Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Безне санаучыларга – бүләкләр

    2010 елда узган Бөтенрәсәй халык санын алу кампаниясенә әзерләнүдә, аны үткәрүдә һәм йомгак ясауда аеруча актив катнашкан 63 райондашыбыз Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең "2010 елдагы халык санын үткәрүдәге казанышлары өчен" медаленә лаек булдылар. Авылларда әлеге олы бүләкне иң лаеклыларга Сабан туе бәйрәмнәрендә тантаналы шартларда тапшырдылар. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бер төркем...

    2010 елда узган Бөтенрәсәй халык санын алу кампаниясенә әзерләнүдә, аны үткәрүдә һәм йомгак ясауда аеруча актив катнашкан 63 райондашыбыз Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең "2010 елдагы халык санын үткәрүдәге казанышлары өчен" медаленә лаек булдылар.


    Авылларда әлеге олы бүләкне иң лаеклыларга Сабан туе бәйрәмнәрендә тантаналы шартларда тапшырдылар. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бер төркем активистлар бу медальне район башлыгы Фәрит Габбасов кулыннан алдылар. Нәфисә Әхмәтшина әлеге мөһим кампания барган чорда районда халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкил булып эшләде.
    "Моннан тыш, халык санын алуда актив катнашып, инициатива һәм зур тырышлык күрсәткән 27 райондашыбызга Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Мактаулы дипломы тапшырылачак. Гомумән, сан алуда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм", - диде статистика бүлеге начальнигы Әлфия Тимкина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: