Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Безнең шәһәр – иң матуры

Әгерҗегә шәһәр статусы бирелүгә 75 ел һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан 3 августта зур бәйрәм булачак. Күптән түгел район башкарма комитеты әлеге бәйрәмне уздыру буенча әзерлек эшләрен башлау турында карар кабул итте, оештыру комитетын раслады, бәйрәм кысаларында узачак чаралар планын булдырды. Оештыру комитеты "Шәһәр туган көнен яңача төсмер белән каршы алырга...

Әгерҗегә шәһәр статусы бирелүгә 75 ел һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан 3 августта зур бәйрәм булачак.
Күптән түгел район башкарма комитеты әлеге бәйрәмне уздыру буенча әзерлек эшләрен башлау турында карар кабул итте, оештыру комитетын раслады, бәйрәм кысаларында узачак чаралар планын булдырды. Оештыру комитеты "Шәһәр туган көнен яңача төсмер белән каршы алырга тиеш!" дигән бурыч куя. Шуңа күрә К.Маркс, Гагарин кебек үзәк урамнардагы биналарның фасад өлешен ремонтлау, тирә-ягын тәртипкә китерү, матурлау планлаштырыла. "Тик бу - башка урамнардагы биналар, йортлар тирәсен тәртипкә китермәскә дә була дигән сүз түгел. Һәр җитәкче үз предприятиесе территориясен, ә хуҗалар йортлары, фатирлары янын тәртипкә китерүгә зур җаваплылык белән карарга бурычлы", - дип мөрәҗәгать итә оештыру комитеты шәһәрдәшләребезгә. Матур традиция буенча, быел да оешма-предприятиеләр, күпкатлы һәм шәхси йортлар тирәсен чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге игълан ителәчәк. Оешма-предприятие җитәкчеләре алдына үз биналарын бәйрәм рухы белән сугарылган һәм татар телендә язылган баннерлар белән бизәү бурычы да куела.
Хәзер шәһәр юбилее уңаеннан нәшер ителәчәк җурналга материаллар туплау бара. Анда Әгерҗенең 70 еллык юбилееннан соң узган 5 ел эчендә ирешелгән уңышлар, үзгәрешләр чагылыш табачак. Юбилей көнендә Әгерҗедә элекке "Авангард" кинотеатры бинасында яшьләр үзәге һәм кинозал ачу да планлаштырыла. Бу бинаны үзгәртеп коруга ТР бюджетыннан 10 миллион сум акча бүленгән инде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше стадионда узачак. Бу көнне хезмәт коллективлары парады булачак. Матур традиция буенча, тантанада иң лаеклы әгерҗелеләр Шәһәрнең мактаулы гражданины исеменә лаек булачак. Тантанадан соң стадионда төрле спорт чараларына старт биреләчәк. Ә бәйрәм чаралары урамнарга күчәчәк. Үзәк урамнарда шәһәрнең тарихи үсешен чагылдырган һәм кул осталарының эшләнмәләрен тәкъдим иткән күргәзмәләр белән беррәттән музей материаллары күргәзмәсе дә эшләячәк. Предприятиеләр халыкка үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Урамнарда балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары эшләячәк. Шулай ук район үзешчәннәре, балалар сәнгать коллективларының иң матур концерт чыгышлары белән хозурланырга мөмкин булачак. Бәйрәм кичке дискотека һәм фейерверк белән тәмамланачак. Бәйрәмгә килгән бер генә кеше дә бүләксез китмәячәк, чөнки юбилейга күптөрле сувенирлар ясау да планлаштырыла.
Шәһәр юбилее уңаеннан чаралар старт алды инде. 26 апрельдә район Мәдәният сараенда "Язгы ПанНо" дип аталган "Йолдызлык" район иҗат фестивале узачак. Май аенда яшьләр арасында заманча бию буенча фестиваль оештыру планлаштыра.
Без дә газетабыз битләрендә "Әгерҗе шәһәренә - 75 ел" дип аталган яңа рубрика ачабыз. Сездән шәһәр тарихы, аның күренекле шәхесләре турында язылган кызыклы язмалар көтеп калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
Бәйрәм чараларына әзерлек барышында һәркем "Бу - безнең шәһәр бит!" дип фикер йөртсен һәм аны тагын да матуррак, уңайлырак итүгә үз өлешен кертсен иде. Юбилей көнендә горурланып, "Безнең шәһәр - иң матуры" диярлек булсын.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев