Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бик күпләрнең язмышлары синдә

Узган атнада Красный бор участок хастаханәсенең хәзерге бинага күчеп эшли башлавына 30 ел тулуга багышланган юбилей тантанасы булды. Әлеге юбилей - гасырдан артык тарихы булган Красный бор участок хастаханәсе үткән данлы юлның бик аз өлеше генә. Исеңдәме?.. Мондый бәйрәмдә алган тойгыларны тулысы белән җиткерү бик авыр. Үзеңне шушы тарихның бер...

Узган атнада Красный бор участок хастаханәсенең хәзерге бинага күчеп эшли башлавына 30 ел тулуга багышланган юбилей тантанасы булды. Әлеге юбилей - гасырдан артык тарихы булган Красный бор участок хастаханәсе үткән данлы юлның бик аз өлеше генә.
Исеңдәме?..

Мондый бәйрәмдә алган тойгыларны тулысы белән җиткерү бик авыр. Үзеңне шушы тарихның бер шаһиты итеп тоясың, күңелдә хисләр ташкыны кайный. Бу тантанада да нәкъ шулай булды.
Бәйрәм башланыр алдыннан ук тарих үзенә бөтереп алып китте. Иске фотографияләр урнаштырылган стендны караганда, күзләр таныш йөзләрне эзләде. Менә алар - ак халатларда хезмәт урыннарында: йөзләре җитди, кыяфәтләре эшлекле. Ә монысында - өмәдә. Һәркайсының йөзендә шатлык балкый. Әнә, табигать кочагына ял итәргә чыкканнар: гармунга кушылып җырлыйлар, аркан тарталар. Менә - яңа хастаханәдә дөньяга килгән беренче сабый. Тарих нәкъ шуннан башлана бит. "Әле яңа бинага күченгән генә идек. Бер әйбер дә урынында түгел. Шул чакта хезмәткәребез Люба Матвееваны бәбиләргә алып килделәр. Яңа бинада беренче сабыйны кабул итеп алуыбыз һич онытылмый", - дип хатирәләрен яңартты медицина ветераны, участок хастаханәсендә 40 ел эшләгән акушер Лидия Мыльникова. "Тәүлек аралаш эшләргә туры килде. Хуҗалык та зур иде: 5 сыер, 5 ат, алма, яшелчә бакчалары. Утын дә әзерләдек, печән дә чаптык. Һәркайсыбызның үз хуҗалыгы да бар иде бит әле. Хезмәт шартлары авыр булса да, күңелебезне төшермәдек", - дигән сүзләр белән элеккеге хастаханәдә эшләгән елларын да искә алды Лидия Ивановна.
Һәрберсенә җылы сүзен табып, бик матур итеп, кочак җәеп каршы алдылар ветераннарны. Мондый игътибардан өлкәннәрнең йөзләре балкыды. Алар яшәреп киткәндәй булдылар. Бу көнне хастаханәнең хәзерге хезмәткәрләрен дә тиз генә танып алу авыр иде: ак халатларын салганнар, һәрберсе матур итеп киенгән. Һәркемнең күңелендә - бәйрәм рухы!
Үз эшеңә бирелгәнлек
Музыка уйный. Сәхнәдә ут сүнә. Экранда - шәм тоткан кул. Бу - кайчак тормышыбызның нәкъ менә табиблар кулында булуын тасвирлаучы күренеш. Зал тынып кала. Пәрдә артында Гиппократ анты яңгырый. Аны районда танылган хирург Александр Анпилогов укый. Кибатовлар, Ефимовлар кебек үк хатыны Надежда белән бирегә моннан 30 ел элек күчеп килгәннәр алар. Ул чакта яшь белгечләрне кайларга гына эшкә чакырмаганнар?! Тик һәркайсы Красный бор хастаханәсенә тугры булып калган.
Тантана башланды. Алып баручылар белән бергәләп 30 ел элек булган вакыйгага - яңа хастаханә ачылу мизгелләренә кайттык. Символик тасманы кисәргә сәхнәгә район башлыгы Фәрит Габбасов, район үзәк хастаханәсе һәм участок хастаханәсе баш табиблары Андрей Шубин, Владимир Кибатов, Красный бор авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев, ТАССРның атказанган төзүчесе Рифкать Гыйльметдинов күтәрелделәр. Яңа хастаханә нәкъ менә Рифкать Камалиевич җитәкчелегендә төзелә. Аксакал төзүче атаклы табиб Иван Маненок белән бергәләп яңа бинаны төзү өчен ничек итеп урын сайлаганнарын искә төшерде. Төзүчеләр эшне җиренә җиткереп тиешле срокларда башкарып чыгалар. "Сезнең көн-төн халык сәламәтлеге сагында торуыгыз бу матур эшләрнең дәвамы булып тора", - диде Рифкать Камалиевич.
Красный бор участок хастаханәсе табибларының намуслы хезмәте турында алар ирешкән уңышлар ачык сөйли. Бәйрәм тантанасында да ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына участок табиб-педиатры Надежда Кибатова һәм өлкән шәфкать туташы Әлфия Сөләйманова лаек булдылар. Күп хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Красный бор хастаханәсе халык сәламәтлеге сагында 123 ел тора инде. Бу - гасырдан артык вакыт. Шушы еллар эчендә бик күп сынаулар аша узарга туры килде. Оптимальләштерү җиле дә тими калмады. Уртак тырышлык белән хастаханәнең статусын югалтмадык. Республикада 60тан артык участок хастаханәсеннән бары 4әү генә калды. Без юкка тырышмаганбыз. Биредә, чыннан да, үз эшләренең осталары хезмәт куя", - диде Фәрит Гарифович. "Красный бор хастаханәсе хезмәткәрләре бервакытта да авырлыклар алдында баш имәделәр. Бу бүген дә шулай", - диде Андрей Шубин.
30 елдан соң...
Ветераннарны сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр бу көнне. Аларга бүләкләрне озак еллар район үзәк хастаханәсен җитәкләгән Рәфикъ Шакиров тапшырды. "30 елдан соң кабат шушындый очрашу оештырганыгыз өчен зур рәхмәт", - дигән сүзләр белән башлады ул чыгышын. Ул Красный бор хастаханәсендә хезмәт куйган һәр табибның исемен атап, инде арабыздан китеп барганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Әлеге табиблар арасында, әлбәттә, Иван Маненок исеме дә яңгырады. Бергә эшләгән ветераннар хөрмәтле табиб белән бәйле хатирәләрен яңарттылар. "Маненок кебек табиб башка юктыр ул. Аның караваты янында галошлары һәрвакыт әзерләнеп куелган була иде. Төнлә берәр ашыгыч чакыру булса, шуларны киеп хастаханәгә йөгерде", - дип искә алды Лидия Мыльникова. Балалар бүлеге шәфкать туташы булып эшләгән Нина Куралева табибка багышлап иҗат иткән бик тә эчтәлекле шигырен укыды. Красный бор урамнарының берсенә Маненок исемен бирү турында тәкъдим дә бик урынлы яңгырады.
Дуслар белән хезмәт җиңеләя
Хастаханәне юбилее белән котларга бик күп оешма вәкилләре килгән иде бу көнне. Мәктәп, 56нчы даруханә, ФАП, авыл җирлеге башкарма комитеты, "Наз" приюты, тернәкләндерү бүлеге, газ хезмәте, "Безнең йорт" җәмгыятеннән килүчеләр иң җылы тәбрикләүләрен җиткерделәр.
"Безнең белән бергә иганәчеләребез дә бәйрәм итә бүген. Менә алар - Салагыштан Сәхиповлар, Азеводан Рамил Исмәгыйлев. Алабуга епархиясе благочинные Сергей Лепихин, Марат Вәлиуллин, Наилә Нурмиева, Красный бор ау хуҗалыгы, "КамГЭС- Әгерҗе" җәмгыяте, Салагыштан бертуган Марат һәм Мансур Мөхәммәдиевлар, Ижаудан эшмәкәрләр Алексей Сафронов һәм Фердинанд Мортазин, Габделбәр Муллахмәтов, "Красный бор" кулланучылар җәмгыяте, пациентыбыз Галина Глуховага бәйрәмгә зур бүләкләр белән килүләре өчен зур рәхмәт", - диде участок хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов. Татарстанның танылган артистлары Рәшит Шамкай белән Альбина Апанаеваның чыгышлары да бәйрәм кунакларына матур бүләк булды.
Әйе, Красный бор хастаханәсенең дуслары күп. Ничек хөрмәтләмисең инде бу ак халат ияләрен?! Алар үз эшләрнең осталары булу бергә менә дигән артистлар да икән бит әле. Тик иң мөһиме бу түгел. Иң мөһиме - биредә бүген дә дустанә мөнәсәбәт, яхшылык, кешелеклелек хакимлек итә. Зур уңышка ирешүнең нигезендә нәкъ менә шулар ята бит.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев