Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бүген Әгерҗедә беренче язгы ярминкә узды (ФОТО)

Сатуда иң күбе ит иде

Иртәнге сәгать 7гә үк ярминкәгә халык җыела башлаган иде инде. Соңгы вакытта кибетләрдә бәяләр шактый арту сәбәпле, халык ярминкәгә арзанрак бәягә ит, бәрәңге алып булмасмы икән дип ашыкты. Ит сатучылар шактый күп иде. Дуңгыз итенең бер килосын 280 сумга алып булса, сыерныкы иң кыйммәте 430 сум иде. Кабырга өлешләрен 350 сумга саттылар.

-    Көз көне ярминкәләрдә, әлбәттә, ит арзанрак иде. Көздән соң ашлык, печән бәяләре күпме артты. Көзен арпаның килосын 10-12 сумга таба алсак, хәзер 20 сум. Печәннең бер рулоны 1000 сум торса, хәзер 1500 сум. Узган атнада гына бозауның тере авырлыгы 150-170 сум иде. Бу атнада бәя күтәрелде, килосы 180-200 сум тәшкил итә. Шулай булгач иткә дә бәя арта инде, - ди күп еллар ит сату белән шөгыльләнүче Ринат Фәттахов. 

-    Бәясе кыйбат дип итсез яшәп булмый инде, - дип халык ит сатучылар янына җыелды.
Ашлыкка килгәндә, бу ярминкәдә бер генә урында боай сатылды. Аның килосы 22 сум иде. 
Бәрәңге дә бер генә урында иде. Аны Тәбәрледән Галинур абый Хәмитов сатты. 5 литрлы чиләген 200 сумнан күз ачып йомганчы алып бетерделәр. 

Кырындыдан Фирая Солтанова бройлер, тавык, үрдәк түшкәләре тәкъдим итте. Бройлерларның килосын 230-280, үрдәкне 450, бытбылдыкны 650 сумга алырга була иде. 

Балның бәясе көз көне ничек булган, шулай калган. 3 литры - 1500 сум. 

Салагыштан Ильяс Мөдәрисов алып килгән балыкларны да халык яратып алды. Жерехны – 200, судакны 350 сумга тәкъдим итте ул. 

Бакча үстерүчеләр суган сенчигы да алдылар. Аны ярты литры 150 сум иде. 

Бу әле Әгерҗедәге соңгы ярминкә түгел. Аның алдагысы кайчан узачагын хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев