Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“БӘЛӘКӘЧ“ нәниләрне сөендерә

2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикабызда "Бәләкәч" программасына старт бирелгән иде. Бу программа Татарстанда балалар бакчаларына чиратларны бетерүне максат итеп куйды. Соңгы биш елда республикада 118 яңа балалар бакчасы ачылды, 80нән артык мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. - Татарстанда "Бәләкәч" программасы эшли башлаган елны ук Әгерҗедә...

2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикабызда "Бәләкәч" программасына старт бирелгән иде. Бу программа Татарстанда балалар бакчаларына чиратларны бетерүне максат итеп куйды. Соңгы биш елда республикада 118 яңа балалар бакчасы ачылды, 80нән артык мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалды.
- Татарстанда "Бәләкәч" программасы эшли башлаган елны ук Әгерҗедә могҗиза булды. М.Горький урамында нигез ташы салынганнан соң өч ел кыл да кыймылдатмаган төзелештә кызу эш кайный башлады һәм ун (!) ай эчендә 245 урынлы мәһабәт "Бәләкәч" балалар бакчасы калкып чыкты. Яңа бакчадан тыш, шәһәрдәге өч бакчада республика казнасыннан бирелгән акчага өстәмә урыннар булдырып, 200 сабый урнаштырылды. Гомумән, бер ел эчендә Президент программасы нигезендә 500гә якын нәнине бакчага урнаштырып, зур чиратны бетерә алуыбыз могҗизага тиң булды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
- Кайбер кечерәк авылларда балалар бакчасы булмау яшь гаиләләр өчен бигрәк уңайсыз иде. Авыл җыеннарына баргач, аларның бакча юклыктан зарлануларын еш ишетергә туры килде. Район җитәкчелеге бакчасыз авылларда мәктәп базасында сабыйлар өчен төркемнәр ачарга дигән карарга килгәч, бик сөендек. Менә соңгы биш елда район казнасы хисабына Уразайда, Биектауда, Байтуганда бакча төркемнәре ачуга ирешә алдык. Ямурзадагы бакчаны ачуда эшмәкәр Сәхиповлар зур ярдәм күрсәтте, - дип әңгәмәгә кушыла район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Быел исә Шаршады сабыйларын зур бәйрәм көтә. Сабыйлар тәкем тузган бинадан август аенда өр-яңа бакчага күчәчәк. Монысы да республика акчасына төзелде. Шаршадылыларның бу шатлыгын уртаклашырга Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә.
- Рөстәм Нургалиевич инициативасы белән балалар бакчаларында да капиталь ремонт булачагына сөенеп туялмыйбыз. Киләсе ел планына Красный бор бакчасын керттек. Ә Күләгәштә республика ярдәме белән төзеләчәк яңа бинада мәктәп һәм бакча бер түбә астында булыр дип өметләнәбез, - дип дәвам итә Вәсилә Сафиуллина.
- Әгерҗе сабыйлары бәхетләре белән генә тусын. Республикабызда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән уникаль программалар эшләп торганда нәниләребезне бакча белән тәэмин итү тормышка ашмастай хыял түгел, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
Рәмзия Зарипова.
БЕЛЕШМӘ:
Әгерҗедәге - 8, авыллардагы 15 балалар бакчасында 1677 нәни тәрбияләнә.
Быел шәһәр бакчаларыннан - 277, авылардан 83 баланы мәктәпкә озаттылар.
Әгерҗедә 3 яшьтән 7 яшькә кадәр барлык нәниләр бакча белән тәэмин ителгән.
Районда 1,5-2 яшьлек 323 бала бакчага чират көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев