Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Билен кысып буган, диләр

Көзге чакырылышта армиягә китүчеләргә кәрәзле телефон белән бергә беренче тапкыр "ВТБ-24" банкының пластик карталары да биреләчәк. Бу турыда сишәмбе көн журналистлар өчен ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде. Безнекеләр - иң яхшылар Октябрь, ноябрь айларында безнең районнан 29 егет армия сафларына китәчәк. "Шунысы сөенечле, хәзер...

Көзге чакырылышта армиягә китүчеләргә кәрәзле телефон белән бергә беренче тапкыр "ВТБ-24" банкының пластик карталары да биреләчәк. Бу турыда сишәмбе көн журналистлар өчен ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде.
Безнекеләр - иң яхшылар
Октябрь, ноябрь айларында безнең районнан 29 егет армия сафларына китәчәк. "Шунысы сөенечле, хәзер егетләр армиягә үз теләкләре белән баралар. Качып йөрүчеләр бик аз. Безнең егетләр республикада иң яхшылардан саналалар. Казанга җыелу пунктына баргач та, тәртипләре, йөз-кыяфәтләре, әдәпле сөйләшүләре белән башкаларга үрнәк алар" - ди ТР хәрби комиссариатының Әгерҗе бүлеге гражданнарны контракт буенча хезмәткә әзерләү, җыю, чакыру бүлеге начальнигы Разия Конакова.
Беренче чакырылышта районнан дүрт егет якыннары белән бер елга саубуллашачак. Аларны хәрби-һава көчләре, хәрби-диңгез флоты һәм башка гаскәрләр көтә.
Хәзер армиягә алынганчы күп кенә егетләргә "права"га уку мөмкинлеге дә бирелә. Түбән Камадагы автомәктәптә 9 райондашыбыз шоферлыкка укый да инде. Район хәрби комиссариатында бу көннәрдә армиягә алынучы егетләр медицина, комиссия тикшерүе узалар. "Хәзер яшьләр арасында сау-сәламәт егетләр аз булсалар да, безнекеләргә күз тимәсен!" - дип соклануын белдерде Разия Әнвәровна.
...Инде узган көздә армиягә алынып, бер ел буе солдат шулпасы эчкән егетләрнең дә туган якларга кайтыр вакытлары җитте. Калининград өлкәсендә хезмәт иткән Илназ Таҗетдинов бу атнада туган авылы Исәнбайга кайтып та җиткән. Ул армиягә алынучыларга бер генә теләк җиткерә: "Курыкмагыз! Армия төгәллеккә, тәртипкә, аралашырга, иң мөһиме, якыннарыңның кадерен белергә өйрәтә ул", - ди. Димәк, алга, егетләр! Туган илне сакларга тәвәккәл, кыю егетләр кирәк. Нәкъ безнекеләр кебек! Исән-имин йөреп кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев