Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бөртекләрдән таулар өелә

    Агрофирманың Әгерҗедәге VII филиалында, элеккечә әйтсәк, ашлык кабул итү предприятиесендә, чын мәгънәсендә, кызу эш өсте бүген: урак башланганнан бирле биредә 6 мең тоннадан артык ашлык кабул итәргә өлгергәннәр инде. "22 июль көнне беренче олауны Тирсәдән Илнар Хәбибуллин китергән иде. Аягы җиңел булды. Соңгы вакытта көнгә 30ар машина ашлык кабул итәбез",...

    Агрофирманың Әгерҗедәге VII филиалында, элеккечә әйтсәк, ашлык кабул итү предприятиесендә, чын мәгънәсендә, кызу эш өсте бүген: урак башланганнан бирле биредә 6 мең тоннадан артык ашлык кабул итәргә өлгергәннәр инде.
    "22 июль көнне беренче олауны Тирсәдән Илнар Хәбибуллин китергән иде. Аягы җиңел булды. Соңгы вакытта көнгә 30ар машина ашлык кабул итәбез", - ди ашлык кабул итү пунктының җитештерү-техник лабораториясе начальнигы вазифаларын башкаручы Илфира Сафиуллина. Ашлык төялгән машиналар килеп туктауга, бөртекләрне пробага алалар. Бу эш - Ижау авыл хуҗалыгы академиясе студентлары Марат Фәйзуллин, Аидә Садыйкова һәм 1нче гимназия укучысы Индира Сафиуллина җаваплылыгында. "Урып-җыю чорында без биредә өченче елыбызны эшлибез. Бик ошый", - диләр Марат белән Индира. Ашлыкның дымлылыгын тикшерү дә аларга йөкләнгән. "Быелгы ашлыкның дымлылыгы уртача 16-17% тәшкил итә", - диләр алар. "Ә менә норма буенча ашлыкның дымлылыгы - 14, чүплелелеге 2% булырга тиеш", - диләр лаборатория белгечләре Тамара Халикова һәм Алена Хәмитова. Соңгы көннәрдә китерелгән арпаның дымлылыгы нәкъ менә шушы нормаларга туры килә, киптереп тә торасы юк, "гәрәбәдәй коры" бөртекләр дип сөенәләр. Сүз уңаеннан: Тамара Игнатьевнаның лабораториядә эшли башлавына инде 45 ел. Лаеклы ялда булуына карамастан, әнә, быел да урып-җыю чорында яраткан эшенә килгән. "Йөрәк түзәме соң?!" - ди ул. "Лаборатория хезмәткәрләре бик тә җаваплы эш башкаралар. Чөнки китерелгән ашлыкны кайда ничек киптерү нәкъ менә алар куйган күрсәткечләр буенча башкарыла. Документлар белән эшләгәндә дә аларга ялгышлыклар җибәрергә ярамый. Шуңа күрә ел саен без аларны махсус курсларга укырга да җибәрәбез", - ди филиал директоры Илнур Абдуллин.
    Менә шулай җентекләп тикшерелгән ашлыкны тиз арада киптерү, чистарту, складларга урнаштыру ике участокта (халык телендә "элеватор" һәм "паровой") башкарыла. Монда 50гә якын эшче эшли. "Быелгы урып-җыю чорында шәһәр оешмаларыннан да ярдәмгә килүчеләр бар. Рәхмәт аларга", - ди Илнур Рөстәмович. Чистартып-киптерелгән ашлыкны Арча, Зәй, Чаллы элеваторларына да озаталар. "Бу көннәрдә ике участокта да тәүлек буе эш туктап тормый. Тик хезмәткәрләребез һич кенә дә зарланмыйлар. Бездә "монысы минем эш түгел" дип тору юк. Кирәк икән, һәркем кулына көрәген дә, себеркесен дә ала. Үзләренә тапшырылганны гына түгел, урак өстендә өстәмә эшне дә җиренә җиткереп башкаручыларга хөрмәтем бик зур ", - ди Илнур Абдуллин. Быел 2нче участокта барлык эшне оештыру - Газинур Гыйләҗев җаваплылыгында. "Алтын куллы егет тиз арада үзен менә дигән җитәкче итеп тә күрсәтә алды", - ди ул. Ашлык киптерү җайланмаларында эшләүче Фирдинанд Хәбибрахманов, Габдулла Тукмачев, Сергей Кузьмин, Александр Овчаровны да мактап телгә алды директор. Шоферлар Рамил Фәссахов, Михаил Шушков, Алексей Русскихның да эшеннән канәгать ул. "Минем әтием Рөстәм дә гомере буе элеваторда эшләгән. Аның эшен дәвам итүемә сөенеп бетә алмыйм", - ди кышын слесарь, җәен ашлык киптерү җайланмасы операторы булып эшләүче Фирдинанд Хәбибрахманов. Эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү өчен урып-җыю чоры башланыр алдыннан байтак кына эшләр дә башкарылган биредә. "Узган ел "паровой"да өч ашлык киптергеч җайланманы алыштырырдай яңа комплекс сафка баскан иде.Аның ярдәмендә ашлыкны чистарту, киптерү, транспортер аша складларга урнаштыру эшне күпкә җиңеләйтте. Быел исә складтан ашлык төяү механизмын да эшкә җиктек. Хәзер машиналарга ашлык төяү өчен "төймә"гә басу җитә", - ди Илнур Рөстәмович. 2нче участок территориясенә асфальт түшәлүенә дә сөенеп туялмыйлар эшчеләр. "Моңа кадәр җәелгән таш ватылып беткәнлектән, көрәк, себерке белән эшләү бик уңайсыз иде. Әнә, ничек рәхәт, хәзер ашлыкның бөртеге дә югалмаячак", - диләр. Ә менә складларның ишекләре зурайтылып эшләнүгә шоферлар аеруча канәгать. Элеккеләреннән кереп-чыгып йөрү бик уңайсыз булган.
    Яңгырлар башланганчы, ашлыкны урнаштырып бетерү максатын куеп эшлиләр бүген биредә. "Урып-җыю тәмамланганчы, кабул ителгән ашлык күләме 10 мең тоннадан артыр дип уйлыйбыз. Безнең өчен аның һәр бөртеге кадерле. Моның шулай икәнлеген һәр эшчебез аңлый", - ди филиал директоры. Әйе, башкача мөмкин дә түгел: һәр бөртегенә күпме хезмәт кергән, күпме тир түгелгән бит аның. Чын мәгънәсендә алтын бөртекләр...
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: