Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бик кыйммәткә төште безнең бәхет

"Бүгенге тормышта бер якын кешеңне югалтсаң да бик авыр, кайгыдан елыйбыз, хәсрәт утында янабыз. Ә сугышта 1945нең Җиңү көнен якынайту өчен 27 миллионнан артык (!) ватандашыбызның, шул исәптән 7 меңгә якын райондашыбызның, яу кырында ятып калуы бүгенгә кадәр йөрәкне әрнетә. Бик кыйммәткә төште безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз. Сугыштан ирләрен, улларын,...

"Бүгенге тормышта бер якын кешеңне югалтсаң да бик авыр, кайгыдан елыйбыз, хәсрәт утында янабыз. Ә сугышта 1945нең Җиңү көнен якынайту өчен 27 миллионнан артык (!) ватандашыбызның, шул исәптән 7 меңгә якын райондашыбызның, яу кырында ятып калуы бүгенгә кадәр йөрәкне әрнетә. Бик кыйммәткә төште безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз. Сугыштан ирләрен, улларын, әтиләрен, сөйгән ярларын көтеп ала алмаган, исән кайтса да яраларыннан бик яшьли вафат булганнарның толлары, ятимнәре өчен бик тә сагышлы бу бәйрәм".
Район башлыгы Фәрит Габбасовның Җиңүнең 67 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында әйткән бу сүзләре сугышның бөтен михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарны, тол әбиләрне, сугыш ятимнәрен тетрәндергәндер. Фәрит Гарифовичның: "Яшьрәк буын арасында начар яшибез, дип зарланучылар очрый. Юк! Тормышыбыз начар түгел! Менә 67 ел инде сугышсыз яшибез. 67 ел инде гаиләләргә "похоронка"лар килми. Бу бәхет түгелмени?! Ә ике ел эчендә 335 ветеранны фатирлы итүебез, Әгерҗедә авария хәлендәге 70 баракта яшәүчеләрне тиздән яңа фатирларга күчерәчәгебез бәхет-шатлык түгелмени?! Иң мөһиме: сугыш булмасын! Ә калганын сезнең белән бергәләп җиңәрбез", - дигән сүзләре дә һәркемне уйландырырлык иде. Район җитәкчесе, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдереп: "Сезнең өчен эш кабинетымның ишекләре һәрчак ачык", - дип тә белдерде.
Ни кызганыч, Җиңү мәйданындагы бәйрәм тантанасына килүче сугыш ветераннары сафы гына елдан-ел сирәгәя. Сугышта шәһит киткән якташларны, тыныч тормышта вафат булган ветераннарны бер минут тын калып искә алганда һәркем үзенең мәрхүм якыннарын, ветераннар сугышчан дусларын күз алдына китергәндер. Ә бәйрәмдә хәтер яңартырдай мизгелләр күп булды. Район җитәкчеләренең халык хәтере булып янучы Мәңгелек ут янына чәчәкләр куюлары, балалар башкаруындагы сугыш еллары җырлары, солдат биюләре ветераннарыбызның күңелләрен кузгалткандыр. "Катюша", "Синий платочек", "День Победы" кебек җырлар яңгыраганда күңелләре тулган өлкәннәрнең нәрсә уйлаганнарын аңларга була. Аларның теләге бер генә: бу чәчәк кебек балаларга сугыш афәтләрен күрергә язмасын! Бер сугыш ветераны балаларның матур чыгышларына сокланып: "Болар Казаннан килгәннәрдер инде, бигрәк оста җырлыйлар, бииләр", - дип сорады. Безнекеләр башкаланыкылардан һич тә ким түгел, үзебезнең балалар шундый осталар", - дигәч, тел шартлатып куйды. Әйе, район Мәдәният сарае һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар чыгышлары өлкәннәрне дә, кунакларны да шаккатырырлык матур шул.
Шәһәребездә Җиңү бәйрәме төн уртасына кадәр дәвам итте. Мәйданда райпоның аш-су осталары солдат боткасы, шашлык пешереп, төрле тәм-томнар белән сыйладылар. Кичен халык тагын мәйданга җыелып, концерт карады, күңел ачты. Ә бәйрәм салютының матурлыгы барыбызны да таң калдырды. Бу мизгелләрдә һәркем 1941 елның 22 июне кабатлана күрмәсен дигән теләктә булгандыр. Ветераннарыбызга исә Җиңүнең 68нче язын да күрергә язсын! Яу кырыннан кайта алмаган якташлар өчен дә яшәгез әле сез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев