Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Без үскәндә төшкә дә кермәде

Бу атнада Красный борда тантаналы шартларда универсаль спорт мәйданчыгын ачтылар. "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча Татарстанда быел 319 универсаль спорт мәйданчыгы төзелә. Шуның өчесе - Әгерҗе районында: икесе - шәһәрдә, берсе - Красный борда. Мондый заманча спорт мәйданчыгының иң беренчеләрдән булып Красный борга куелуы очраклы гына түгел. Беренчедән, монда халык...

Бу атнада Красный борда тантаналы шартларда универсаль спорт мәйданчыгын ачтылар.

"Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча Татарстанда быел 319 универсаль спорт мәйданчыгы төзелә. Шуның өчесе - Әгерҗе районында: икесе - шәһәрдә, берсе - Красный борда.
Мондый заманча спорт мәйданчыгының иң беренчеләрдән булып Красный борга куелуы очраклы гына түгел. Беренчедән, монда халык саны ... Шуның 700дән артыгы мәктәп укучылары һәм яшьләр. Икенчедән, бу авылда ел әйләнәсе эшли, үз канаты астына бөтен авыл һәм шәһәр балаларын җыя торган "Алмалы" район лагере бар.
Бу көннәрдә биредә Әгерҗенең яшь хоккейчылары һәм футболчылары ял итә, тренировкалар үткәрә.
- Төзүчеләребез спорт мәйданчыгында эшли башлау белән лагерьда ял итүчеләр "кайчан биредә уйнарга була инде?" дип аптыратып бетерделәр. Аларның бирегә килгәч ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Димәк, балалар монда теләп киләчәкләр, спорт мәйданчыклары аларга киәрк, - диде "СтройГрад" ширкәте директоры Марсель Ситдыйков.
- Безнең яшь спортчылар мәйданчыкны тантаналы шартларда ачканчы ук бик рәхәтләнеп биредә шөгыльләнә башладылар. Хәтта аларны моннан алып чыгып та булмый. Менә шундый спорт мәйданчыклары һәр авылда һәм Әгерҗенең үзендә берничә урында булсын иде, - дигән теләген җиткерде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталия Мөхәммәтҗанова.
Мәйданчыкта ниләр генә юк: теннис өстәле, төрле таулар, тренажерлар, перекладина. Төзүчеләр волейбол, футбол, баскетбол мәйданчыклары ясап куйганнар. Рәхәтләнеп шөгыльлән, үзеңне чыныктыр гына, бөтен мөмкинлекләр бар.
- Без үскәндә мондый спорт объектлары төшкә дә кермәде. Хәзерге балаларга нинди генә шартлар тудырмыйбыз инде. Әнә ничек дөньяларын онытып уйныйлар, - дип куйды әлеге тантанага килгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов.
Әйе, әнә, Күләгәшнең чаңгычы кызлары тренерлары Евгений Яркеев белән бик бирелеп футбол уйныйлар. Биредә аграр яшьләр берләшмәсе бүлекчәсе егетләре теннис шарларын очыралар гына. Яшь хоккейчылар тренажерларда шөгыльләнәләр. Ә кечкенәләрне "пароход" тренажерыннан алып чыгып булмый.
Спорт мәйданчыгын ачу танатанасында "Бердәм Россия" партиясе, Татарстан һәм район җитәкчелеге, төзүчеләр адресына иң җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Красный борда яшәүче каләм остасы Нина Куралева бу шатлыклы вакыйга уңаеннан хәтта шигырь дә иҗат иткән.
Мәйданчыкның символик ачкычын авыл һәм мәктәп җитәкчеләренә тапшырсалар да, алар аны мәйданчыкның чын хуҗалары - балаларга тапшырдылар.
"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән төзелгән мондый спорт мәйданчыклары районыбыз балаларына физик яктан чыныгып үсәргә, вакытларын файдалы үткәрергә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев