Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Безнең урамга да бәйрәм килде

"Июнь аендагы бик эссе көннәргә, соңгы вакытларда көн саен яңгыр явуга карамастан, "Брус" ширкәте юлчылары юл салу, төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп һәм срогында башкаралар", - ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. - Җәйге чорда район юлларын ремонтлау эшенә 30га якын техника, 70ләп эшче җәлеп ителде. Хәзер төп көчне Әгерҗе шәһәре...

"Июнь аендагы бик эссе көннәргә, соңгы вакытларда көн саен яңгыр явуга карамастан, "Брус" ширкәте юлчылары юл салу, төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп һәм срогында башкаралар", - ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
- Җәйге чорда район юлларын ремонтлау эшенә 30га якын техника, 70ләп эшче җәлеп ителде. Хәзер төп көчне Әгерҗе шәһәре юлларын ремонтлауга юнәлтәбез, - ди "Брус" ширкәтенең Әгерҗе районындагы участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев.
План нигезендә Әгерҗенең Гагарин, Нариманов урамы һәм тыкрыгын, Октябрьская, М.Горький, Ленин, Азин, Малоамурская, Крестьянская урамнарын өлешчә ремонтлау, Казанская, Камал урамнарының бер өлешенә таш түшәү каралган иде. Әлеге урамнарның күпчелегендә юллар төзекләндерелде инде.
- Ленин урамына килен булып төшкәнемә 23 ел. Шушы еллар эчендә юлларның бер генә тапкыр булса да ремонтланганын хәтерләмим. Урамыбыздагы юлларны тәртипкә китерүләрен үтенеп, кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек без?! Район хакимияте бусагасын күпме таптадык?! Быел июнь аенда юлчылар урамыбызны ремонтлый башлагач, "ниһаять, безнең урамга да бәйрәм килде" дип ничек сөенгәнебезне белсәгез?! Юлларыбыз тигез, шома, матур хәзер. Урамга чыгып басам да, сокланып карап торам хәтта. Тик йөрәкне тырнап торган сорауны бирми калдыра алмыйм: ә юл читләрен эшләрләрме икән юлчылар , - дип борчыла Альбина Гобәйдуллина.
Борчылуыгыз урынсыз, Альбина.
- Юл читләрен, гадәттә, иң соңгы чиратта тәртипкә китерәбез. Ленин урамында яшәүчеләр дә кайгырып тормасыннар: юл читләре һичшиксез ремонтланачак, - дип ышандырды Минсәет Мәһәдиев.
- Безнең Нариманов урамындагы юлларның да күптәннән төзекләндерелгәне булмады. Дөрес, моннан 4-5 ел элек 1нче гимназиянең юбилеена "җиңелчә" генә ремонт ясаганнар иде. Тик ул ремонтның эзе дә калмады инде, - диләр Дамира Галимова һәм Илсөяр Мусина да. Әлеге урам юлларын да "Брус" ширкәте юлчылары сыйфатлы итеп ремонтлаганнар.
- "Лежачий полицейскийлар"да куйдылар. Шуңа күрә шоферлар да артык кумыйлар. Ничектер хәрәкәт тә кимегән кебек тоела хәзер. Әллә юллар яхшы булганга, транспортның йөргәне дә сизелми, - ди Илсөяр ханым Мусина.
М.Горький урамындагы 6нчы күпкатлы йортта яшәүче Рафаэль Тукмачев та юлларның тәртипкә китерелүенә сөенүен яшерми.
- Юлларны ремонтлау белән бергә, бордюрларны да алыштыралар. Яхшыны һәркайсыбыз ярата инде. Шуңа без дә бик шат, - ди ул. Әлеге урамдагы юлларны өлешчә тәртипкә китерү белән бергә, кайбер күпкатлы йортлар янындагы машина кую урыннарын да ремонтлаганнар юл төзүчеләр.
- Безнең 1нче йорт янындагы машина кую урынында чокыр өстенә чокыр ясалып беткән иде инде. Күптән түгел генә әлеге урынны юлчылар бик сыйфатлы итеп ремонтладылар. Үз эшләрен кыска срокта һәм оста итеп башкарган юл төзүчеләргә рәхмәт, - ди әлеге йорттан Раил Абзалиев та.
- Әгерҗедә юлларны тәртипкә китерү эшен август ахырларына тәмамларга планлаштырабыз. Яңгырлар еш яумаса, бәлки, тизрәк тә эшләп бетерергә мөмкин булыр иде, - ди Минсәет Мәһәдиев.
...Шәһәр урамнарын ремонтлау белән бергә, район юлларын да тәртипкә китерәләр "Брус" ширкәте юл төзүчеләре.
- Зур күләмле эшләрдән Тирсә, Касай, Варкләд-Бодья, Пеләмеш урамнарын, Тоба авылына илтүче юлны ремонтлау көтелә, - ди ул.
Ә безгә юл төзүчеләрнең авыр эшенә хөрмәт белән карыйсы гына кала. Юлларның яхшы булуын яратабыз икән, аларга сакчыл карарга да өйрәник.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев