр. Бу эштә йорт өчен җаваплы затлардан да зур хезмәт таләп ителә. Район җитәкчелеге алар белән ешрак очрашып, проблемаларны чишү юлларны бергәләп киңәшеп хәл итәчәкләрен, киләчәктә аларга кызыксындыру чаралары күреләчәген дә әйтте.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев