Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бу атна Әгерҗе районында Кар белән көрәш атналыгы дип игълан ителде

Дүшәмбе көн район хакимиятендә узган киңәшмәдә агымдагы атна Кар белән көрәш атналыгы дип игълан ителде.

Бу юкка гына түгел: соңгы көннәрдә күпләп яуган кар машиналарга да, җәяүлеләргә дә күп кенә уңайсызлыклар тудыра. 

  • Әмма безнең техника туктап тормый. Дөрес, ватылып торган чаклар бар. Әмма көн саен график нигезендә эшлибез. Халыкны бераз гына сабыр булырга өндибез. Без барлык урамнарга да барып җитәчәкбез. Моның өчен бары тик вакыт кирәк, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.
  • Күпкатлы йортларның ишегалларын кардан чистартуда безнең хезмәткәрләр дә ялсыз эшлиләр, – ди “Хәлим” хуҗалыгы җитәкчесе Рамазан Тасимов.

Үз йортлары белән яшәүчеләр яхшы белә: өстән кар даими явып торганда, ишегалдын, капка төбен көнгә ничә кат көрәргә туры килә. Бу очракта да шундый ук хәл күзәтелә. Ситуацияне уңай якка үзгәртү үз өлешләрен кертү өчен күп кенә оешма-предприятие хезмәткәрләре кулларына көрәк алып кар белән көрәшкә чыга бу көннәрдә. Әнә, М.Горький тыкрыгында урнашкан “Камея” ювелир салоны каравылчысы Евгений Голятин да, кибет тирәсен асфалька кадәр көрәп, ялт иттереп чистартып куйган.

  • Кибеткә керүчеләргә дә, бу тирәдән узып йөрүчеләргә дә уңайлы, үзебезгә дә рәхәт, – ди ул. – Кар яуган көннәрдә мин кулыма көрәкне еш алам. Кибеттә халык булмаган чакларда, әлбәттә. 

Евгений Голятин үрнәгендә башка шәһәрдәшләребезне дә кар белән көрәшкә чыгарга чакырабыз.          

Исегезгә төшерәбез: шәһәр юлларын кардан чистартуга кагылышлы сораулар белән 22931, күпкатлы йортлар ишегалларын кардан чистарту буенча 22227 телефонына шалтырата аласыз. Авыл җирлекләрендә әлеге проблеманы хәл итү өчен авыл җирлеге башлыгы җаваплы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев