Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бүген Исәнбай мәктәбенең йөз егерме еллыгын бәйрәм иттеләр

    Бүген Исәнбай авылы мәктәбенең 120 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы булды. Ринат Борһаниев җитәкчелегендәге мәктәпнең исеме районда гына түгел, республикада да яхшы таныш. Белем бирү йорты зур юбилейны матур уңышлар белән каршы алды. Мәктәп 2014, 2017 елларда "Районның иң яхшы мәктәбе" конкурсында җиңеп чыкса, 2013, 2017 елларда Татарстан Республикасының "Иң...

    Бүген Исәнбай авылы мәктәбенең 120 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы булды.

    Ринат Борһаниев җитәкчелегендәге мәктәпнең исеме районда гына түгел, республикада да яхшы таныш. Белем бирү йорты зур юбилейны матур уңышлар белән каршы алды. Мәктәп 2014, 2017 елларда "Районның иң яхшы мәктәбе" конкурсында җиңеп чыкса, 2013, 2017 елларда Татарстан Республикасының "Иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә керде. Быел ул - әлеге рейтингта сигезенче урында. Бу - мәктәп коллективының максатчан уртак хезмәт җимеше.

    Исәнбай мәктәбе ерак чорларга барып тоташкан бай музее белән дә, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Мәктәп музее, 2014 елда республика күләмендә уздырылган бәйгедә беренчелекне яулады. 2015 елда Бөтенроссия сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының Мактау китабына кертелде.

    2012 елда мәктәптә республика программасы буенча капиталь төзекләндерелү уздырылып, ул икенче яшьлеген кичерде. Бүгенге көндә биредә 80 укучы белем ала. Бу мәктәп шунысы белән үзенчәлекле, биредә читтән килеп укучылар юк. Укучыларга 15 укытучы белем бирә. Аларның җидесе - югары, җидесе беренче категорияле. Коллективның биш укытучысы ТРның "Безнең иң яхшы укытучы", өч мөгаллим Россиянең "Мәгариф" өстенлекле милли проекты, "Укытучы-оста", "Укытучы-эксперт" грантлары җиңүчеләре.

    Исәнбай мәктәбе укучыларының һәр елны Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре район һәм республика күрсәткеченнән югары. Соңгы биш елда укучылар технология, татар теле һәм әдәбиятыннын республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар.

    Белем бирү учагын районда педагогик кадрлар әзерләү мәктәбе дип тә горурланып әйтә алабыз. Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә, республика мәктәпләрендә әлеге мәктәптә укып, киләчәген педагог һөнәре белән бәйләгән утыздан артык мөгаллим эшли. 2017 елда мәктәп тәмамлаган дүрт укучы да - бүген педагогия уку йортлары студентлары.

    Тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина Исәнбай мәктәбе коллективын, ветеран укытучыларны, шушы мәктәптә белем алган укучыларны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар, һәрвакыт югары үрләр яулап эшләүләрен теләделәр.

    Бәйрәмдә директор Ринат Борһаниевка "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучы Ленар Зәйнуллинга һәм гомере буе китапханәче булып эшләгән Гөлия Гыйззәтуллинага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бик күп укытучылар, балалар бакчалары һәм мәктәп хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Иң-иңнәр һәм мәктәпнең педагогик коллективы истәлек медальләренә лаек булдылар.

    Сәхнә түрендә гомерләрен балаларга белем һәм тәрбиягә бирүгә багышлаган ветеран мөгаллимнәр, укытучы династияләр, мәктәп дип янып йөрүче җитәкчеләр, иганәчеләр хөрмәтләнделәр. Бәйрәм тантанасы укучыларның, авыл үзешчәннәренең чыгышлары, шушы авылдан чыккан "Сорнай" ансамбле җырчысы Диләрә Шәрипова, Минзәлә Мәдәният сарае директоры Ринат Бәдертдинов башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

    Бу көнне бәйрәмдә 20, 30, 40 ел элек мәктәп тәмамлаган сыйныфташлар очрашып, хәтер яңарттылар, алар үзләренә белем биргән укытучылары белән очраштылар.

    Мәктәп юбилеена тагын бер үзенчәлекле бай бүләк әзерләнгән иде. Мәктәпнең 120 елын үз эченә алган "Исәнбайга нур өстәүче бер ялкын син, мәктәбем" китабы дөнья күрде. Аның әзерләүгә зур хезмәт куйган ветеран мөгаллим Фәтхия Зарипова, Гүзәлия Зәйнуллина, Гөлназ Хуҗинага тирән рәхмәт сүзләре җиткерелде.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 20 апрель 2018 - 09:27
      Саитгараева Риана, 6 лет. Г. Тукай "Забавный ученик"
    • 19 апрель 2018 - 09:06
      Гарафеева Диана
    • 19 апрель 2018 - 14:28
      Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды Быел Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
      198
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 10:04
      Хезмәтен хөрмәтләп Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан, матур традиция буенча, Татарстан Дәүләт Советында Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар.
      178
      0
      0
    • 18 апрель 2018 - 14:03
      Ижауда “Ак калфак“ оешмасы уздырган “Бишек туе“нда әгерҗелеләр дә катнашты Районыбыздагы татар авылларында туып-үсеп, хәзер Ижауда гомер кичерүче Әгерҗе кызларының Удмуртиядә милләтебезне яшәтү, туган телебезне, матур йолаларыбызны саклау өчен җан атып эшләп йөрүләренә тагын бер тапкыр сокланып кайттык әле.
      168
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 10:41
      Кырынды китапханәсендә “Шәльяулыгым – күңел бизәгем“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды Салават күпере төсләренең балкышын хәтерләтеп яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды.
      135
      0
      0
    • 20 апрель 2018 - 11:07
      ВТБ банкы хезмәткәрләре Әгерҗедә хәйрия чарасы оештырдылар ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.
      134
      0
      0
    • 18 апрель 2018 - 09:22
      Әгерҗедә Бубилар рухы көчле Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә узган мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укуларын Казан кунаклары югары бәяләде. Кунаклары да нинди бит әле: халык шагыйре Роберт Миңнуллин, якташыбыз – Татарстан “Халыклар дуслыгы йорты“ җитәкчесе Ирек Шәрипов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина.
      129
      0
      0
    • 18 апрель 2018 - 12:55
      Йөз яшьлек әбинең сеңлесенә туксан тулды Мордывыйда яшәүче Сәкинә апа ИСХАКОВАга шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул – Кодаштан 100 яшьлек Рәхимә әбинең бертуган сеңлесе.
      110
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 15:42
      Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез 1 май – Яз һәм хезмәт, 9 Май – Җиңү бәйрәмнәре – ял көннәре.
      98
      0
      0
    Ночной режим