Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Без барында ямь бар җирдә!

Язның тәүге бәйрәме уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров гүзәл затларыбызга менә дигән бәйрәм киче бүләк итте. Залга узганда ук кадетларның котлап чәчәк бәйләме бүләк итүләре бәйрәм кәефе уятты. Чаллының "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнә осталарының чыгышлары исә дөнья мәшәкатьләрен оныттырып ял иттерде. "Энергетик" Мәдәният сарае хуҗасы, Татарстанның атказанган мәдәният...

Язның тәүге бәйрәме уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров гүзәл затларыбызга менә дигән бәйрәм киче бүләк итте. Залга узганда ук кадетларның котлап чәчәк бәйләме бүләк итүләре бәйрәм кәефе уятты. Чаллының "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнә осталарының чыгышлары исә дөнья мәшәкатьләрен оныттырып ял иттерде.

"Энергетик" Мәдәният сарае хуҗасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызда якташлар җәмгыятьләре оештыруны башлап йөрүче сәхнә ветераны Гөлзада Рзаева тәмле теле, матур сөйләме, эчкерсез чыгышы белән залны шунда ук үзенә җәлеп итте. Әгерҗе районы белән Чаллы арасындагы дуслык җепләре, "КамАЗ" төзелешенә китеп төпләнеп калган һәм төрле тармакта хезмәтләре белән танылган әгерҗелеләр турында чын күңелдән сөйләгәндә Чаллыдагы якташларыбыз белән горурланып утырдык. "Сезнең районның бәрәңгесенә кадәр тәмле, ярмалы бит. Көзге ярминкәләрдә күпләр "Әгерҗе бәрәңгесе кайда сатыла?" дип эзләп йөри. Мин үзем дә фәкать сезнең туфракта үскән шушы бәрәңгене генә алам. Моңа кадәр дә ике арада элемтәләребез нык иде. Хәзер исә бу дуслык җепләре тагын да ныгыр. Чөнки сезнең җитәкчегез Валерий Макаров - безнең Чаллыда хезмәт баскычлары буйлап үскән, мәрхәмәтлелеге, мохтаҗларга гел ярдәм кулы сузуы белән абруй казанган, "Чаллының мактаулы гражданины" исеменә лаек булган зат", - дип Гөлзада ханым тамашачының күңелен яулап алды. Концерт барган арада Гөлзада ханымга Чаллыдан шалтыратып хөрмәтле якташларыбыз, мәгариф ветераннары Шәфкать ага һәм Луиза ханым Халиковларның залдагы гүзәл затларга бәйрәм котлаулары җибәрүләре күңелләребезне тагын да күтәрде. Валерий Макаров та бәйрәм кунакларын җылы котлады.
Чаллы артистлары әгерҗелеләргә сюрпризлар да ясадылар бу кичне. Гөлзадә ханым озак еллар Чаллы балаларына белем биргән, хәзер Әгерҗедә яшәүче 86 яшьлек мәгариф ветераны Марсельеза ханым Гыйләҗина, аның музыкант улы Фәритнең Чаллыда танылган шәхес булуы турында зур ихтирам белән сөйләде һәм Марсельеза апага дигән күчтәнәчен кызы Әлфия Әнвәровнага тапшырды. Икенче сюрприз - туган ягыбыз авылына багышланган яңа җыр иде. Тәбәрледән Фәнзилә Гомәрованың "Сокманым" шигыренә Чаллы композиторы Илнар Фәзуллин көй язган. Әгерҗе җирендә бу җырның тәүге тапкыр яңгыравы күпләрне сөендерде. Мукшур авылында туып-үсеп, КамАЗга эшкә китеп төпләнеп калган якташыбыз Зөлфия Сәләхетдинованың җырчы улы Рәмзил дә көчле, моңлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Чит илләрдә дә танылган "Болгар" бию театры, "Ритм" спорт-бал биюләре коллективының дәртле биюләрен зал көчле алкышлар белән кат-кат сәхнәгә чакырды.
Әнә шулай, бар дөньяны онытып карадык без Чаллы артислары чыгышын. Залдан чыкканда үзе дә сәхнә ветераны булган Көмешай Хәбибуллина: "Бәйрәм алды кичебезне шулай матур итеп оештырган Валерий Макаровка бу олы бүләге өчен газета аша рәхмәтебезне белдер әле", - диде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев